Фатих Әмирханның тәрҗемәи хәле

Фатих Әмирхан

Фатих Зариф улы Әмирхан — 1886 елның 1Юлий календаре буенча (искечә) (13)Григорий календаре буенча гыйнварында Казан шәһәрендә мулла гаиләсендә туа. Әтисе — Мөхәммәтзариф Хөсәен улы ӘмирханМөхәммәтзариф Хөсәен улы Әмирхан
1852 — 1921
, Яңа Бистәдәге «Иске Таш» мәчете имамы, «Әмирхания» мәдрәсәсенең мөдәррисе, тарихчы.

8 яшеннән Фатих Яңа Бистә мәдрәсәсендә ике ел эчендә башлангыч белем ала. Аннары, 1895 елны, әтисе аны алдынгы саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кертә. Анда ул ун ел дәвамында укый, һәм укыган чагында үзлегеннән урыс теленә өйрәнә. 1904 елны, июнь — сентябрь айларында, мәдрәсәдәге җәйге яллар вакытында, ул Самарага барып, анда урыс телен өйрәнә. Кайткач, Фатих үзенә урыс телен укыту өчен шәхси укытучы эзли, һәм сәясәт белән кызыксынучы, социал-демократ Сергей Николаевич Гассар белән таныша.

Фатих Әмирханга С.Н. Гассар урыс теленнән һәм әдәбиятыннан кала тагын иҗтимагый фәннәрне дә өйрәтә — сәяси, экономик яктан белем бирә. Шул рәвешле, язучының дөньяга карашы киңәя төшә.

1905 елгы инкыйлаб тәэсирендә, ул укыган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге шәкертләрнең идеологик җитәкчесенә әйләнә, укыту системасы белән риза булмаган шәкертләрдән торган «Иттихад» исемле яшерен оешма төзи. Укулары белән риза булмаган шәкертләр белән очрашулар уздыра, алар исеменнән прокламацияФетнәгә өнди торган, сәяси эчләлекле кәгазь. кәгазьләрен тарата. Шул сәбәпле, Фатихны мәдрәсәдән чыгаралар. Шулай ук, ул хөкүмәт күзәтүе астына да эләгә.

1906 елны С. Н. Гассарны кулга алалар, һәм, үзен дә кулга алу ихтималы булганга, Фатих шул елның көзендә Мәскәүгә китә. Анда Заһит ШамилЗаһит Шамил — Кавказлы Шамилнең оныгы, Шәфигулла (Шәфи) Шамилнең улы.
Шәфигулла Шамил — Казан кияве, генерал. Ул Казан бае Апаковның кызы Мәрьям Апаковага өйләнә һәм Казанда яши.
аны үзе оештырган «Тәрбиятел-әтфаль»«Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») — татар телендә беренче балалар журналы.
Чыгарылган вакыты: гыйнвар 1907 — март 1907.
журналына җитәкче итеп куя. Әмма бу журнал озын гомерле булмый, барлыгы биш сан гына чыга.

1907 елның маенда Фатих Әмирхан кире Казанга кайта, һәм шул ук елның 15 августында аны кинәт паралич суга, ике аягы да йөрмәс була. Шул вакыттан алып ахырга кадәр язучы инвалид арбасында гына йөри ала торган була. Ашау-эчү, киенү, хәрәкәт итү кебек гамәлләрдә кеше ярдәменә мохтаҗ булып кала. Әмма килеп чыккан мондый бәхетсезлеккә карамастан, Фатих бирелми, үз халкына, милләтенә ярдәм итү мөмкинлекләрен карый. Бу елны язучының «"Гарәфә кич төшемдә» хикәясе дөнья күрә.

1907 елның 3 октябреннән Фатих Әмирхан «Әл-ислах»Атна саен чыгарылган иҗтимагый, сәяси газет.
Рәсми мөхәррире — Вафа Бәхтияров.
Чыгарылган вакыты: 3 октябрь 1907 — 22 июль 1909.
Барлыгы 68 сан чыга.
газетын чыгара башлый. Бу газетында язучы сәяси һәм иҗтимагый проблемаларны күтәрә. Шәкертләрнең мәнфәгатьләрен кайгырта, мөселманнарның белем алу системасын тулысынча үзгәртү өчен һәм кешеләрне байлык, дәрәҗә буенча төркемнәргә бүлмәү өчен көрәшә. Шулай ук, ул кыюсызлыкны, икеләнүчәнлекне, икейөзлелекне (бигрәк тә дини яктан) һәм хакимият кешеләренең ваемсызлыкларын тәнкыйтьләп яза. Шулай ук, «Әл-ислах» чыга башлаган көннәрдә генә Уральскидан кайтып килгән Габдулла Тукай Фатих Әмирхан бнлән күрешә. Газетта Тукай әсәрләренә түрдән урын бирелә.

