Беренче театр

Комедия 1 пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

Хәмзә бай — иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән, чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.

Гафифә — Хәмзә байның кызы.

Вәли — Хәмзә байның кияве.

Хәбибрахман — Хәмзә байның улы, аңгыра.

Факиһә — Хәбибрахманның хатыны.

Биби — Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.

Фатих — Хәмзә байның кибетчесе.

Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә.

Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диван. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!

Гафифә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!

Вәли. Буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам.

Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң Гафифә: бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга. Аның каршында ир кеше дигән сүз ерткыч җанвар дигән сүз белән икесе бертигез. Бары мин генә ул кадәр куркынычлы җанвар түгел. Башта миннән дә коты очты. Кияү булып кергәч, куркуыннан, куян шикелле, бер почмакка посып тик тора. Соңыннан, минем тарафтан шул яшенә җиткәнгә кадәр ата-анасыннан да ишетмәгән тәмле, татлы сүзләрне ишеткәч кенә, бераз җайланды. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи! Әле тиз генә буласың юк икән. Зинһар, тизрәк була күр! Әгәр каенатай кайтып керсә, аннан ары харап эш. Ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс. (Башын бүлмә ишегеннән алып, халыкка таба карап, куллары белән хатын-кыз битенә пудра сөрткән төсле итеп күрсәтеп, бераз көлебрәк.) Бизәнә: мич акшарлаган шикелле итеп, битләрен буяп маташа. Шулай да булса, үзенә килешеп тора тагын. Уйлап карагыз, әгәр мин шулай итеп битләремне буйый торган булсам, һич килешмәс иде бит! Онга төшкән таракан төсле булыр идем. Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара. Беркөнне шул асрау, абысталары өйдә юк чагында, барган да минем Гафифәнең пудырларын алып ягынган; бөтенләй менә, бигайниһиБигайниһи — нәкъ үзе., бер ком гарәбенең битен акбурга буяган төсле булган. Көлешә-көлешә алҗып беттек. (Бик җитди.) Беләсезме? Ул бит пудыр күп кешегә килешми, хосусәнХосусән — бигрәк тә. ирләргә бер дә килешми. Ә менә минем бер таныш егетем бар — Әхмәтҗан, ул һәр көнне өчәр мәртәбә сакалларын китәреп, пудырлар сөртеп йөри. Аңа килешә. Миңа бер дә килешми. Ул шул инде аксөяк нәселдән яратылган. Ә безнең нәрсә, без бит мужик! Безнең бабай сука сукалап үскән. Әти, чабата киеп, 12 яшендә калага килгән. Безнең шикелле кара икмәк ашап үскән кешегә кая инде ул ак сөякле булу? Ак кына түгел, миңа карасы да килешми. Бервакыт, хатын: «Бик матур була»,— дигәч, котырынып, шушы мыегымны карага буяган идем. Ничә көннәргә кадәр кеше күзенә күренергә оялып яттым. Җитмәсә тагын, мыекка сөртәм дигәндә, битләрне буяп бетердем. Ә аның карасы тәннән һич китми икән... Тумыштан матур булып тумагач, спай-ланган булып маташу белән генә булмый инде ул. (Ян ишеккә карый, төсләрен бозып.) Ул нишләвең инде ул? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетерә инде, дип көтеп торам.

Гафифә (бүлмәдән). Җә, ярар ла, хәзер булам, пудыр матур төшмәгән.

Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудыр ягынып бетерә алмый; пудыр ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Әле ярый, көзге ямьсез күрсәтә дип, көзгене бәреп ватмаган, (Уң як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып, Биби узып бара.)

Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!

Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?

Вәли. Кара әле, ә!..

Биби. Карыйм ич инде!

Вәли. Менә нәрсә...

Биби. Белмим, нинди нәрсәдер.

Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби. Йә, көтәм.

Вәли. Менә нәрсә...

Биби. Белмим!

Вәли (ачуланып). Тыңлап тор дим мин сиңа!

Биби. Тыңлыйм ич!

Вәли. Тыңласаң, шул: менә без хәзер театрга китәбез...

Биби. Кая?

Вәли. Театрга!

Биби. Нәрсә төятергә?

Вәли. Баш төятергә.

Биби. Нинди баш?!

Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби. Йә, аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?

Вәли. Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр, ул сорар безне: «Кайда киттеләр?»— дип. Син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр»,— дип. «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә!

Биби. Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың!

Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)

Вәли. Тукта әле! (Биби туктый.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.

Биби. Нишләп белмәскә!

Вәли. Йә, әйтеп кара әле, ничек дип әйтерсең икән.

Биби. «Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр»,— диярмен.

Вәли (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Мин сиңа алай дип әйттеммени?

Биби. Соң ничек дидең?

Вәли. Мин сиңа: «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә, «Кодаларга киттеләр», дип әйт дидем.

Биби. Мин дә бит «киттеләр» димәдем.

Вәли. Фу, җәфа икәнсең, кайдан башыма бәла алдым! Менә, син яхшы тыңла: әгәр дә каенатай безне: «Кая киттеләр?»— дип сораса, «кодаларга киттеләр» диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлыңда бул!

Биби. Ярый. (Кереп китә.)

Вәли (үз-үзенә). Менә бәла өстенә бәла. Мин үзем дә җүләр: миңа ни эшкә кирәк иде аңар театр дип сөйләп торырга? Мин аңар дәрес әйтәмме? (Ишектән Гафифә килеп чыга. Аңа карап.) Нихәл, буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам инде. Нәрсәгә шаулашасыз икән дип карарга гына чыккан идем.

Вәли. Әнә шул, бар ич әле, бер адәм имгәге Биби, шуңа сүз аңлата алмыйча аптырап беттем. «Без хәзер театрга барабыз»,— дигән идем, «нәрсә төятергә» дип, миннән сорап ята.

Гафифә. Ул һәрвакыт шулай, һич аңламый ул. Мин аны беркөннәрне Гарифәләргә җибәрдем: — Абыстай:— «Гарифәнең алдырган кислатасы юк микән. Бик күңелләрем болганып тора. Үзебездә судысы бар барын да, ирләр өйдә вакытта кислата алдырырга онытылган»,— дип әйтте, дип сора,— дигән идем, барган да: «Абыстай, киез каталарын биреп торсыннар ла»,— дип сорап, миңа кислата урынына киез ката күтәреп кайткан. Гарифәдән шул кадәр оялдым, бөтенләй менә җир тишегенә керерлек булдым.

Вәли. Йә, ярар, аларын башка вакытта сөйләшербез, театрга барырга соңга калабыз, бар, тизрәк бул!

Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?

Вәли. Һу! Күп булмыймы соң! Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач инде, анда бөтен шәһәр халкы агылыр.

Гафифә (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыяфәтендә). Әй! Әем! Алай булгач, мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач, мин оялам.

Вәли (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына карап, башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, минемчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас. Күбесенең картлары җибәрмәс. Кайсы-берсе кеше сөйләүдән куркып калыр.

Гафифә (янә әүвәлгечә). Алай булгач, без дә бармыйк: мин дә кеше сөйләүдән куркам. Әти белсә, ул да ачуланыр.

Вәли (бик тирән уйга калып, башын күтәреп, халыкка таба карап). Уттан котылдым, инде суга төштем. Моннан инде ничек котылырга? (Гафифәгә карап.) Мин бит инде, анда барырга дип, билет та алып кайткан идем.

Гафифә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.

Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.

Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам!

Вәли. Анда ерткыч җанварлар юк, сине ашамаслар.

Гафифә. Ашамасалар да, мин бармыйм, кирәкми.

Вәли. Юк инде, бармый калырга ярамый, барабыз! Ул бит бик күңелле була. Үзеңнең дә көлә-көлә эчләрең катып бетәр.

Гафифә. Андый көлкеләрне ат кәмитендә дә бик күп күргән инде. Монда да әллә нинди артык җире булмас, кирәкми, мин бармыйм.

Вәли. Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, көчләмим, мин үзем генә барам.

Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим!

Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйча калмыйм. Син бармыйсың икән, мин үзем генә тотам да барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.)

Гафифә (тиз генә Вәлинең артыннан барып тотып). Җә, җә, бетте. Мин юри генә әйттем. Әйдә, мин дә барам.

Вәли (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсаң, тизрәк киен!

Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.) Кара әле, анда өскә киенгән көенчә генә утыралармы?

Вәли. Юк, салып утыралар.

Гафифә. Әй! Алай булгач, бик читен икән. Кирәкми, бармыйбыз.

Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, киттем алайса. (Чыга башлый.)

Гафифә. Барам, барам!!

Вәли (мыскыл итеп). «Барам, барам!» Ә үзе һаман терәлеп тора. (Сәгатен чыгарып карап.) Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансыңдыр ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган.

Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.

Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.

Гафифә (ишектән керә башлый да, янә борылып). Нинди күлмәгемне киим икән, асылмы, җонмы?

Вәли (үз-үзенә). Асыласың килсә, асыл инде. (Гафифәгә.) Зинһар, мине йөдәтмә. Эстәдең ни киЭстәдең ни ки — теләсәң ни ки.: асылмы, җонмы, сатинмы, батисмы, ситсымы — минем өчен бар да бер.

Гафифә. Ярый алайса, мин зәңгәр асылымны киям. (Китә башлый.)

Вәли. Әй, юк, тукта әле, зәңгәр асылыңны кимә, нинди булса да берәр җон күлмәгеңне ки. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кешегә көлкегә калыр хәлем юк. Без анда бүләк багаргаБүләк багу — туйга әзерләнгән бүләкләрне карау өчен җыелу. бармыйбыз, уен карарга барабыз.

Гафифә. Алай булгач, нинди җон күлмәгемне киим?

Вәли. Теләгәнеңне ки.

Гафифә. Теге гармун итәкле кызыл җон күлмәгем ничек булыр?

Вәли. Шәп булыр.

Гафифә. Аның шул буе озын булган. Чәнчелеп беткән җөйче, шул кадәр әйттем: «Факиһәнеке төсле матур булсын, яхшы итеп тек»,— дип. Бозып кына бирде. Юкка гына дүрт тәңкә акча әрәм иттем. Моннан ары, Алла боерса, гомердә ул хатынга тектермәм.

Вәли. Ярый, шулай итәрсең. Бар, тизрәк бул.

Гафифә. Соң кайсын киим?

Вәли. Башкасын.

Гафифә. Теге, буйга буф бөргән сирыйСирый (серый) — көрән. күлмәгемне киимме?

Вәли. Ки.

Гафифә. Ул да шул бик килешеп бетми, чабулары бик тар булган.

Вәли. Алайса бүтәнне ки.

Гафифә. Ал җон күлмәгем ничек булыр?

Вәли. Бик ал булыр.

Гафифә. Кызылы?

Вәли. Бик кызыл булыр.

Гафифә. Яшеле?

Вәли. Бик яшел.

Гафифә. Соң ниндине киим?

Вәли. Матурракны.

Гафифә. Теге шикалат төсле, тоташ буйлы, бантикле күлмәгемне кисәм ничек булыр?

Вәли (шатланган булып). Һу! Менә, менә, эзли торгач таптың ахры, бик һәйбәт булыр. Үзе шикалат төсле дә булгач, бигрәк шәп була инде ул. Чөнки шикалат бик тәмле нәрсә.

Гафифә. Мин аны кияр идем киюен дә, аның шул җиңнәре сак жиңСак җиң — кыска җиңле хатын-кыз күлмәге.. Килешмәс. Үзең дә, ичмаса, бер кеше төсле чибәр күлмәклек алып биргәнең дә юк. Бер җиргә бара башладың исә, киеп барырлык һичбер җүнле, матур күлмәгем юк.

Вәли. Соң бит аны хәзер генә тегеп булмый лабаса, уф Алла! Бар икән кылыну, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белмим, боларга нәрсә генә ярый торгандыр, чәнчелеп бетегез шунда. Сезне көтеп, уеннан калыр хәлем юк. (Чыгып китә башлый.)

Гафифә (артыннан барып җитеп, Вәлинең җиңеннән тотып, ялынган рәвештә). Җә инде! Ни эшләвең инде ул? Торасың да, чыгып китәм дип куркыта башлыйсың. Мин сиңа бармыйм дип әйтмим ич! Әйткәч, ни була соң инде? Мин синнән әллә нәрсә сорамыйм бит, бары тик нинди күлмәгемне киим дип кенә сорыйм.

Вәли. Мин сиңа әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки дип. Миңа дисәң, бөтенләй бернәрсә дә кимә.

Гафифә. Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда, тотасың да ачулана башлыйсың. Алай булгач, ярый торган булса, мин бернәрсә дә кимим, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.