1908 елның июнь — июль айларында Фатих Әмирхан Серноводскидагы санаторийда дәвалана. Ул андагы тормышка, яшәүчеләргә күз салып, үз фикерен һәм күргәннәрен «Авырулар галәмендә» исеме белән «Әл-ислах» газетына җибәрә. Язмаларыннан язучыны кешеләр арасында тигезлек булмау, байлык буенча төркемнәргә бүленү проблемалары борчуы чат күренә. Бу елны ул «Бәйрәмнәр» хикәясен яза, һәм «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повестен яза башлый, аны ул ике ел чамасы эчендә яза.

Октябрь инкыйлабын хуплап каршы алса да, Фатих Әмирхан 1909 — 1910 елларда бу хакимиятнең дингә, татар милләтенә каршы икәнлеген, аларга зыян китергәнлегенә төшенә, һәм булдырганча, каләме белән моңа каршы көрәшә башлый. Һәм, шул сәбәпле, 1911 елда аның белән Эчке эшләр департаменты кызыксына башлый. 1912 елның 13 ноябрендә аның өендә тентү дә ясала. Бу елларны язучы «Хәзрәт үегтләргә килде» хикәясен, «Яшьләр» пьесасын, «Татар кызы» нәсерен, «Урталыкта» романын, «Хәят» повестен һәм башка әсәрләрен яза.

1912 елның җәендә Әхмәтгәрәй ХәсәниӘхмәтгәрәй Сибгәтулла улы Хәсәни
1883—1934
«Гасыр» китапханә-басмаханәсенең хуҗасы (1912—1918), «Яңа китап» нәшриятының җитәкчесе (1926—1929), язучы, тәрҗемәче.
, Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан бергә җыелышып, милләт өчен, татар халкына яңа журнал чыгару турында килешәләр. Журналга Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан «Аң» исемен бирергә тәкъдим итәләр, ә аны чыгаруны Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп үз өсләренә алалар. Шулай, 1912 елның 12 декабрендә «Аң»Аена ике тапкыр чыгарылган иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис һәм фәнни рәсемле журнал.
Чыгарылган вакыты: 15 декабрь 1912 — март 1918.
журналының беренче саны чыга.

Шулай ук Фатих Әмирхан 1912 елның 10 декабреннән чыга башлаган «Кояш»Атна саен чыккан либерать-буржуаз газет.
Чыгарылган вакыты: 10 декабрь 1912 — 29 март 1918.
Мөхәррире — Зәкәрия Садретдинов.
газетының төп хезмәткәре булып та эшли.

1914 — 1916 елларда Фатих Әмирхан «Габделбасыйр гыйшкы», «Салихҗан карый», «Сәмигулла абзый» хикәяләрен, «Тигезсезләр» пьесасын яза.

1920-нче елларны матбугатта Фатих Әмирханны төрле бозыклыкларда һәм гөнаһларда гаепләүләр булып ала. Ләкин бу вакытны язучы инде туберкулез белән бик көчле авыру була һәм бу гаепләүләргә берничек тә тәэсир итми.

Яңа оешкан Совет хакимиятенең үз милләтенә, диненә, гореф-гадәтләренә зыян китерүен күздә тотып, 1924 елны Фатих Әмирхан «Шәфигулла агай» исемле сатирик повесть яза. Бу әсәр үзенең эчтәлеге аркасында 1991 елда гына бастырыла.

1926 елның 9 мартында Фатих Әмирхан кырык яшендә вафат була. Язучы Казанның Яңа Татар Бистәсе зиратында җирләнгән.

Мәгълүмат Мөхәммәт Мәһдиевның «Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. (Тууына 100 ел тулу уңае белән)» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 ел; 86 бит) китабыннан һәм «Кол Шәриф» мәчете турындагы сайттан алынды.

← Артка

Өскә
Артка