Вәли (йөзләре яктырып). Һай, Бәрәкалла! Бик яхшы булыр, бар. Зинһар, тизрәк. Өстеңә генә ки дә, хәзер китәбез. (Гафифә ашыгып кереп китә.) Уф Алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап.) Яңадан тагы бер-бер нәрсә тапкан булып чыга күрмәсен,— ә, юк икән. (Ишекне яба.) Киенә икән, ахырында мең бәла белән көчкә җиңдем. Бу үзенә күрә инде кечкенә генә, бармак башы кадәр генә булса да бер революция булды. Ярый, ни булса да булды, минем максудымМаксуд — теләк. булды. (Кулларын угалап.) Их хозур! Хәзер театрга китәбез. (Таягын ике кулының бармак очлары белән генә тотып, сүз арасында төрле шатланган һәм мәсхәрә кылган кыяфәтләргә кереп җырлый.)

Бүген театр була, траттата, траттата!
Шатлыктан күңлем тула, траттата, траттата!
Картның кәефе бик китә, уйуйуй, уйуйуй!
Уйнаучыларны тетә, уйуйуй, уйуйуй!
Барам мин театрга, траттата, траттата!
Хатыным белән бергә, траттата, траттата!
Кайнатай кайтып кергәч, уйуйуй, уйуйуй!
Безнең киткәнне күргәч, уйуйуй, уйуйуй!
Ачуланса да курыкмыйм, траттата, траттата!
Барыбер сүзен тотмыйм, траттата, траттата!
Кайтып кергәчтен тузар, уйуйуй, уйуйуй!
Бөтен кәефне бозар, уйуйуй, уйуйуй!
Бозса бозар кәефне, траттата, траттата!
Хәзергә мин кәефле, траттата, траттата!

Гафифә (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йа, бар икән Ходаем, тагы нәрсә җүләрләнәсең инде? Әллә син дә кәмиттә паязКәмиттә паяз (паяц) — циркта уенчы, шамакай. булмакчы буласыңмы?

Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә алайса, киттек инде, былбылым! (Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан, бик кызуланып, уң як ишектән Факиһә килеп чыга.)

Факиһә (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая киткәннәр? (Ишекне ачып кычкыра.) Биби! Биби! (Биби чыга.) Син беләсеңме?..

Биби. Беләм!

Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизниләр?

Биби. Алар, син сорасаң, ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.

Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр?

Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр дип әйтерсең, диделәр.

Факиһә. Ә башка кеше сораса?

Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатих абый сораган иде дә, мин аңар әйтмәдем.

Факиһә. Менә мин сорыйм.

Биби. Син башка кешемени?

Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?

Биби. Әй лә, әйтмим!

Факиһә. Театргамы?

Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?

Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә... (Биби кереп китә.) Шул, шул, театрга киткәннәр. Мин үзем дә сизгән идем аны сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исенә бернәрсә төште исә, хәзер, шул минут ук эшли дә ала. Безнеке генә ул тегермән ташы шикелле, һич кузгатыр хәл юк. Тукта әле, мин дә алып бардырыйм әле. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? (Бик кызуланып, сул як ишеккә кереп китә. Сәхнә бераз буш тора. Бераздан, кычкырышып, Хәбибрахман белән килеп чыгалар.)

Хәбибрахман (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бармыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.

Факиһә (мыскыл итеп, бармакларын бөкләп санарга керешә). Бу булды бер!

Хәбибрахман. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.

Факиһә. Ике, өч.

Хәбибрахман. Анда кергәч тә, нинди урынга утырырга?

Факиһә. Шуның белән була дүрт! Зинһар, ичмаса инде, эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетереп, кешене көлдермә; кеше ишетсә, «моның белгән нәрсәсе бар микән?» ди башларлар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз; мин куркам.

Факиһә. Чү, чү, тагы куркуыңнан җыгылып китә күрмә! Шулкадәр зур гәүдәң белән «куркам» дип әйтергә сиңа кешедән оят!

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!

Факиһә. Нинди бармаган да нинди нитмәгән! Кеше барган җирдән без генә калып торырга! Әйдә, әйдә, барабыз! Җизниләр әле алар үткән атнаны плашкигә дә чыктыларПлашкига чыгу — электә шәһәрдә күңел ачарга чыгу.. Без анда да авызыбызны күтәреп калдык, кияве белән кызы барган булгач, әткәй дә бер сүз дә әйтә алмас. Әйдә, тотабыз да барабыз. Нәрсәгә соң без генә ул кадәр куркып торырга!

Хәбибрахман. Бармыйм дигәч, бармыйм инде.

Факиһә (җумаларга керешеп). Җә инде дим! Барыйксана инде! Харап булган икән! Гомеремә бер мәртәбә бер җиргә барыйк дигәнмен икән инде, шуны да тыңламыйсың. Әткәйдән куркып торырга син кечкенә сабый бала түгел ич инде! (Хәбибрахман эндәшми.) Җә дим инде, нигә эндәшмисең? Орышса, кайткач бер орышыр да бетәр. Аның өчен сине ашый алмас бит ул. Әгәр дә бик каты дулый башласа, һич булмаганда, мин үзем аны көчләп алып бардым диярмен. Орышса, мине орышыр, сине орышмас.

Хәбибрахман (башын кашып). Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә килүен ул театр дигән нәрсәне. Әле мин син җөдәтерсең дим әйтмәгән идем, Гайнулла жизнинең кияве Гаптерәхимнәр дә барабыз дигәннәр иде.

Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә, барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып, уң як ишеккә кереп китә.)

Хәбибрахман (ишеккә таба карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенергә дә кереп китте. Нишләргә икән инде, шулай ук барырга туры килер микәнни? Әти орышмас микән? Без чыгып киткәнче кайтып керсә генә ярар иде. Бармый калыр идек. Хатын ул әтинең гадәте начар икәнне белми. Беркөнне Гали хаҗи Гаптерахманы белән чәйгә кергән өчен дә колагымны шулай итеп борып алды. (Борып күрсәтә.) Күзләремнән утлар күренде. Аны кешегә сөйләп йөреп булмый. «Әти колакны борды»,— дип, хатынга әйтсәң, хатын хәзер ул: «Һәй, нәни бәби! Шул башың белән колагыңны бордырып торасыңмы?»— дип мыскыл итәргә тотына. (Кесәсен капшап.) Барабыз баруын да, әле кесәдә барырлык акча бар микән? (Портмонетын алып, акчаларын өстәлгә бушатып саный.) Унбиш тиен дә унбиш тиен — утыз тиен, тагын унбиш тиен, була кырык биш тиен. Тагын биш тиен, булды илле тиен; илле тиен дә егерме тиен, була җитмеш тиен. Тагын илле тиен. (Бармаклары белән исәпләргә керешеп.) Йөз, йөз ун, йөз егерме, булды бер сум да егерме тиен. Бусы өч тәңкә, барысы була... (Янәдән исәпләп.) Ике, өч, дүрт, дүрт сум да егерме тиен. (Портмонетына сала.) Өч тәңкәсенә билет алсак, каладыр бер сум егерме тиен. Анысы барырга-кайтырга булса; хәер, җитә икән җитүен, түлке бер дә барасы килми шул. Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды. Менә монда качып утырам да әти кайткач кына торып чыгам. (Диван башына барып посып утыра. Факиһә килеп чыга.)

Факиһә (үз-үзенә). Әле һаман теге уҗым бозавы киенеп чыга алмаган икән. Нишләп тора икән инде тагын? (Сул як ишеккә кереп китә.)

Хәбибрахман (башын бераз күтәреп карап, бик шатланып). Аллага шөкер, котылдым, күрмәде. Әти кайтыр инде.

Факиһә (ишектән чыгып). Анда юк, әллә кая киткән, шундый чакларда, анасы кыйнамасын дип качкан балалар шикелле, кача торган гадәте бар иде, бер-бер җирдә качып тормыймы? (Эзләргә тотына. Почмакта тора торган кресло артларын карый; Хәбибрахман бу вакытта, балалар шикелле, башын эчкә яшерә. Факиһә килеп күрә дә, акрын гына көлеп, диванның икенче башына барып, аягы белән идәнгә тибеп кычкыра.) Һәй, бәдбәхет! Күсе бар!

Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)

Факиһә (мөстәһзианәМөстәһзианә — мыскыллап. көлеп). Һа, һа, һа! Анда син бар идеңмени? Мин белмәдем. Ул кадәр куркытмаган булыр идем. Анда ни эшләп утырасың?

Хәбибрахман (ни әйтергә дә аптырап торып). Акчам төште. Шуны аладыр идем.

Факиһә. Нинди акча?

Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип санап торадыр идем дә, берсе төшеп китте.

Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмичә акча санап тордыңмы?

Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә тунымны гына киям. (Кереп китә.)

Факиһә (кычкырып кала). Кара аны, анда да кәнәфи башына акчаңны төшермә, анда да күсе булыр. (Көзге каршына килеп, шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап.) Ну, ир соң! Ир димәсәң, хәтере калырлык бар. (Ишеккә карап.) Биби! Биби! (Биби чыга.) Әткәй безне «кая киттеләр» дип сораса, «кодаларга киттеләр» диген.

Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?

Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.

Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.

Факиһә. Әйтә белдеңме соң?

Биби. Ник белмәскә, белдем.

Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән?

Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатих абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.

Фaкиһә. Һи, аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?

Биби. Ник, үзең әйттең ич: «Җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмы?»— дигәч, «Юк, без театрга барабыз», дип...

Фaкиһә. Күп телеңә салынма. Яхшы тыңла. Әгәр дә әткәй сораса «кая киттеләр?» дип, «кодаларга киттеләр» диген.

Биби. Ярый, ярый, аңладым: «Икесе дә шунда киттеләр», диярмен.

Фaкиһә. Кая?

Биби. Кодаларга.

Факиһә. Бар, эшеңдә бул! (Биби кереп китә; Хәбибрахман тунының югары төймәсен төймәли-төймәли чыга.)

Xәбибрaхмaн. Әйдә, булдым.

Фaкиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишектән чыкканда Хәбибрахманның аркасыннан этә.)

Xәбибрaхмaн. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чыгам ич. (Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан Фатих килеп керә.)

Фатих (як-ягына каранып). Абзый кая икән соң әле? Кеше бәйрәм итә дә итә, мин дә бераз бәйрәм итеп аласы иде. Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылып ятам, миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Бәйрәм булды исә, ишек төбе сакла. Көне буе байга килгән бер кешене өйгә алып кер дә чәй эчерт, җомга булды исә, ишек алдында утын яр да кар көрә! Юк инде, булмас болай итеп. Эһем, эһем. (Тамак кыра.) Әллә бөтенләй өйдә дә юкмы? (Ишекләрне карана.)

Биби. Эһем, эһем. (Ишектән чыга.) Нәрсәгә тамак кырып йөргән буласың?

Фатих. Абзый өйдәме?

Биби. Өйдә.

Фатих. Ни эшли?

Биби. Тире җыеп күн эшли.

Фатих. Йә, шаярма әле, чынлап әйт әле, өйдәме?

Биби. Ни эшкә ул сиңа?

Фатих. Кирәк.

Биби. Әүвәле әйт ни эшкә икәнен, аннан соң әйтәм.

Фатих. Йә, әйт инде, шаярма.

Биби. Нәрсә бирәсең, әйтәм.

Фатих (шаярып). Әйтсәң, сине үземә хатынлыкка алырмын.

Биби. Һи, мәхәббәтсез!

Фатих. Мәхәббәтсез? Мин нишләп мәхәббәтсез булыйм? Кара бу мыекларны! (Мыекларын борып күрсәтә.) Кызларның калфак чугына ярарлык.

Биби. Йә, күп телеңә салынып торма монда, бар, чык!

Фатих. Ник, шулай ук мине яратмыйсыңмыни? Мин сине әле абзыйдан сорарга дип менгән идем, анда ялгыз гына күңелсез.

Биби (боргаланып). Һай, конарсызКонарсыз — ямьсез, килешсез.!

Фатих. Кызларның шул булыр инде аларның, алар һәрвакыт шулай һавалы булалар. Кызлар алар, яшь чагындарак, патшага барам мин дип торалар да, ди, аннан ары, санаткаСанат — сенатор сүзеннән үзгәртелгән, биредә «түрә» мәгънәсендә. дип әйтәләр, ди; ул да эләкмәгәч, актыгында, солдат булса да ярар дип әйтәләр, ди.

Биби. Йә, йә, бар, мыскыл итмә! Бар, чык! Абзый кайтыр, абыстай да хәзер менәр.

Фатих. Күптән син шуны әйтерләр, мин синнән баядан бирле: «Абзый өйдәме?»— дип сорыйм ич. Өйдә булмаса, хуш, сау бул. (Чыгып китә.)

Биби (үз-үзенә). Ялганлый торгандыр ла ул, мине алдар өчен генә, юри генә әйтә. (Кереп китә. Бераздан Хәмзә бай кайтып керә. Күрмиенчә, ишек төбенә җәеп куйган паласка сөртенә.)

Хәмзә (кычкырып). Гөнаһ шомлыклары! Аяк астына әллә нәрсә җәеп куйганнар. Мал кадерен белмиләр. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да бернәрсә дә күреп булмый. (Күзлеген сөртә.) Беркөн мәдрәсәгә кергәч тә, әчелектәгеӘчелек — мәдрәсәдәге чишенү бүлмәсе. башмакларга сөртенеп, лаканга егылган идем. (Ишек янындагы урындыкка утырып.) Әй, кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле. (Биби килеп чыга.) Кая, кил, нәрсә терәлеп торасың, тарт аякны! (Биби салдыра башлый.) Чү, чү, чү, карап тарт! МәсихемнеМәсих — тәһарәтнең бер өлеше, читек өстеннән су йөгертү. бозма! Абыстаң кая? (Биби киез итекнең берсен салдыра.)

Биби. Аш өендә.

Хәмзә. Нишли анда?

Биби. Аш пешерә.

Хәмзә. Ник, килен кая?

Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни... ни... әй... кодаларга киттеләр.

Xәмзә. Ныграк тарт! Кулың чергән мәллә? (Биби, кинәттән тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә.) Һай, бәдбәхет! Күзең чыккан нәрсә! Бар, кит, күземә күренмә! (Биби кереп китә. Хәмзә, мәшәкатьләнеп, аягын салып бетерә.) Башка кеше булса, мин аңар кирәген биргән булыр идем булуын, әллә ничек, кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. (Тунын салып, чөйгә элеп куя.) Бүген иртә белән чәч алучыга кергән идем, бөтенләй ишегеннән керер хәл юк. Җыен кызыл авыз кибетчеләр тулган. Байларына бөтенләй әйләнеп тә карамыйлар, чәч алучысы да һич санга санамый: «Хаҗи, син әле башка көнне дә керерсең, син бай кеше, һәрвакытта да вакытың бар; болар бит бай кешесе, җомга көннән башка вакытта вакытлары булмый»,— дип, авызын җырып тик тора. (Чалбар балагын җыеп бәйләп куйган тасмаларын чишә.) Алары да шул кибетчеләр яклы. Аларга кибетчеләр яклы булмыйча ярыймы соң? Кибетчеләр бит аларга унар, унбишәр тиенләп яудыралар. Аларга бай акчасы кызганычмыни... Биби, Биби! (Ишектән Биби чыга.)

Биби. Нәрсә дисез, абзый?

Xәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алырга чакыра»,— дисеннәр.

Биби. Нинди мәче алырга?

Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга дидеммени? Чәч алырга дим! Чәч! (Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим! (Биби чыгып китә.) Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган. Беркөн Хәбибрахманга: «Бар, агач базарына Хисмәткә бар да аны тизрәк монда алып кайт»,— дип җибәргән идем, барган да бер зур кисмәк алып кайткан. Менә бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Әле ярый, хәзергә үзем исән әле. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр? (Биби ишектән килеп чыга да тик тора. Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?

Биби. Абзый, Миннебай абзыйга әйткән идем: «Коръән укый торган шәкертне алып чык»,— дип, «Нинди шәкерт ул, мәдрәсәдәге шәкертләр алар бар да Коръән укыйлар, анда Әфтияк укучы юк»,— ди.

Хәмзә (аяк тибеп). Һай, ахмаклар! Әрәмтамаклар! Бар, тизрәк чыгып әйт, мәчеттә Коръән укый торган шәкертне — Гайфулланы чакырып чыксын!

Биби. Икесен дә чакырсынмы?

Хәмзә. Нинди икесен дә?!

Биби. Коръән укучыны да, Гайфулланы да?

Хәмзә. Үләм инде мин сезнең белән, җәфаланып үләм! Аңгыра. Соң шул Корьән укучы шәкерт белән Гайфулла икесе дә бер ләбаса инде! Бар тизрәк! Гөнаһ шомлыгы! (Биби чыгып китә.) Менә инде син сөйләш алар белән. И Алла! И Алла! Ахры инде дөньяда акыллы кеше үк калмагандыр. Ничә елдан бирле өйрәтеп тә, игә-чигә китерер хәл юк. Һәр көн шулай башымны катырып бетерәләр. Тукта инде, әүвәл тизрәк чәчемне алдырыйм да, аннан соң, тәһарәт алып, вирдләремнеВирд — дога. укырмын. (Ишеккә таба борылып.) Әй! Кая сез? Башымны чылатырга сабын, су бирегез. (Ишектән кереп китә. Бераздан чынаяк, поднослар күтәреп Биби керә.)

Биби. Үзләре җүнләп йомыш куша белмиләр дә кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына самавыр подносы, аның янына зәңгәр эмалированный пласкательныйПласкатель — сакал-мыек кырганда, сабын күбеге ясый торган савыт. куя.) Көне-төне эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн — орыш та талаш. Миңа дисәләр, кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын. (Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.)

Хәмзә. Бар, миңа муенга салырга эскәтер китер! (Биби чыгып китә. Хәмзә, өстәл янына килеп, пласкательный янына кәләпүшен, аның янына күзлеген куя. Биби бер каралган кызыл эскәтер китереп бирә. Бибигә карап.) Кая, миңа урындык бир әле. (Кызыл эскәтерне муенына бәйли, Биби урындыкны китереп бирә. Янә Бибигә карап.) Бар әле, теге якта камут тартмасында минем плитувамПлитува (бритва) — пәке. бардыр, шуны монда китер. (Биби чыгып китә, Хәмзә урындыкка утыра.) Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән. Шуны булдырмаска йөреп, бүген ясигъгаЯсигъ — ястү намазы. бара алмый калдым. «Уйнатмагыз, рөхсәт юк!» — дип, Җамали үндергә әйткән идек, ул: «Минем эшем түгел, пристефкә үзенә әйтегез»,— диде. Пристефне өйдә туры китереп булмады, галавага менгән идек, ул да алар яклы булырга кирәк: «Минем эшем түгел, сез палисәмистергә барыгыз»,— диде. Аңа барган идек, бакзалга киткән. Губирнаторга да барган идек, бутишник: «Ул бу вакытта кеше кертми, иртәгә сәгать уникедә килеңез»,— диде. Шулай итеп, ахрысы, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле, пристефне алдан ук күреп куярбыз. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?

Биби. Менә, булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.

Хәмзә (ачуланып). Ходай орган икән! Йөзләре генә кара булсын, бар, чакыр монда Фатихны!

Биби. Фатих абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.

Хәмзә. Кая?

Биби. Шунда китте.

Хәмзә (ачуы тагын да кабарып). Кая шунда?

Биби. Шунда инде, театрга китте.

Хәмзә. Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?

Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияүләр белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм диде дә китте.

Хәмзә (тәмам алакаеп). Ә? Ни дисең? Вәли кияү дә китте дисеңме?

Биби. Китте. (Хәмзә урыныннан сикереп тора.)

Хәмзә. Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенэ бара.)

Биби (кире чигенеп). Китте.

Хәмзә (яңадан өстенә барып). Гафифә? Факиһә?!

Биби (яңадан кире чигенеп). Алар да киттеләр. (Хәмзә кулларын йомарлап, иреннәрен тешләп, «эмммм!» дип, Бибинең өстенә килә башлый, Биби чыгып кача.)

Хәмзә (Биби чыгып киткәч, халыкка таба карап, кулларын сузып). Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим инде боларны? (Гайрәтләнеп.) Юк! Боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе караларны! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. (Тиз генә өстәл янына килә дә пласкательныйны алып кия. Аны ыргытып бәрә дә.) Тфү, чурт! (Кәләпүшен алып кия. Аны да тиз генә ала да.) Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! (Тиз генә эскәтерне муеныннан тартып алып, башын сөртә-сөртә, киемнәргә таба бара.) Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! (Өстенә кия башлый, кычкыра.) Кая киез ката? Китерегез тизрәк, ә менә монда икән! Йөзе караларны! (Ашыгып-ашыгып кия.) Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!.. (Чыгып китә.)

Пәрдә төшә.

1908 ел

Пьесаны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә