СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР (Драма 5 пәрдәдә) Катнашалар: Сәрвәр — ятимә кыз. Исмәгыйль — Сәрвәрнең сөйгәне, хәзрәттә ялчы. Ятим егет. Надир мәхдүм — мулланың улы, бөкре, гаять ямьсез, утыз яшьләрендә. Гөлнур — Сәрвәрнең әбисе. Фәрхи — им-том итүче карчык. Фатыйма — Сәрвәрнең дус кызы. Сираҗи — көтүче карт. Шәйбәк — көтүче малай. Сафый — кабер казучы. Саттар — староста. Җиһанша — авыл карты. Насыйр — авыл кешесе. I егет. II егет. III егет. I кыз. Писарь. Мулла. Мөрид. Егетләр, кызлар, картлар, бер пүнәтәй. («Эскадрон», «Каз канаты», «Әтнә», «Уел», «Мәдинәкәй», «Әллүки» көйләре җырлана.) БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Уртача тормышлы авыл өе. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сәрвәр ялгыз. Сәрвәр (ялгызы тәрәзә янында чигү чигеп, җырлап утыра). Ефәкләрем төшми тамбур булып Сөйгәнемә дигән сөлгегә. Янды йөрәк, янды күмер булып, Шулай янар микән мәңгегә. Чигүләрем төшми ефәкләргә, Тамбур инәкәем нечкәгәй. Утлар капты ярсу йөрәккәйгә, Басылмыйдыр иртә, кичләр дә. ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Исмәгыйль, Сәрвәр. Исмәгыйль тәрәзәдән җырлый. Исмәгыйль. Кирге киереп кызлар, ай, чиккәндә, Егет күзе төшә бармаккай. Көмеш булса дәртле йөрәккәең, Кызыкма син алтын балдаккай. Сәрвәр. Кызыкмыйм мин алтын балдакларга, Күңелем төшкән ярлы егеткә. Киндер күлмәк, кургаш балдакка да Разыймын мин, егет, гомергә. Исмәгыйль. Көньягыннан үкереп болыт килә, Әллә яңгыр, юкса боз микән? Яшермә син, Сәрвәр, дөресен сөйлә, Нәрсә сизеп ярсый йөрәгең? Сәрвәр. Тамбур инәләрем сөяк саплы, Мимеч илләреннән алынган. Ярсый күңелем, ярсый, урын тапмый: Гыйшык уты аңар кабынган. (Оялып борыла.) Исмәгыйль. Сәрвәр җаным, сиңа — сөенеч, үземә көенеч хәбәр китердем. Сәрвәр. Нәрсә, нинди хәбәр? Исмәгыйль (хат биреп). Менә мәхдүмнән хат!.. Сәрвәр. Мәхдүмнән?.. Миңамы?.. (Хатны ала да укымакчы була.) Юк, юк, миңа булмас, син ялгышкан. Исмәгыйль. Сиңа, сиңа, ышан. (Тәрәзәдән булмәгә керә.) Сәрвәр (хатны укып). Булмас, булмас. Ялган!.. Син мине сынар өчен бу хатны китергәнсең, шулаймы, сынар өченме? Исмәгыйль. Юк, юк, Сәрвәр. Кушканны эшләргә мин тиеш. Үземнең баемнан үз сөйгәнемә хат тапшырырга мин тиеш, күрәсең... Миңа ни кушсалар, мин шуны эшләргә тиеш. Мин ялгыштым, мин ялгыштым, Сәрвәр, сине сөеп мин ялгыштым. Миңа башканы, үз тиңемне сөяргә кирәк иде. Ә мин әрсезләндем. (Күңелсезләнә.) Сәрвәр. Юк, юк, Исмәгыйль, син ялгышмадың... Мин сине генә сөям. Мин мәхдүмне сөймим, сөя алмыйм. Аны кызгансам да, сөя алмыйм. Бу инде аның йөз дә беренче хаты... Юк, мин аны сөя алмыйм... Исмәгыйль. Менә хәзер Фәрхи әби белән монда килергә җыенып калдылар. Фәрхи әби, сине яучылап, синең белән мәхдүмне күрештерергә килә. Хәзер алар килеп җитәрләр, син күнәрсең. Алар сине җиңәрләр. Сәрвәр. Син миңа ышанасыңмы-юкмы? Исмәгыйль. Ышанам, Сәрвәр, бик ышанам, шулай да без кавыша алмабыз. Мин аны беләм, әйе, без кавыша алмабыз. Сәрвәр җаным, гомере ятим булдым, гомере кеше кулында үстем, кеше эшләрен эшләп гомерем уза. Гомеремдә миңа синнән башка якты чырай күрсәткән, татлы сүзләр әйткән кеше булмады. Син минем атам-анам да, син минем байлыгым да, син минем барысы, барысы... Мин сине, сукадан арып кайтып яткач, төшемдә күреп уянсам да, яңадан йокыга китмәскә тырышып, сине уйлап таңнар аттырадыр идем. Минем бөтен рәхәтем, бөтен шатлыгым, бөтен кинәнечем син, синең хакында уйлау. Сине миннән аерганчы мине бәреп үтерсәләр, миңа мең мәртәбә җиңелрәк булыр иде. Сәрвәр җаным, син үз рәхәтеңне кара. Чынлап та, миңа килеп уңмассың. Гомеребез кеше кулында хезмәттә үтәр. Синең авыр көн күрүеңә карап минем йөрәгем әрнер. Син, булмаса, мәхдүмгә чык. Мин алардан чыкмам. Ичмасам, һәр көн йөзеңне күреп торырмын. Син мәхдүмгә чык. Юкса безне барыбер аерырлар. Безгә кавышу насыйп булмас. Сәрвәр. Исмәгыйль, әйт, мине сөясеңме? Исмәгыйль. Мин сине сөям дию генә аз... Менә мин сине... мин сине... юк бит, юк, аңлатырга сүз юк! Менә хәзер тотып үтер, мин риза, мин күңелемнән синең кулыңнан үләргә дә риза. Алай гына да түгел. Менә мин сине шулкадәр сөям, яратам, дус күрәм. Аңлатырга сүз генә таба алмыйм... Их, Сәрвәр, менә мондагы хәлемне аңлата алмыйм... Синең белән сөйләшә башлагач көләсем дә, елыйсым да килә. Йөрәкләрем кытыклана... Сине миннән аерып алулары күңелемә килгәндә, мин үләм... Юк, үзем үлмим, йөрәгем үлә. Син, Сәрвәр, тере кешенең йөрәге үлүнең авырлыгын белмисең... Менә ул өзелеп төшә. Юк, өзелеп тә төшми. Менә бөтенләй югала... Иреннәрем кибеп калтырый башлый. Тыным кысыла... Шулай уйлап катып торам-торам да тагын эшкә китәм. Тагын сине уйлыйм... Сөйгән кешегә йөрәк хәлен аңлату читен икән. Сәрвәр. Исмәгыйль җаным! Күңелеңне тыныч тот... Мин дә шулай ук. Синнән аерылуны уйлаганда, минем дә шулай ук йөрәгем үлә. Безнең йөрәкләребез моннан соң үлмәсләр... Ышан, мин синнән башкага чыкмыйм... Валлаһи, чыкмыйм. Исмәгыйль җаным, алай мине азаплама!.. Юк-бар фикерләрне башыңа китермә. Менә көзгә туй итәрбез... Әби дә күнә. Безгә күчәрсең, үз йортыбыз, үз кәҗәбез булыр. Хәлләнә төшкәч, сыер алырбыз. Исмәгыйль, көзгә безнең, бәла-казадан үлмәсәләр, егерме дүрт баш казыбыз, унике үрдәгебез була. Туйда кунаклар ашасыннар гына, менә хәзердән үк тот та мине үз хатының итеп үк уйла. Мәхдүмгә мин ассалар да чыкмыйм. Дөрес, мин аны бик кызганам. Зәгыйфь кеше, бичара. Исмәгыйль. Ул да бәхетсез шул... Мин ятим, кеше кулында гомергә ялчы булуым белән бәхетсез. Ә ул үзенең зәгыйфьлеге белән бәхетсез. Сәрвәр. Менә миңа өйләнгәч, бәхетле булырсың. Менә күр дә тор. Мин сине бәхетле итәргә тырышырмын. Үткән авыр көннәрең сагынып сөйләргә генә калыр. Исмәгыйль. Юк, Сәрвәр, безгә кавышу насыйп булмас. Сәрвәр. Сиңа ни булды? Ник тузга язмаганны сөйлисең? Кем безне аерсын? Исмәгыйль. Белмим... Шулай да безне аерырлар. Тәгаен аерырлар. Мин төшемдә шулай күрдем. Өч тапкыр шул бер үк төшне күрдем. Берсе синең белән беренче күрешкән көнне булды. Икенчесе менә яулыкны биргән көнне булды. (Яулыкны бүрек астыннан чыгарып күрсәтә.) Өченчесен кичә күрдем... Их, Сәрвәр, уянгач, шушы яулыкны үбә-үбә елаганны белсәң иде. Бик каты еладым. Менә хәзер дә йөрәгем авыртып тора. Аерырлар безне, Сәрвәр, аерырлар. Белмим мәхдүм безне аера, белмим башкасы. Сәрвәр җаным, ике күзем, мин синнән башка ни эшләрмен? Сәрвәр. Исмәгыйль бәгырем, яман төшләр күп вакытта хәерле дә була бит. Бәлки, безнең кавышуыбызгадыр. Каян беләсең аны? Исмәгыйль. Шулай булса, ни генә әйтер идең. Булмас шул, булмас. Сәрвәр. Йә әле, күргән төшеңне сөйләп кара әле, ничек күрдең? Исмәгыйль. Без югары оч Таз Хисам, Мифтах, Чулак Сәләхи Шакиры, Тавык Күз Минһаҗы, Каюм, тагын әллә нинди бик күп танымаган, гомердә күрмәгән егетләр шунда... Сәрвәр. Йә, йә, йә, ничек күрдең? Исмәгыйль. Төшемдә көзге караңгы төн, имеш. Күктәге йолдызлар шундый яктылар, имеш. Бөтен җир йөзен яктыртып, бик күп авыллар, шәһәрләр, аларның нурларыннан яктырып, күренеп торалар, имеш. Безнең авылның өстендәге йолдызлар башка йолдызларга караганда яктырак, имеш. Кайдадыр, урман дисәң — урман түгел, кыр дисәң — кыр түгел, бер урында бик күп егетләр җыелганнар икән дә һәркайсы үзенә берәр йолдыз алганнар икән. Син дә шул арада үзеңә йолдыз сайлагансың, ди. Мәхдүм дә сайлаган, минем дә йолдызым бар икән. Менә кинәт аждаһа төсле бернәрсә сызгырды да, йолдызларны сүндерә башладылар. Минем йолдызым да сүнде, мәхдүмнең дә, синең йолдыз да сүнде. Тагын бик күп, бик күп егетләрнең йолдызлары сүнеп, күк йөзе корымлы кара таба төсле караңгыланып, каралып калды. Синең белән бер тау астында торабыз, ди. Таудан кан ага, ди. Менә шул кан безне батыра, ди. Без тауга менәргә азапланабыз, ди. Бөтен киемнәребез, кулларыбыз кып-кызыл кан, ди. Үзебез тауга менә алмыйбыз, ди. Менә шуннан каннар белән бергә бик зур, әллә тагын кырык башлы бер аждаһа килеп чыкты да, ди, безне берәм-берәм ашый башлады, ди. Сәләхине дә ашады, Шакирны да ашады, минем янымда торган Каюмны да ашады. Авызын ачып мине кабам дип торганда, аның авызыннан син чыктың да, минем күкрәгемә бик зур пычак тыгып йөрәгемне тартып чыгарып, ашый башладың, авызыңнан, борыннарыңнан кан ага, ди... Үзең кычкырып көләсең, ди. Шуннан аждаһаның ике башы берьюлы икебезне дә кабып йотты. Шуннан соң... Сәрвәр (елап). Җитәр, җитәр, җитәр... Юк, юк, буялган төш, бу дөрес түгел. Син һаман мине уйлаганга гына шулай төшеңә кергән. Юк, юк. Ышанма, бу ялгыш төш. Исмәгыйль. Юк, Сәрвәр, ышанмасам да, эч поша. Бу дөрес төш. Өч тапкыр бит шулай күрәм, өч тапкыр. (Пауза. Җырлый.) Төшләремдә күреп киләчәкне, Бәхетсезлек көтеп торам мин. Алда торган кара күрәчәкне Күреп гүр иясе булырмын. Сәрвәр. Алданып син юк-бар, ай, төшләргә, Үз бәхетеңне үзең кисәсең. Синең белән бергә күрәчәккә Батыраеп каршы барам мин. Исмәгыйль. Аждаһалар чорнап тирәбезне, Сине миннән тартып алырлар. Сине миннән, сине, Сәрвәремне, Талап мине мәхрүм итәрләр. Исмәгыйль, Сәрвәр. Сулар ага дулкын-дулкын, Дулкыннарга каршы кем йөзәр. Дулкыннарга каршы йөзә алган Дусларың шулай кул сузар. (Бер-берсенә кулларын бирәләр.) ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сәрвәр һәм Гөлнур. Гөлнур (тыштан). Көш, көш, көш, дим... Үз йортыңа кит!.. (Исмәгыйль чыга, әби керә.) Сәрвәр бәбкәм, кызыл канатның оясын таптым. Келәт астына оялаган икән. Унбер йомырка... Берсен маяга калдырдым. Салават койрык астына куярга кирәк. Теге Миңлиса тавыгы салмый башлаган, кырылдап йөри. Салкын су белән коендырып, баскыч астына ябып куйдым. Җим салырга оныттырма, оныттыра күрмә. Сәрвәр. Әби, төштә йолдызлар сүнсә ни була? Гөлнур. Нигә? Сәрвәр. Юк, болай гына сорыйм... Гөлнур. Төшне һәрвакыт яхшыга юрарга кирәк. Төштә кан күрү, күз яше — кайгы, бәла-каза галәмәте. Сәрвәр. Ә төштә тауга менә алмасаң ни була? аждаһа күрсәң ни була? Гөлнур. Ни булсын. Әгәр аждаһаны болыт күтәреп алып киткән булса — хәерлегә. Хәер, йокың туйса, уянырсың. Мондагы чуар тавык йомыркалары кая соң? Сәрвәр. Гөлҗамал тәтәйгә бурычка бирдем. Кияүләре килгән икән, тавык тутыралар. Гөлнур. Әсхәпҗамал терелгән микәнни? Сәрвәр. Терелгән, ди. Әби, аждаһа берәр кешене ашаса ни була? Гөлнур. Кара аждаһа — кабер, дигән. Кемне ашый, шул үлә. Кызыл аждаһа — янгын, сары аждаһа — ачлык, яшел аждаһа — үләт, ди... Ярабби, бәла-каза, үлем-җитемнән үзең сакла. Сәрвәр бәбкәм, мин Җиһаншага барам. Каты сабанымны кайчан сукаларга керешә икән? Аңар он бирергә кирәк. Бер умачлык та оныбыз юк. Каян алып бирергә инде? Икендегә кадәр кайтмасам, инешкә төшеп бәбкәләрне алып кайтырсың. Аннан соң... Сәрвәр. Әби, төштә йолдызлар сүнгәнне күрсәң ни була? Гөлнур. Йолдызлар сүнсә... (Фәрхи керә.) ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Фәрхи. Фәрхи. Юлым уң булыр. Өйдә икәнсез. Саумы, Гөлнур, саумы, Сәрвәр бәбкәм. Буй кыз буласыңмы инде? Йә, бер дога кылыйк!.. (Тәрәзәдән күренгән Надирга изи.) Сәрвәр кызым, ятимлектә үссәң дә, ата-аналы кызлардан зифа, матур булып үсәсең. Бәхетең дә бар икән. Сөенчедән буш калдырмассың инде. Гөлнур, бик зур йомыш һәм бик зур илтифат белән килдем. Гөлнур. Нәрсә алай? Игелек теләп йөрүеңә бик рәхмәт инде. Фәрхи. Сүзне боргалап сыргалауда файда юк. Йомышым менә шул. (Кулы белән Надирга изи.) Сәрвәр бәбкәм, якынрак кил әле, менә нәрсә: хәзрәтебез Надир мәхдүменә Сәрвәргә яучы итеп җибәрде. Сәрвәр (сискәнеп). Нәрсә?! Фәрхи. Бик бәхетле сәгатьтә тугансың икән, бәбкәм. Остабикә булырга тәкъдиреңдә язылган, күрәсең... (Кулы белән Надирга изи.) Менә шул, бөтен туй чыгымын хәзрәт үз өстенә ала. Бер тун, ике йон күлмәк, мамык шәл, читек-кәвеш, шәһәр юрганы, камзул, бер мамыклы, бер мамыксыз бишмәт, бирнәлекләр алырга дүрт йөз сум акча... Бәхетең бар икән, бәбкәм. Мәхдүмгә киләсе елга указ алып, үз янына имам итмәкче. Хәзрәт үзе дә өч-дүрт елдан артык тормас. Хәзердән үк эченә бик каты катулар чыга башлаган инде. Карт остабикәнең гомере әллә ни озак булмас. Шулкадәр дәүләткә үзегез хуҗа булып калырсыз. Йә, Гөлнур, туйны кайчан билгелисез? Гөлнур. Сәрвәр бәбкәм үзе ни әйтер бит. Фәрхи. Сәрвәр гакыллы кыз ул. Уйлап җавап бирер. Гөлнур. Сәрвәр бәбкәм, ни әйтерсең? Ят җир түгел, үлгәндә янымда булырсың. Сәрвәр. Әби, мин мәхдүмгә чыкмыйм. Мин аны сөймим. Мин аны кызганам. Ул миңа атна саен хатлар язып торды. Мин җавап язмадым. Аны сөймим, минем... минем... Фәрхи. Нәрсә? Синең әллә башка сөйгән егетең бармы? Сәрвәр. Көзгә мин башка кешегә... Әбекәем җаным, мине мәхдүмгә бирмә. Минем сөйгән кешем бар. Әбекәем бәгырем, мине хур итмә!.. Гөлнур. Чү, чү, бәбкәм! Нигә елыйсың? Мин бит әле бирәм дигәнем юк. Үз бәхетең үзең өчен, теләсәң нишлә! Фәрхи (Надирга кулын изи). Сәрвәр, балакай. Акрын, бу сүзләреңне күрше-фәлән ишетә күрмәсен. Күзеңне ачтырмаслар, хәзрәткә килен булмыйча, әллә көтүче Гайнуллага килен булмакчы буласыңмы? Килгән нигъмәтнең кадерен бел! Сәрвәр. Фәрхи әби, борчылып йөрүегезгә бик рәхмәт, мин мәхдүмгә чыкмыйм. Үлсәм дә, мин аңар чыкмыйм... Мин аңардан... мин аңардан... Әбекәем бәгырем, мине мәхдүмгә бирмә, мин аны сөймим. Фәрхи. Никах, балакай, үзе мәхәббәт тудыра. Барыбыз да кыз булдык. Барыбыз да кияүгә чыкканда башта сөймәдек. Еладык. Никахтан соң күгәрченнәр шикелле тордык. Никахта, балакай, җитмеш җиде мең намаз уку савабы бар, ди. Бәлки инде, син аның зәгыйфьлегеннән курка торгансыңдыр? Бер сугуда бүре үтерерлек көч бар аңарда. Ә белем, гыйлем дисәң инде — дәрья. Шәйморзада укыган бит. Менә ничә ел инде хәлфә булып тора. Алдыңа килгән нигъмәтне кайтарсаң, гомере игелек күрмәссең. Сөйгән егетең дә әллә кем түгелдер. Бер мужиктыр шунда. Ә боларның бит нәселе ун буыннан бирле мулла булып килә. Озакламыйча хәзрәт үзе мөридләр кабул итмәкче була, ди. Ишан килене булырсың. Гөлнур. Кем, Фәрхи, Сәрвәр белән яхшылап сөйләш. Сәрвәр бәбкәм нәрсә дисә, мин шуңар риза инде. Минем Җиһаншага барасым бар иде. (Тора.) Фәрхи. Юк, алай җиңелгә алырга ярамый. Хәзрәтнең хәтере калуы да бар бит. Бүген-иртәгә гүр иясе булырга торабыз бит. Җеназабызны укып тәлкыйнь кылучы, ясин укучыбыз ул бит. Ахирәт ягын да уйларга кирәк. Гөлнур. Мин Сәрвәр күнгәннең барысына да күнәм. Сәрвәрнең теләгенә каршы баралмыйм. Мәрхүм ата-анасының васыятьләре шулай. Сәрвәр бәбкәм, самавыр куй. Чәйгә кадәре мин кайтып җитәрмен. Фәрхи түтине чәй эчермичә җибәрергә ярамый... Хәзергә сау бул. Самавыр кайнаганчы кайтып җитәрмен. (Чыга.) Фәрхи. Йә, кызым Сәрвәр, син моңарчы юләр түгел идең. Алай намуссызланма. Санга санап каршыңа килгәннең кадерен бел. Мәхдүм сине бик сөя икән. Тәмам гыйшык булган. Сәрвәр. Фәрхи түти, минем сүзем бер. Минем билгеле кешем, биргән вәгъдәм бар. Мин ике якка бүленә алмыйм. Фәрхи. Соңгы сүзең шулмы? Сәрвәр. Шул, Фәрхи түти. Фәрхи. Мин илче, илчегә үлем юк, диләр. (Надирга керергә ымлый.) Алдыңа килгән оҗмах нигъмәтен кире какканың өчен дөньяда ук үкенерсең. Син соң алдан егетләр хәзерләп куеп кияүгә чыгуны кемнән өйрәндең? Атаң-анаң да инсафлы кешеләр иде ләбаса. Бу сүзеңне икенче кешегә әйтә күрмә. Хур булырсың. Илдә күренмәгән мондый хурлыкны каян уйлап чыгардың? (Мәхдүм керә.) БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Надир мәхдүм. Надир. Исәнмесез, Сәрвәр туташ!.. (Сәрвәр, куркып, калтырап, чыкмакчы була.) Фәрхи (каршы төшеп). Чү, чү, Сәрвәр, алай инсафсызланма. Каршыңда көтүче Сираҗи Гайнулласы түгел бит, мәхдүм тора. Алай әрсезләнергә ярамый. Надир. Фәрхи абыстай, минем Сәрвәр туташка бер-ике генә сүзем бар иде, мөмкин булса... Фәрхи. Ярый, ярый, мәхдүм, мин дә чыгам. (Чыга.) Сәрвәр. Фәрхи түти, чыкма. Юкса мин дә чыгам. (Чыкмакчы була.) Надир (каршы төшеп). Сәрвәр туташ, әгәр дә мин сезне телем яки кулым белән рәнҗетсәм, шушы якты кояшны күрү хәрәм булсын!.. Мин сезне ихтирам итәм. Мин, сезгә үземнең эч серләремне сөйләргә дип, яучым белән бергә килдем. Мине яратмавыгызны хатларыма җавап бирмәвегездән үк аңладым. Ләкин сез мине аңламыйсыз әле. Минем тышкы күренешем шәйтанга охшаса да, миндә җан, йөрәк бар. Бәлки, минем шул җанымны, йөрәгемне аңларсыз. Сәрвәр. Мин сезне, Надир мәхдүм, кызганам. Надир (кызып). Юк, мин үземне сездән кызгандырырга килмәдем. Мине кызганган кеше минем дошманым. Мине Алла кызганмаган бит. Адәмнәр дә мине кызганмасыннар. Мин теләмим!.. Гафу итегез, мин сезнең белән тупас сөйләшәм. Менә мин, Сәрвәр туташ, Алла тарафыннан җәберләнгән, Сәлях хәзрәт баласы, зәгыйфь, шәйтан кыяфәтле, гурбун мәхдүм. Сезнең алдыгызда сезнең мәхәббәтегезне сорарга килдем. Мин сезне сатып алырга теләмим. Аз гына миңа ышанычыгыз, аз гына миңа илтифатыгыз булса, шул җитә. Сез мине бервакытта да янып, өзелеп сөя алмассыз. Анысы мөмкин дә түгел. Мине кешеләр түгел, шәйтан да, җен-пәриләр дә сөя алмаячак. Мин аны беләм. Сез миннән җирәнмәсәгез, шул җитә. Ә мин сезнең гомергә аяк астыгызда туфрак булыр идем. Мин сезне сөям. Мин сезнең кара кашларыгыз, зифа буйларыгыз белән бергә, мин сезнең җаныгызны, йөрәгегезне, мине сөйми торган йөрәгегезне сөям. Яңадан әйтәм, әгәр дә сез миннән җирәнмәсәгез, мине кызганмасагыз, шул җитә. Сәрвәр. Мин сезне кызганам. Надир. Ярамый, ярамый. Мине кызганырга ярамый. Сез ялгышасыз, мин кызганыч түгел. Мин кызганыч түгел. Мине кызгану газаплы. Сез мине һичбер вакытта да кызганмагыз. Менә мин, мине яраткан көчләргә үч итеп, үземне кызгандырмыйм. Мине беркем дә кызганмас. Мин сездән башка бөтен дөньяга дошман, ачулы кеше. Сез мине хәзер дә, киләчәктә дә, һичбер вакытта да кызганмагыз... Мин сездән үтенәм, мине кызганмагыз. Миңа ул тәмуг газабы белән бер. Сезгә генә минем ачуым юк. Сез шуны аңлый алырга тиеш. Менә ике елдан бирле шул авылда диварга кадакланган шәмаил төсле торам. Сезнең өчен, сезнең өчен, Сәрвәр туташ. Бәлкем, минем шул кыяфәтем белән мондый сүзләрне сөйләү ахмаклыктыр да, әрсезлектер дә. Анысын мин уйламыйм. Мине яраткан Аллам тарафыннан читкә кагылган төсле, кешеләр тарафыннан да читкә кагылган мәзлум. Мин ялгыз идем. Аңлыйсызмы, егерме биш яшькә кадәр ялгыз идем, сез ул ялгызлыкның авырлыгын белсәгез иде... Әйе, бәхетле кешеләр ул ялгызлыкның авырлыгын һичбер вакыт хис итә алмаячаклар. Менә ике елдан бирле мин шул авыр газаплы ялгызлыктан котылып тора башладым. Сез коткардыгыз, Сәрвәр туташ. Хыялымдагы сезнең җисмегез мине шул ялгызлык газабыннан коткарды. Мин ике елдан бирле су буйларына, зиратларга, урманнарга барып җырлыйм. Егерме биш яшемә кадәр мин җырның нәрсә икәнен дә белмәгән идем. Сез миңа җан керттегез, сез миңа егерме биш яшемә кадәр күрә алмаган бәхетнең нурын күрсәттегез... Әйе, мин... җырлыйм... Җырлаганда бөтен күңелем белән җырлыйм. Каршымда сезне фараз кылып җырлыйм. Дөрес, мин мөнәҗәтләрдән башка көй белмим... Менә шул мөнәҗәт көйләрендә үземнең хисләремне күрсәтә алам. Менә хәзер дә җырлыйсым килә. Сез миннән көлмәгез, мөмкин булса, җавап бирегез. Орышыгыз, сүтегез, теләсә ни эшләтегез, тик җавап кына бирегез... Мин, бәлки, моннан соң җырлый алмам инде. (Җырлый.) Һәр сәхәр вакытында төшемдә күрәм, Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям. Сәрвәр, янам мин, аһ, әман, әман, әман! Икәү бергә. Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям! Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм. Сәрвәр. Күбәләк гөлләрдә тәхетләр сайлый. Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм. Мәхдүм, сөя алмыйм, аһ, әман, әман! Икәү бергә. Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм. Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям. Надир. Янган йөрәкләргә шифа даруын Мин сездән, мин сездән, Сәрвәр, көтәм. Сәрвәрем, янам мин, әман, әман, әман! Икәү бергә. Мин сездән, мин сездән, Сәрвәр, көтәм. Мин сезгә, мин сезгә, мәхдүм, бирә алмыйм. Сәрвәр. Янган йөрәкләргә шифа даруын Мин сезгә, мин сезгә, мәхдүм, бирә алмыйм Мәхдүм, бирә алмыйм, аһ, әман, әман! Икәү бергә. Мин сезгә, мин сезгә, мәхдүм, бирә алмыйм Мин сездән, мин сездән, Сәрвәр, көтәм. Надир. Тәңреләр, кешеләр чит күргән җанны Ят күреп, ят күреп, читкә какмагыз. Сәрвәр, янам мин, аһ, әман, әман, әман! Икәү бергә. Ят күреп, ят күреп, читкә какмагыз! Ят булып, ят булып шулай калыгыз!.. Сәрвәр. Мин сезне кызганам чын күңелдән. Ят булып, ят булып шулай калыгыз!.. Мәхдүм, сөя алмыйм, аһ, әман, әман, әман! Икәү бергә. Ят булып, ят булып шулай калыгыз! Ят күреп, ят күреп читкә какмагыз. Надир. Иң соңгы өметне сез үтермәгез, Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям. Сәрвәр, янам мин, аһ, әман, әман, әман! Икәү бергә. Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям. Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм. Сәрвәр. Йөрәгем ачкычы башка кулында, Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм. Мәхдүм, сөя алмыйм, аһ, әман, әман, әман! Икәү бергә. Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм. Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям. Исмәгыйль читтә җырлый. «Эскадрон» көенә. Төшләремдә күрәм аждаһалар, Өннәремдә кайчан күрермен. Малга кызып анда җан саталар... Хәбәрләрен кайдан белермен? (Сәрвәр, дәртләнеп, тәрәзәгә барып тыңлый. Надир тешләрен кысып, йодрыгын йомарлап, чырайларын сытып, бөтен нәрсәгә каһәр иткән кыяфәттә катып кала.) Пәрдә. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук өй. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Фәрхи белән Гөлнур сөйләшеп керәләр. Фәрхи. Алла, Гөлнур, нәрсә генә ашатып ул казларыңны болай симерттең? Берсеннән-берсе симезләр. Хан табынына куйсаң да, йөз кызарырлык түгел. Ничә баш үзләре? Гөлнур. Егерме дүрт баш: икесе коега төшеп үлде, берсен тилгән урлады, берсен теге Хисами балаларының бурзай этләре буган. Фәрхи. Нигә болай иртә йолыктырасың? Салкыннар да башланмаган бит әле. Гөлнур. Калага җибәртеп сатарга уйладым. Көзне көтсәң, үткән елгы кебек, коры калуың да бар. Үзеңнең ничек? Фәрхи. Быел минем әллә нишләп каздан бәхет булмады. Ике оядан барлыгы сигезе борнап чыкты. Икесе бәбкә чакларында инештә югалдылар. Икесен никрутлар суйганнар. Гөлнур. Никрут дигәннән, Тавык Күз Зарифына ни булган? Нишләп сине тиргиләр? Фәрхи. Яхшылык иткәнгә. Кешегә нихәтле яхшылык итәргә тырышсаң, шулхәтле сиңа дошман булалар икән. Алладан килгән казаны бәндәдән күрү үзе кяфирлек, ди бит хәзрәт... Гөлнур. Җен кагылганмы әллә чынлап та?.. Фәрхи. Җен шомлыгын миннән күрәләр. Шул Зарифлары, Фәрхи әби, зинһар, мине солдаттан калдыр, калдыр, дип ялынгач, барлыгы утыз пот арышка ишан хәзрәт даруын колагына гына салдым. Безнең мужик, надан халык, ни белә соң! Тәһарәте булмаган икән, шул, җен сугып авызлары кыйшаеп, телләрен зәхмәт сугып, хәзер үләргә ята. Менә шуны миннән күрәләр, янәсе, дару килешмәгән, имеш. Әнә Әфтах малае, Сыерчык Сибгат малае, Аткүз Гали малае, Чыпчык Җиһан малае солдаттан калдылар. Аю шикелле, суксалар тимерне өзәрлек булып йөриләр. Очраган саен, рәхмәт, Фәрхи әби, рус кулыннан коткардың, диләр. Ә боларга ярамаган. Әнә Аттеш Сәлях малаеның үлүен дә миннән күрәләр. Алла сакласын, башны Себер җибәрерләр. Алла тәкъдирен, ләүхел-мәхфуз язуын миннән күрәләр... Син аларга яхшылык, изгелек теләп, тукта, мөселман кеше рус-улак арасында йөрмәсен, дуңгыз итләре ашап гөнаһлы булмасын, руска хезмәт итмәсен, дип йөрисең. Ә алар сиңа баз казырга торалар. Тәүбә, тәүбә. Моннан соң берсенең дә колагын да, аягын да бозмыйм. Бүсер дә ясамыйм. Аларның кырык-илле пот арышларыннан башка да, ризык бетмәгән булса, торып булыр әле. Гөлнур. Мескен, бик һәйбәт егет иде. Бер елны безнең җирләрне дә уртактан эшләп биргән иде. Бер дә хыянәте булмады. Фәрхи. Тәкъдирендә язылган булгач, һәйбәт-начарлыкка карамый шул. Ләүхел-мәхфуздә җен зәхмәте сугып үлүе язылган булгач, котылып булмый инде. Гөлнур. Шулай ук үләр микәнни? Фәрхи. Хәзрәт әйтә: ата кяфир җене кагылган, ди. Аның шифасы юк, ди... Кем, Гөлнур, сүз озая сүз чыгып, онытып китмим дим... Мине хәзрәт тагы шул Сәрвәр турында сөйләшергә дип җибәрде бит. Нишлисең иңде, нигә болай кире кагып торасыз? Аллага шөкер, быел казларың да күп, гөрләтеп туй гына итәсе бит. Мәхдүм инде тәмам саргаеп кибеп беткән. Алдыгызга килгән нигъмәтне нигә кире кагасыз? Әнә хәзердән үк халык Сәрвәр турысында әллә нәрсәләр чыгара башладылар... Гөлнур. Нәрсә, нәрсә тагы? Ятим баланы кайсы тагын рәнҗетмәкче була?.. Фәрхи. Ишеткәнең юкмы? Бик сөйлиләр. Янәсе, Сәрвәр хәзрәтнең хезмәтчесе Исмәгыйль белән... Гөлнур. Нәрсә, ни булган? Йә Ходай, кайсысының гына теле кортлаган икән? Йә, йә, нәрсә диләр соң? Фәрхи. Янәсе, хәзрәтнең хезмәтчесе белән Сәрвәр арасында гыйшык бар, имеш. Исмәгыйль Сәрвәр янында кунып та чыккан, ди. Мин ышанмадым. Юк, юк, булмас, дим. Сәрвәр андый кыз түгел, дим. Гөлнур. Кунып-нитеп йөрүләре юк. Анысы ялган. Сәрвәр Исмәгыйльне сөя. Анысы чын. Әйтсәм әйтим инде, ләкин, зинһар, бер кешегә дә чыгара күрмә. Бер-ике атнадан туй ясап, Исмәгыйльне йортка кертәбез. Кешегә сөйли күрмә. Мин дә ул баланы улым шикелле күрәм. Ата-анасыз, кеше кулында үссә дә, менә дигән тәүфыйклы егет. Менә шуңа күрә казларны йолкырга ашыктык. Фәрхи. Алай, үзең дә әйтеп бирдең инде. Тәүбә, тәүбә! Гөлнур, син үз акылыңдамы? Әллә сиңа да җен шаукымы тигәнме?.. Тәүбә, тәүбә! Гөлнур, суфига барып зәгъфран яздырып эч, юкса... Мәхдүмгә бирмичә, ата-анасыз, җиде яттан туган табылдык Исмәгыйльгә кыз бирәләр. Тәүбә, мин аңар этемне дә бирмәс идем. Йорты бармы? Кардәш-кабиләсе бармы? Туган-тумачасы бармы? Кода-кодагый дип әйтерлек кеме бар? Әстәгъфирулла!.. Барыгыз да шашкансыз, кит, кит! Моннан соң сезгә килергә Алла сакласын... Хәер инде, ана-ата тәрбиясе күрмәгән кызга зимагур килешмичә кем килешсен. Остабикә булып түрдә утырырга теләмичә, тот та бер каткан зимагурга хатын бул, имеш... (Тора.) Ярый, хуш, сау бул, Гөлнур, чынлап әйгәм... Күзеңнең нуры беткән... Хуш, сау бул!.. (Чыга.) ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Гөлнур ялгызы. Гөлнур. Ярабби, үзеңә тапшырдым... Нигә генә әйттем?! Нигә әйттем?! Хәзер инде бөтен дөньяга шау килер. Алла сакласын, араларын боза күрмәсеннәр. Томран хатыныннан сихерләтмәсәләр ярар иде. Соң Исмәгыйль шикелле арысландай егет бар чагында, ничек итеп гурбун мәхдүмгә кыз бирергә кирәк... Башым катты. Мием черде. Тукта, тәһарәт яңартып, намазымны укып алыйм да... Чынлап та, суфидан бер-ике тәлинкә яздырып алырга кирәк булыр. Бәла аяк астыннан чыга ул. (Чыга башлый.) ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Гөлнур, Сәрвәр, Фатыйма. Фатыйма. Гөлнур әби, ата-бабадан калган йоланы эшләмичә ярамый, диләр. Кичкә егетләр кертмичә моннан чыгу юк, диләр. Егетләр дә кертмәгәч, каз өмәсе буламыни?.. Гөлнур. Соң, бәбкәм, ни эшлик? Сәрвәр. Әби, кертик инде. Кертмәсәң, кызлар үпкәләрләр. Гөлнур. Чәй җитәрлек тә бит, шикәр азрак... Сәрвәр. Без шикәрне кызлар алдына гына куярбыз. Йә, әби бәгырем, кертикме? Гөлнур. Ата-баба йоласы инде, кертерсез. Фатыйма. Менә рәхмәт, Гөлнур әби, бик рәхмәт. Әйдә, кызлардан сөенчесен алыйк. (Чыга башлыйлар.) Гөлнур. Сәрвәр бәбкәм, шикәрне алырсың... Мин тәһарәтемне яңартам да суфига барам. Аннан Нәбаһарга керермен. Соңга калсам, юньле утырыгыз... Ярамаган эшләрегез булмасын. Сәрвәр. Ярый, ярый, әби. Фатыйма. Ярый, ярый, Гөлнур әби. Мулла кызлары шикелле инсафлы булырбыз. Тыныч бул!.. Гөлнур. Сәрвәр! (Үзенә генә.) Исмәгыйль дә буламы? Сәрвәр. Вакыты булса, килергә булган иде. Берәр яры йомышка җибәрмәсәләр инде. Гөлнур. Кеше кулындагы кеше шул. Туй турында сөйләшегез. Атыгыз-чабыгыз чыкмас борын, туйны тизрәк итеп калыйк. Йөрәгем менә, әллә нәрсә сизгән төсле, кайнап тора. Сәрвәр. Борчылма, әби бәгырем. Килсә, әйтермен. Гөлнур. Бәбкәм, кара әле, күзләремнең нуры бетмәгәнме? Сәрвәр. Юк, юк, әби, бернәрсә дә юк, гадәттәгечә. Гөлнур. Булмаса ярый, шулай да бер-ике тәлинкә яздырып алырга кирәк. (Тәлинкәләрен алып чыгалар.) ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Исмәгыйль (ялгыз, тәрәзәдән карап җырлый). Һаваларда тилгән, ай, очадыр, Урын, урын сайлый кунарга. Сәрвәр күренә. Мәҗлес корып, җанкай, ай, көтәдер, «Сөям, иркәм!» диеп кочарга. БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Исмәгыйль һәм Сәрвәр. Сәрвәр. Күптән көткән тилгән безгә килгән, Нинди хәбәр алып килгән ул? Исмәгыйль. Сине сагынып яткан, ай, егеттән Илче булып сиңа килгән ул. Йә, җаный, каз өмәсе ничек бара? Егетләр кертәсезме? Гөлнур әби рөхсәт итәме? Сәрвәр. Кертәбез, кертәбез, син килмичә калма. Кара аны! Әллә хәзер үк керәсеңме? Без инде егетләргә хәбәр җибәрдек. Хәзер килеп җитәрләр. Сиңа да Мәфтуханы җибәргән идем. Күрдеңме? Исмәгыйль. Юк. Менә нәрсә, җаный, мәхдүмнең дә киләсе килә. Сәрвәр. Егетләр янынамы? Исмәгыйль. Әйе. Сәрвәр. Юк, юк, кызлар разый булмаслар. Аннан соң мин аңар карый да алмыйм. Бер яктан, аны кызганам. Икенче яктан, елан күзләре төсле ялтырап торган күз карашларыннан куркам. Исмәгыйль. Ул бик үтенгән иде. Читтә генә утырырмын, ди. Аннан соң, әгәр син аны кертмәсәң, ул мине күрше авылга йомыш белән җибәрәм, ди. Керт инде үзен. Мин дә кызганам ул бичараны. Ата-анасы белән дә бер дә тынышмый; соңгы вакытларда бөтенләй шашкан төсле йөри башлады. Керт инде. Сәрвәр. Ярый алайса, килсен... Кызларга, егетләргә белдермичә генә килерсез. Исмәгыйль (китмәкче булып). Ярый, булды. Сәрвәр. Кара әле, Исмәгыйль, әби әйтә, атна-ун көн эчендә туй итеп алыйк, ди. Йөрәгем курка, ди. Арагызны боза күрмәсеннәр, ди. Исмәгыйль. Ярый, ярый, миңа дисә, бүген үк туй итәргә мин разый... Теләсәгез кайчан булсын. Ертык бишмәтне култык астына кыстырам да очып кына киләм. Ну, малай, дошманнарның йөрәкләре янар соң... Сәрвәр. Синең шулай дошманнарың да бармы? Исмәгыйль. Әллә тагын, югын юк та, синнән көнләшүчеләр булыр инде. Сәрвәр. Әйдә, көнләшсеннәр. Ике ятимне көнләшүләре кызык та... Ярый, ярый, хатыннар төсле очраган җирдә такылдап йөрмә. Соңга калмагыз. Исмәгыйль. Очып кына килербез, һуп! (Үбә.) Сәрвәр. И-и, юньсез!.. (Фатыйма керә.) АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Сәрвәр һәм Фатыйма. Фатыйма (тәрәзәгә йөгереп бара-бара). Кем ул? Кем белән сөйләштең? Ай наян! Эшегезне сиздем. «Утсыз төтен булмый» дигәннәр шул бабайлар. Ил авызындагы сүз дөресме әллә? Сәрвәр. Дөрес, Фатыйма җаным, дөрес. Бер атнадан чыбылдык тегәргә килерсең. Фатыйма. Ә?.. Хәерче бит ул. Сәрвәр. Аның йөрәге бай! Фатыйма. Йөрәге генә булмаса шул инде... Йә, ярый, теләсәгез ни эшләгез. Егетләр хәзер киләләр бит инде. Ни эшлибез? Урындыклар кертәсе иде, кая утыралар? Сәрвәр. Әйдә, әйдә! (Чыгалар. Бераздан кызлар белән керәләр.) ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сәрвәр, Фатыйма һәм кызлар. Сәрвәр. Кызлар, өйне бераз җыештырып алыйк әле. (Өй җыештырышалар.) Фатыйма. Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме? Кызлар. Түләтәбез, түләтәбез! Фатыйма. Алай булса, канатлар алып керегез!.. (Бер кыз, чыгып, бер кочак каз канатлары күтәреп керә.) Сәрвәр, бусагада үзебез торырбыз. Бу җебегәннәрдән булмас. Сәрвәр. Үзең сөйләш инде. Мин сүзләрен дә хәтерләп бетерә алмыйм. Фатыйма. Теге шулай ук башыңны катырдымыни? Сәрвәр. Тс-с-с!.. Фатыйма. Бетте-бетте. Кая, сөлгеләр хәзерләргә кирәк. (Фатыйма белән Сәрвәр сөлгеләр ишәләр.) Кансыз бул. Никадәр нык суксаң, шулкадәр егетләрнең күңеле була. Йә, кызлар, һәркайсыгыз үзегезгә канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча канат бирмәгез. Кызлар (һәркайсы кулларына икешәр канат алалар). Чү, киләләр, киләләр! (Ыгы-зыгы башлана. Еракта «Каз канаты» җыры башлана.) Фатыйма. Йә, кызлар, урыннарыгызда булыгыз. Әйдә, Сәрвәр. (Ишекне ябып, тотып торалар.) Егетләр (ишек янында җырлыйлар «Каз канаты» көенә). Каз канаты кат-кат була, Ир канаты ат була. Җаның сөйгән яр алдында Җанга рәхәтлек була. Кызлар. Каз канаты кат-кат була, Кыз канаты ак була. Бусага ялын түләгән Хөрмәтле кунак була. Егетләр (шау-шаулап ишеккә ябырылып). Кая, нигә кертмисез инде? Җебегән тавыклар. Ха-ха-ха!.. Фатыйма. Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм керегез!.. СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм I егет. I егет. Әссәламегаләйкем! Вәгаләмәлләдикем, казлар, и-и, казлар, юк ла, кызлар симез булсын! Кызлар. Ха-ха-ха!.. (Сөйләшкәндә, кызларда хәят белән бергә кызык сүзләрдән көлү, куштанлану күренеп торырга тиеш.) Фатыйма. Сиңа, егет, кем кирәк? I егет. Кара кашлы кыз кирәк. Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк? I егет. Әнигә килен кирәк. Фатыйма. Егет, сиңа ни кирәк? I егет. Миңа нечкә бил кирәк. Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк? I егет. Ансыз яна яшь йөрәк. Сәрвәр. Сиңа, егет, ни кирәк? I егет. Каз мамык ястык кирәк. Сәрвәр. Казларыбыз мамыксыз. Кызлар йоклый ястыксыз!.. Фатыйма. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!.. (Ишкән сөлгеләр белән кыйныйлар.) I егет. Ай, ай, ай... (Барысы да көлешәләр, егет аркасын уып.) Казларыгыз кыз... кызларыгыз каз. Башларыгыз таз. Күзләрегез тоз. Үзегез котсыз. Борыныгыз курнос. Фатыйма, Сәрвәр. И-и, тозсыз!.. (Кыйныйлар.) Сәрвәр. Сиңа, егет, ни кирәк? I егет. Ак каз канаты кирәк. Сәрвәр. Ни эшкә соң ул кирәк? I егет. Очарга. Сәрвәр. Ни эшләргә?! I егет. Матур кызлар кочарга. (Бер кызны кочакламакчы була.) Фатыйма. И-и, өтек карга, буш кул салма кызларга, акчаң кайда? I егет. Акча сезгә кирәксә, менә ул тулы кесә. Кызлар. Канат сатам. Канат сатам, канат сатам!.. I егет (бер кыз каршына барып). Кая ул, мин алам. Кыз. Акчаң җитәрме соң, үзең чибәрме соң? I егет. Акчам тулы өй асты, үзем албасты. Кызлар. Ха-ха-ха!.. (I егет кызны кочакламакчы була.) Кыз. Кагылма миңа, исәр! I егет. И-и, юләр. I кыз. Егет үзәге — мунча өрәге. (Гомуми көлү.) I егет. Кызлар теләге — йөрәк үзәге. I кыз. Кайда ялың? I егет. И-и, йонлы Җамалым, салам түшәгем, күктә йолдызым, суда кондызым, сазда... Фатыйма. Алаймы? (Кыйный.) I егет. Бетте, бетте, мә ал! (Акчасын тешләп муенын суза.) I кыз. Нәрсә ул? I егет. Ял. I кыз. Ярый, кал. Фатыйма. Тешләсәң — тешең сынар, үбә алсаң — эшең уңар. I егет. Юк, элек ал! (Кыз үптермичә алырга тырыша, егет үбә.) I егет. Ах! Иреннәре көйдерә язды. Кызлар. Ха-ха-ха!.. (Оркестр, җыр.) Каз канаты каурый-каурый, Сәлам язарга ярый. Ир канаты маллар даулый, Кыз канаты яр сайлый. (Шул арада ишектән Шәйбәк керә.) Фатыйма (аны тотып). Чү, чү, бусага ялың кая? Кара аны, ял түләмичә кермәкче була. Сәрвәр. Ярый, ярый, ул көтүләрен оста көтә. Ял түләмичә генә керсен. ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм II егет. Фатыйма. Сиңа, егет, ни кирәк? II егет. Атаң башы. Фатыйма, Сәрвәр. Алаймы? (Кыйныйлар.) II егет. Чү, чү, илчегә үлем юк... Менә егетләрдән сезгә, бусага ялын алыгыз, тамагыгызга ут булып керсен. (Итәгеннән конфетлар, чикләвекләр бирә.) Фатыйма. Керегез!.. Егетләр шаулашып керәләр. УНЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм егетләр. Егетләр. Казларыгыз симез булсын, кызлар! Фатыйма. Казларыбыз симез, үзебез игез!.. II егет. Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр. Бикә булып түрдә торыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәяр, көз мунча ягар!.. Фатыйма. Каян килгән тиле бояр! Атларың юк җигәргә. Сыерларың юк саварга. Утының юк ягарга. Киемең юк кияргә. Канатың юк очарга, и-и, өтек карга!.. Кызлар. Ха-ха-ха!.. II егет. Син булсаң, утыны да булыр, мунчасы да ягылыр, канаты да табылыр!.. Кызлар. Канат сатам, канат сатам, канат сатам!.. Егетләр. Мин алам, мин алам, мин алам. (Һәрберсе бер кыз каршына баса.) Кызлар. Канат хакы бер алтын. Егетләр. Үзеңдә калсын. (Борылалар.) Кызлар. Чын егет булса алсын! Егетләр (борылып). Йә? Кызлар. Егет, сиңа кем кирәк? Егетләр. Канатлы яшь кыз кирәк. (Сәрвәр һичберәүгә канат сатмый, егетләр каршына басмый.) Кызлар. Ни эшкә? Егетләр. Канатыңда очармын, үзең сөеп кочармын. Кызлар. Канат хакы йөз алтын. Егетләр. Ала алган алсын!.. (Тешләренә акчаларын кысалар.) Йә, ал! Кызлар. Нәрсә ул? Егетләр. Ял. Кызлар. Ярый, кал. Егетләр. Юк, элек ал!.. (Чыр-чыр килеп үбешәләр, кочаклашалар.) Барысы бергә. Каз канаты каурый-каурый, Сәлам язарга ярый. Кызлар. Яшь йөрәкләр ярлар сайлый. Барысы бергә. Карт йөрәкләр мал даулый. Каз канаты каурый-каурый, Хатлар язарга ярый. Яшь чагында уйнамасаң, Ул аннан нигә ярый. Кызлар. Каз канатын кызлар сата, Ир канатын кем сата? Барысы бергә. Җан теләген кире какма, Дошманнардан сынатма. Кызлар. Каз канаты йомшак, дибез. Ир канатын белмибез. Барысы бергә. Казлар симез булсын өчен, «Каз канаты»н җырлыйбыз. Егетләр. Каз канаты кат-кат була, Ир канаты ат була. Барысы бергә. Җаның сөйгән яр алдында Оҗмахтан артык була. УНБЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Исмәгыйль белән мәхдүм. Исмәгыйль. Әссәламегаләйкем, казлар, кызларыгыз симез булсын. Егетләр. Алай булсын. (Гомуми көлү.) I егет. Сыерның мөгезе, казның игезе, кызның симезе яхшы була ул. (Гомуми көлү.) Фатыйма. Сиңа, егет, ни кирәк? Исмәгыйль. Кара кашлы кыз кирәк. Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк? Исмәгыйль. Әнигә килен кирәк. I егет. Анаң юк ич синең. (Гомуми көлү.) Фатыйма. Сиңа, егет, ни кирәк? Исмәгыйль. Миңа нечкә бил кирәк. Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк? Исмәгыйль. Ансыз яна яшь йөрәк. Сәрвәр. Сиңа егет ни кирәк? Исмәгыйль. Каз мамык ястык кирәк. Сәрвәр. Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Фатыйма. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (Кыйныйлар, гомуми көлү.) Сәрвәр. Сиңа егет ни кирәк? Исмәгыйль. Ак каз канаты кирәк. Сәрвәр. Ни эшкә соң ул кирәк? Исмәгыйль. Очарга. Сәрвәр. Ни эшләргә? Исмәгыйль. Матур кызлар кочарга. (Сәрвәрне кочакламакчы була. Фатыйма арасына төшә.) Фатыйма. И-и, өтек карга. Буш кул салма кызларга! Акчаң кайда? Исмәгыйль. Акча сезгә кирәксә, менә ул тулы кесә. Кызлар. Канат сатам, канат сатам, канат сатам!.. Исмәгыйль. Кая ул, мин алам. (Сәрвәр каршысына баса.) I егет. Кара, кара, кая үрмәли!.. Сәрвәр. Акчаң җитәрме соң? Үзең чибәрме соң? Исмәгыйль. Акчам җитәр, үзем чибәр. (Кочакламакчы була.) Сәрвәр. Кагылма миңа, исәр!.. Кая ялың? Исмәгыйль (акча тешләп). Мә, ал! Сәрвәр. Нәрсә ул? Исмәгыйль. Ял. Сәрвәр. Ярый, кал. Исмәгыйль. Юк, элек ал!.. (Үбешәләр, гомуми көлешү, шау-шу.) (Җыр һәм оркестр.) Кызлар Каз канаты йомшак һәм ак. Егетләр. Каз канаты сөттән ак. Барысы бергә. Кыйгак, кыйгак, кыйгак, кыйгак! Без барыбыз бүген шат. I егет (читтә боегып торган Надирга). Мәхдүм, син ничек болай монда киләсе булдың? Ясин укыргамы әллә? (Гомуми көлү.) Надир. Юк, син наданны күрергә килдем. II егет. Тешли ул безнең мәхдүм. I егет. Мулла халкында теш тә булмаса, ул нигә ярый. Бөтен авылның казларын ашап бетерер өчен кирәк бит ул аларга. (Гомуми көлү.) Надир. Ә син, егет, телеңә салынма. Бездә дә ул бар, менә ул. (Үртәп телен чыгара.) (Гомуми көлү. Сәрвәр уңайсызланып аптырап тора.) I егет. Коръән укый-укый шулай үскәнме, әллә бәлеш ашапмы?.. (Көләләр.) Надир. Син, егет, минем белән сынашып карарга уйлыйсың, ахры. Әйдә, көчеңне сынап кара. (Җиләнен салып ташлап.) Сугышасың киләме? Көрәшәсеңме? Әйдә... Егетләр. Әйдә, әйдә, Гайфулла, курыкма! I егет. Кибәнең ишелүдән куркам, мәхдүм. Надир. Нәрсә, нинди кибән?! (Калтырана башлый.) I егет. Җилкәңдәге... (Гомуми көлү.) Надир. Их син, бозау... (Егетне кысып алып, астына салып, тезе белән баса. Бөтенесе аптырап калалар.) Син нигә минем бөкремнән көләсең?.. Ул сиңа уңайсызламый бит. Нигә көләсең?.. Икенче авыз ачасы булсаң, бугазыңны өзәрмен! (Җибәрә.) II егет. И-и, Гайфулла, сүздә генә икәнсең. Бәлеш корсактан, зәгыйфь кешедән җиңдереп маташасың!.. Надир. Син нәрсә дисең тагы? Нигә сез мине рәнҗетәсез? Нигә рәнҗетәсез?! II егет. Сез муллаларны рәнҗетерсең! Надир. Мин мулла түгел. Менә мин сезнең шикелле булыр өчен монда килдем. Минем сезнең шикелле үк буласым килә. Аңлыйсызмы, сезнең шикелле үк. II егет. Безнең шикелле булыр өчен бөкреңне юнасы бар әле. (Егетләр көләләр.) Надир. Көлмәгез миннән, көлмәгез. Юкса мин сезне... (Пәкесен чыгара. Кизәнә.) Егетләр. Ярамый, ярамый, мәхдүм!.. (Кызлар чинашалар.) Сәрвәр (барып кулыннан тотып). Мәхдүм, сансызланмагыз. Мәҗлеснең ямен җибәрмәгез. Егетләр, мәхдүм минем кунагым... Аны рәнҗетерлек бер генә сүз әйтсәгез дә, бәхил түгел. Надир. Рәхмәт, рәхмәт, Сәрвәр туташ. Мин куям. Мин куям... Рәхмәт, сез мине аңладыгыз... Егетләр, туташлар, сез мине үз арагыздан бүген кумагыз. Менә шунда почмакта гына утырырмын. Әйе, почмакта гына. Сез уйнагыз, көлегез, миңа карамагыз... Мин сезгә уңайсызламам. Сәрвәр туташ, менә шул почмакта гына утырырга рөхсәт итегез. Гайфулла, Шакирҗан, килегез, килешик. Миңа рәнҗемәгез. Минем ачуым чыкты. Сез әйтмәсәгез дә, бөкрелегемне дә, шәйтанга охшаган кыяфәтемне дә беләм бит. Менә, кызлар, сезгә бүләк. Менә бусага ялы... Миңа каз канаты кирәк түгел... Миңа аны сатучы булмавын белеп килдем. Уйнагыз, егетләр. Җырлагыз, биегез! Мин сезгә уңайсызламам. (Почмакка утыра.) Кызлар. Мәхдүм, бүләкне бик күп алгансың... Рәхмәт. Сәрвәр. Мәхдүм, сез инде безнең шаяруларны гаепләмәгез!.. Надир. Юк, юк, һич, уйнагыз, мине бөтенләй юк дип уйлагыз. Әйе, бөтенләй юк. Менә шулай. (Утыра.) I егет. Мәхдүм, без инде надан кеше, тупас телле булабыз. Мин бит болай уйнап кына, кызык өчен генә синнән көлдем. Рәнҗемә... Әйдә безнең белән бергә уйна... Егетләр, мәхдүм уйнасын бит? Барысы бергә. Уйнасын, уйнасын! Надир. Рәхмәт, рәхмәт... Йә, әйдәгез, егетләр, биеп, җырлап алыгыз әле. Безнең Исмәгыйль бик нык баса гына!.. Әйдә, Исмәгыйль!.. Барысы бергә. Әйдә чык, чык, Исмәгыйль!.. (Оркестр «Әтнә» көен уйный. Бию башлана, иң элек Исмәгыйль белән Сәрвәр бииләр. Башкалар да бии. Иң ахырдан мәхдүм бии.) I егет. Мәхдүм, әйдә бас әле, булмаса. Намаз укыган аяклар сыгылучан була ул. Барысы бергә. Әйдә, мәхдүм, әйдә бас!.. (Надир бии башлый. Ул биегәндә староста, писарь һәм пүнәтәй килеп керәләр. Кызлар йөзләрен яшерәләр. Аптырашып калалар. Сәрвәр Исмәгыйль янына килеп баса.) УНИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр, староста, писарь, пүнәтәй. Староста. Бу ни эш, мәхдүм?.. Килешми, килешми. Килешә торган эш түгел! Егетләр, туктагыз! Йомыш бар. Писарь, кәгазьгә карап кычкыра башла! Писарь. Гайфулла Шәмсетдинов... Староста. Гайфулла энем. I егет. Нәрсә? Староста. Бас шунда. Егетләр, исемнәрегез чыкканнар менә шунда килеп басыгыз! Писарь. Сирай Нәҗметдинов. III егет. Монда. Писарь. Гатаулла Фәсхетдинов. Староста. Монда юкмы? Егетләр. Юк. Писарь. Исхак Курамшин, Касыйм Галиев, Мифтах Алмаев, Исмәгыйль Әхмәдуллин, Мөбарәкша Салихов... Староста. Башкалар монда күренми. Егетләр, хәзер каравыл өенә әйдәгез. Иртәгә калага барабыз. Надир. Саттар агай! Староста. Син нишләп монда, мәхдүм? Килешми, килешми... Надир. Юк ла, болай гына. Нәрсәгә бу егетләрне калага алып барасыз? Староста. Чакырганнар. Надир. Приемга иртә бит әле. Староста. Патшадан үрәдниккә хәбәр килгән. Киләсе елга караласыларны хәзер үк наборга чакыралар, ди. Ярман патшасы безнең патшага каршы сугыш ачкан. Барысы бергә. Сугыш!!! (Катып калалар, Исмәгыйль Сәрвәргә ташлана.) Староста. Әйе, сугыш. Исмәгыйль. Менә ул сүнгән йолдызлар каян килеп чыкты... (Сәрвәр катып кала.) Староста. Йә, әйдәгез, егетләр! (Кызлар елашалар, егетләр чыгып китәләр.) Надир (шатланып). Сугыш, әһә, сугыш!.. Мин сугышка бармыйм, мин калам. Мин зәгыйфь, мин бөкре. Мин гурбун!.. (Сикерә, шатлана. Сәрвәр урынында катып кала. Урамда егетләр җырлап китәләр.) Урамда егетләр. Каз канаты мамыксыз, Ир канаты бәхетсез. Илдә ризык калган булса, Исәнлектә кайтырбыз!.. Сәрвәр (авыша-авыша тәрәзәгә барып). Исмәгыйль, Исмәгыйль! (Каты елый.) Пәрдә. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук өй. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Гөлнур һәм Сәрвәр тәрәзәдән карап елап торалар. Урамда егетләр җырлыйлар. «Каз канаты» көенә. Урамда егетләр. Без китәбез бу илдән, Аерылып нечкә билдән. Безнең хәлне сорашырсыз Кыйбладан искән җилдән. Сандугачлар чут-чут сайрый, Ярманнар кылыч кайрый. Сугышка киткән газиз баш Туган илләргә кайтмый. Гөлнур. И мескеннәр, суелырга барган хайваннар төсле тилмерәләр. Берни итәр хәл юк шул. Сәрвәр. Әби, әнә Исмәгыйль егетләрдән аерылды. Монда килә. Гөлнур. Килсен, бәбкәм, килсен. Икегез дә бәхетсез балалар икәнсез. Мин чыгыйм. Сөйләшеп калыгыз!.. Бәлки, артык күрешә дә алмассыз инде. Тәкъдир шулай, күрәсең, балакай, тәкъдир. (Чыга.) ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Исмәгыйль һәм Сәрвәр. Исмәгыйль (кереп, Сәрвәрне кочаклап). Киек казның ак канатын Кемнәр барып имгәткән. Чит илләрдә җан биргәндә Кем итәр икән ярдәм. Сәрвәр. Кыйгак-кыйгак кыр казлары Оча ерак илләрдән. Кыр казлары үткән саен Хәбәр көтәрмен синнән. Исмәгыйль. Сандугачлар чут-чут сайрый, Ярманнар кылыч кайрый. Сугышка киткән газиз баш Туган илләргә кайтмый. Сәрвәр. Саф-саф булып кыр казлары Үтәр язлар җиткәндә. Кемнәр сиңа ясин укыр Газиз җаның чыкканда... (Елый.) Исмәгыйль. Елама, җаным, елама, Сәрвәр, Елап уңгаймый эшләр. Мин ятимне син сагынсаң, Ешрак сәламең җибәр. Сәрвәр. Көзләр үтеп, язлар җитәр, Бакчада былбыл сайрар. Кылыч чапкан җәрәхәтнең Каннарын кемнәр юар. Исмәгыйль. Рушан йолдыз яктырамы Айның ундүрт төнендә. Сагынганда айга кара, Син булырсың күңелемдә. Сәрвәр. Зөһрә йолдызның нурларын Каплар туплар төтене. Синең өчен теләк теләп, Елармын көне-төне. (Кочагына ташлана.) Исмәгыйль. Хуш, бәхил бул, җан кисәгем, Инде соңгы теләгем: Үлгән хәбәрем ишетсәң, Атнакич укы хәтем... (Кочаклашып үбешәләр, елашалар.) Сәрвәр. Юк, юк, җаным, сине җибәрмим. Син кайтмассың. Син үләрсең, сине үтерерләр. Мин, мин синсез нишләрмен? Барма. Барма, кач, идән астына, ындырга, кибән астына кач! Исмәгыйль. Ярамый, ярамый, җаным. Без күрәсен барыбер башка күрмәс. Шулай язган, күрәсең. Әҗәл җитмәгән булса, бәлки, кайтырмын да. Сәрвәр. Юк, кайтмассың. Кайтмассың... Безнең генә бәхетсезлегебезгә каршы явыз ярман сугыш ачкан икән. Аптырадым. Башым катты, йөрәкләрем кысыла. Фәрхи әби дә килми бит, ичмасам. Исмәгыйль. Фәрхи әби ни эшкә?.. Сәрвәр. Дару китермәкче иде. Бәлки, шифасы булып каладан кире кайтыр идең. Исмәгыйль. Кая инде безгә дарулану... Аны алырга акча кирәк бит. Сәрвәр. Анысыннан эш тормас иде әле. Бөтен күлмәкләремне, сөлгеләремне — барысын бирер идем. Тик китерсен генә иде. Исмәгыйль. Кирәк түгел, Сәрвәр. Гомер буена җыйган күлмәк, сөлгеләреңнең рәхәтен үзең күр. Минем инде тәкъдир шулай, күрәсең. Сәрвәр. Син булмагач, миңа алар кәфенлеккәме?.. Син булмагач, миңа ак көн булыр дип уйлыйсыңмы? Баш сау булса, күлмәге дә, сөлгесе дә табылыр әле. Китерсен генә иде... (Урамда егетләр җырлый.) Исмәгыйль. Ярый, җаным, хәзергә хуш. Егетләр янына чыкмыйча ярамый. Сәрвәр. Бәхилләшергә иртәрәк кил. Фәрхи әби даруын юнәтә алмасмы. Әйдә, мин дә чыгам. Фәрхи әбине күрергә кирәк. (Чыгалар, артта егетләр җырлый.) Егетләр. Без китәбез бу илдән, Аерылып нечкә билдән. Безнең хәлне сорашырсыз Кыйбладан искән җилдән. Сандугачлар чут-чут сайрый, Ярманнар кылыч кайрый. Сугышка киткән газиз баш Туган илләргә кайтмый. (Бөтен җыр ике мәртәбә җырлана. Гөлнур кереп елап тора. Яңадан чыгып китә.) ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сәрвәр һәм Фәрхи әби. Сәрвәр. Фәрхи әби, анам бул. Үтенечемне кире какма. Ни сорасаң, шуны бирәм. Даруыңны бир. Бәлки, шифасы булыр. Фәрхи. Юк, балакай, булмый... Аны алданрак әйтү кирәк иде. Ышандырган кешеләремә дә җитми. Ул кое суы түгел бит. (Чыга башлый.) Сәрвәр. Фәрхи әби, җаным. Аяк астыңда туфрак булыйм. Дарула Исмәгыйльне, газиз башы әрәм булмасын. Гомергә онытмас идек. Фәрхи. Чү, балакай, Сәрвәр, мине юлымнан туктатма. Елда бер килә торган урак өсте бит бу, дарулап садакаларын аласы кешеләрем анда тилмереп мине көтәләр. Җибәр, балакай, урак өсте бер килә ул. Сәрвәр. Фәрхи әби, йөрәк маем, аяк астыңда туфрак булыйм. Дарула Исмәгыйльне! Фәрхи. Менә, кызым, картларны тыңларга кирәк. Мәхдүмгә чыккан булсаң, җаның тыныч, күңелең шат булыр иде. Ярман безнең авылга килгәндә дә, аны сугышка алмаячаклар. Хәзерге заманда шундый ир үзе бәхет. Үзе хәзинә. Сәрвәр. Үткәннәрне оныт, Фәрхи әби... Мин Исмәгыйльдән башка барыбер тора алмас идем. Үткәннәрне онытып, бүген изгелегеңнән калдырма безне. Фәрхи. Кара әле, Сәрвәр, бирсәм бирермен дә — бик кыйммәт бит. Синнән файда итүем түгел. Сәрвәр. Күпме теләсәң, шулкадәр ал. Шифасы гына булсын. Фәрхи. Шифасы була инде... Үткән елны дүрт авылдан унбиш егетне калдырдым. Менә хәзер дә унлап егет көтеп тора... Кеше ризыгына кереп булса да бирәм. Бәясе кырык пот арыш булыр. Сәрвәр. Безнең арышыбыз юк. Менә туйга дигән күлмәкләрем. (Сандыкны ачып.) Мә, ал, менә сөлгеләрем, теләгәнчә ал!.. Шифасы гына булсын. (Фәрхи, күлмәкләр, сөлгеләрне сайлап алып ашъяулыгына төрә.) Фәрхи. Ярый инде. Сүзеңне кире какмыйм. Ике күлмәк, унбиш баш сөлге. Бер ашъяулык алдым. Сәрвәр. Ал, ал, теләсәң, тагын ал. Фәрхи. Ярый, тагын алыйм берәр сөлге, алайса, күбрәк бирермен. (Сөлгеләр ала.) Тәрәзә фәрдәңне төшер... (Кесәсеннән бер шешә чыгарып.) Үземнең даруларга вакытым юк. Унлап егет анда көтеп тора. Үзеңә генә өйрәтеп калдырам. Исмәгыйльне менә шунда ян белән яткыр. Уң колагы аста булсын. Каз канаты белән сул колагын арчып ал, шуннан соң менә шушы даруны колагына сал да менә монысын аның остенә сал... Башын селекмичә торсын. Башта авыртыр, чыдасын... Шуннан соң колагы тишелеп ага башлар. Яисә авызы, күзе кыйшаеп калыр... Бисмилла әйтеп эшлә. Төшендеңме? Кешегә әйтәсе булма! Сәрвәр. Алла сакласын. Әйтәмме соң... Фәрхи. Әгәр кеше белсә, сиңа да, миңа да, Исмәгыйльгә дә Себер булачак. Ишетсен колагың... Йә, кыямәт көнне дуңгыз булып кубыйм, кешегә әйтмәм, диген!.. Сәрвәр. Валлаһи, Таллаһи, кешегә әйтмәм. Фәрхи. Кая, шифасы булсын, утыр, дога кылыйк... Аллаһы әкбәр. Бу — даруның садакасы гына; шифасы булып, Исмәгыйль кире кайтса, тагын түләрсез. Сәрвәр. Анысыннан эш калмас. Бик рәхмәт инде, Фәрхи әби. Даруларга үзеңнең вакытың юкмыни? Фәрхи. Әйтәм лә бит. Урак өсте... Сау бул... Шифасы булсын! (Чыга.) ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сәрвәр, Гөлнур. Гөлнур. Нәрсә, бәбкәм? Сәрвәр. Әби, кеше-фәлән килсә, кертмә, яме! Исмәгыйльнең колагына дару салабыз. Гөлнур. Даруын кайдан алдыгыз? Сәрвәр. И теге... Әйтмәскә ант иттем, әбкәм бәгырем. Гөлнур. Ярый, ярый, антыңны бозма. Илаһи, шифасы гына булсын инде. (Сәрвәр даруны сандыкка сала.) Бәбкәм, туйга дигән күлмәкләрең кая?! Сәрвәр. Бирдем, даруга бирдем, әбкәм җаным. Гөлнур. Ярый, ярый. Баш сау булса, мал табылыр... Шифасы гына булсын инде. Сәрвәр. Әби, мин хәзер Исмәгыйльне алып киләм. Кем генә килсә дә, син өйгә кертмә инде. Гөлнур. Ярый, балакай. Кертмәм. (Сәрвәр чыга. Урамда егетләр җырлый.) Егетләр. Каз канаты каурый-кайрый, Сәлам язарга ярый. Газиз башларны кисәргә Германнар кылыч кайрый. Каз канатын кызлар сата, Ир канатын кем сата? Ир канатын патша сата, Туган илне елата. БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Гөлнур һәм Надир мәхдүм. Надир. Исәнме, Гөлнур әби? Гөлнур (каушап). Мәхдүм, синмени?.. Надир. Исмәгыйль кая?.. Әллә Сәрвәр туташ та өйдә юкмы? Гөлнур. Юк, өйдә... И, юк ла, өйдә юк иде шул... Надир. Тиз кайтырмы соң? Гөлнур. Юк, тиз кайтмас. Бүген бөтенләй кайтмас. Надир. Кая алай китәсе булды? Гөлнур. И-и... Теге нигә... Ничек әле... аты коргыры... Теге ни бар бит әле... Надир. Инешкә суга төштеме әллә? Гөлнур. Әйе, әйе, инешкә төште. (Тәрәзәгә карана.) Кем, мәхдүм, хәзрәткә садакам бар иде... Үзем бара алмадым, тиз генә шуны хәзрәткә илтеп тапшырсана. (Акча бирә.) Нәзер садакам иде... Кояш баеганчы бирәсе иде. Менә монысы үзеңә булсын, дога кыл. Бу кара тавык йомыркасы. (Йомырка бирә.) Надир (йомырканы алып өстәлгә куя). Әби, Исмәгыйль кайтса, безгә кереп чыксын әле. Әти әйтә, йомышым бар иде, ди. Гөлнур. Ярый, ярый, барыр. Кайткач та әйтермен. Надир. Ул кайтырмы соң? Гөлнур. Сәрвәр белән хәзер кайтырга тиеш... Ә, юк, үзе генә кайтам, диде. Ә-ә, хәзер, әби, кайтам, диде. Надир. Кайтса, безгә килсен! (Чыга.) Гөлнур. Ярабби, җилкәмнән тау төшкән төсле булды... Исмәгыйльгә дип хәзерләгән садакамны алып китте бит. (Тәрәзәгә карый.) Әнә үзләре дә килә. Яхшы әле, озаттым үзен. Кеше кертмәскә кирәк. (Чыга.) АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Исмәгыйль, Сәрвәр. Сәрвәр. Әйдә, әйдә, ишекне яп! (Сандыктан даруларны чыгарып.) Менә шуны хәзер колагыңа салырга кирәк. Менә күр дә тор, каладан кире кайтарырлар үзеңне. Исмәгыйль. Соң, бу үтермәсме? Сәрвәр. Юк, үтерми... Шуны колакка салып, бик күп кеше калган. Исмәгыйль. Каян алдың? Сәрвәр. Соңыннан, соңыннан әйтермен. Вакыт уздырырга ярамый. Әйдә, менә шунда ят. (Тәрәзә пәрдәсен кора.) Йә, әйдә инде, җаным!.. Исмәгыйль. Әллә нишләп күңелем бер дә тартмый бит. Сәрвәр. Соң, шулай итеп, мине гомергә елатырга уйлыйсыңмы? Мин бит синнән башка бер көн дә тора алмам... Бер киткәч, син анда, мин монда гүр иясе булырбыз... Чарасын күрергә кирәк. Әнә халык шулай колак бозып кала бит. Исмәгыйль. Кем салыр аны? (Даруны карый.) Сәрвәр. Үзем, үзем, бәгырем. Ни эшләргә икәнен беләм. Менә алдан каз канаты белән колагыңны арчырга кирәк. Шуннан соң менә монысын колагыңа салып, аның өстенә монысын салырга... Бераз авыртуы булыр инде булуын. Анысына чыдарсың инде, җаным. Исмәгыйль. Ярый, тапшырдык... Алай-болай була калса, бәхил бул. Сәрвәр. Бернәрсә дә булмас. Бөтен ил эшли бит. Исмәгыйль. Булса да, үкенеч юк. Анда барып та барыбер. (Ята.) Әйдә, үзеңә тапшырдык. Сәрвәр (канат белән колагын арчып). Шифасы гына булсын инде. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. (Дару сала.) Селкенмә, селкенмә, тик ят!.. Исмәгыйль. Аһ, аһ!.. Үтерә, яндыра!.. Сәрвәр. Чыда, чыда, бәгырем, икенчесен салам. (Сала.) Исмәгыйль. Аһ, аһ! Үтерә, яндыра!.. (Сөлек төсле иелә, сыгыла.) Сәрвәр. Бәгырем, чыда, чыда, бәгырем!.. (Үзе кызганып калтыранып елый.) Исмәгыйль. Аһ, үтерә, күз алларым караңгылана! Аһ, аһ, аһ!.. (Сәке буйлап тәгәри.) Сәрвәр (елап). Чыда, бәгырем, чыда!.. Исмәгыйль (сикереп торып). Юк, юк! Чыдар хәлем юк! Үләм! Үләм, үләм!.. Хуш, Сәрвәр, хуш, бәхил бул! Үләм... (Идән буйлап тәгәри.) Аһ... Аһ!.. Бәхил бул!.. Бәхил бул!.. Безгә кавышу насыйп... булмаган икән... (Сәкегә ята.) Аһ!.. Аһ!.. Үләм! Яндыра!.. Яндыра!.. Сәрвәр, Сәрвәр, кил, кил... Бәхил бул... Бәхил бул... Үләм... Үләм... (Зәгыйфьләнә. Сәрвәр аның күкрәгенә ятып елый. Исмәгыйль ыңгыраша.) Аһ, аһ!.. Яңдыра... Уф... Уф!.. (Бәрелә, сугыла, кычкыра, ыңгыраша. Йөзләрен, күзләрен, авызларын җыера.) Сәрвәр (кинәт елавыннан туктап, Исмәгыйльне капшап). Аһ!.. Аһ!.. Үлде... Исмәгыйль... Исмәгыйль! Бәгырем! Бер генә... Бер генә сүз эндәш!.. Аһ!.. Үлде... Мин үтердем... Мин, мин... (Шул вакыт Надир тәрәзәдән карый.) АҺ!.. АҺ!.. Мин җанымнан артык күргән сөйгән ярымны үз кулым белән үтердем!.. Үз кулым белән... Мин үтердем. Мин үтердем!.. Ярдәм, ярдәм итегез. (Ишеккә таба йөгерә.) ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Надир, Сәрвәр һәм Исмәгыйль. Надир (ишеккә каршы торып, Сәрвәрне кулларыннан тотып). Син үз-үзеңне харап итәсең!.. Сәрвәр. Җибәр, җибәр!.. Мин үтердем, мин!.. Сөйгән ярымны үтердем. (Исмәгыйльгә ташлана.) Исмәгыйль, Исмәгыйль!.. Юк, юк... Син үлмәгән!.. Син тере... Исмәгыйль!.. Эндәш!.. Юк, юк, ул үлгән!.. (Бик каты елап, һушын җуя язып сулкылдый, ыңгыраша башлый. Шул вакыт урамда егетләр җырлаган тавыш ишетелә. Надир баскан урынында катып Сәрвәргә карап тора.) Егетләр. Каз канаты каурый каләм, Кем генә язар сәлам? Миннән калганнар сау булсын, Мин инде илгә кайтмам! Пәрдә. ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук өй. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Гөлнур һәм Фәрхи. Гөлнур (елап утыра). Суфидан тәлинкәләр дә яздырдым, курку да койдырдым. Ишан хәзрәттән дә өшкерттем. Шифасы булмады, һаман шул бер килеш. Бигрәк тә яратышкан булганнар икән. Ике чын сөйгән кавыша алмый, диләр иде. Чындыр, ахрысы. (Елый.) Фәрхи. Кара әле, тәрьяк ашатырга кирәк. Бик файдалы нәрсә. Яисә крипки вудки дигән нәрсәне суга салып эчерергә кирәк. Крипки вудки исеннән җеннәр кача, ди. Аннан соң идән астына ябып ашатмыйча, эчертмичә җиде көн, җиде төн тотарга кирәк. Җен зәхмәте уразадан курка, ди. Гөлнур. Башым катты инде... Ашау-эчүенең дә бер дә рәте юк. Фәрхи. Ашатмаска кирәк. Барыбер, ашаса да, җен корсагына китә бит. Кызу мунча ташына бастырып чаптырмадыгызмы?.. Гөлнур. Аның инде күргән газаплары да җитәрлек. Фәрхи. Җенен качырырга кирәк. Кыйнаганыгыз бармы соң? Гөлнур. Син ни сөйлисең? Кыйнарга ничек кул күтәрелсен?! Фәрхи. Соң бит җеннәрен качырырга кирәк ләбаса, ахыры. ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Җиһанша. Фәрхи. Җиһанша, мин әйтәм җеннәрен качырырга кирәк, дим, кыйнарга кирәк, дим. Җиһанша. Суярга кирәкмиме тагын? Ичмасам, син йөрмә шунда өстерәлеп. Сихереңдер әле бу да. Йөрмә, дим, монда, йөрмә, дим! Чынлап әйтәм сиңа, йөрмә, дим. Фәрхи. Тукта әле, Җиһанша, сиңа ни булды? Әллә син дә... Җиһанша. Әй, куй әле, мин синең белән талашырга килмәдем. Балдыз, урак өсте җитә бит, шуңарчы кодача терелмәсә, ни кылырбыз, дим? Арышыңны кем урыр? Кешедән урдырсаң, ун поттан ким алмаслар. Сөргән, чәчкән өчен миңа да бирәсең булыр. Минем өйдә дә артык кул юк. Ни эшләрбез икән, дим. Ай, уңган кыз балага күз тия шул. Уракка аңарга каршы чыгучы тирә-якта юк иде бит. Күз тия шул, күз тия. Уңган кулга күз тия, ди шул. Гөлнур. Әйтмә инде, җизни, әйтмә инде. Улларыңнан хат-хәбәр юкмы? Җиһанша. Юк, балдыз, юк, юк шул. Сезнең имананы Мөхәммәтҗаным сөреп, чәчеп калдырган иде бит. Ә хәзер кая... Көлтәсен кертү насыйп булмаслыгы тәкъдиренә язылган, күрәсең, бер эш тә эшләп булмый шул... (Пауза.) Балдыз, каты сабаныңны бу юлы мин сөрә алмыйм бит, бөтен йортка бала-чага арасында бер башым калдым. Үземнекен ничек башкарырмын икән дип аптырап торам, һаман шул бер сүз инде. Уҗым чәчүеңне кемнән генә эшләтерсең икән, дим? Кеше тапмадыңмы әле? Гөлнур. Чулак Шәрәфи уртактан сөреп уҗымны чәчәргә булды булуын да, Сәрвәр терелми бит. Җиһанша. Орлык та уртакмы? Гөлнур. Орлык та уртак. Тик Сәрвәр ике имана арышын бу елдан ук урырга тиеш. Киләсе елга да урырга... Сәрвәр авырый. Ни эшләргә дә белмим. Аптырадым инде, җизни. Мием череде. Сәрвәр бәбкәм эшкә ярамагач, Шәрәфи дә чәчмәсә, капчык тагып илгә чыгарга гына кала. (Елый.) Фәрхи. Гөлнур, бер дә кайгырма. Сәрвәрнең җеннәре Чулак Шәрәфи кырын гына түгел, ярты авыл кырын урып ташларлар әле, җеннәр бит алар... Җиһанша. Куй әле син, үгез сабан сөргәндә, бака бугаз киерә, ди Мөхәммәтҗан карт. Син дә шул... (Читтән берәү сәлам бирә.) Ә, вәгаләйкемәссәлам, Ибраһим! Кайдан кайтыш? Ярый, балдыз, хәзергә сау бул, барып чык. Каты сабан җитте, уйлашырга кирәк. Барып чык әле. (Китә башлый.) Гаепләмә инде, минем кулдан килми шул. Үз хәлем хәл. Әллә кемнәр файдасы өчен генә балалар сугыш кырларында газап чигәләр... Кемгә кирәк соң бу сугыш, кемгә кирәк?.. Ярый, хуш, балдыз. (Китә.) Гөлнур. Ярый, Алла боерса, барырмын, үзең дә, җизни, ташлама инде. Алла каргаган сәгатьләр безгә дә җитте, күрәсең. Фәрхи. Алла шул, Алла. Бик дөрес әйтәсең, Гөлнур. Алла ташламаса, бүре ашамас, дигәннәр. Аллага сыгынырга кирәк, Аллага. Әле шуны әйтәм, Гөлнур, җеннәр алар, бер ияләнсәләр... ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Фатыйма. Фатыйма. Саумы, Гөлнур әби? Гөлнур. Әйдә, Фатыйма, әйдә, бәбкәм... Фатыйма. Сәрвәр кая?! Гөлнур. Бәбкәләремне ашатырга чыккан идем. Шул арада әллә кая чыгып киткән. Коега-фәләнгә төшеп үлмәсә ярар иде. Фатыйма. Нигә яхшылап сакламыйсыз? Хәле яхшырак түгелме? Гөлнур. Һаман шул беркөе. Фәрхи. Кара, кем, Гөлнур, ат селәгәе эчерергә кирәк. Ат исеннән җен кача, ди. Фатыйма. Тагы ни калмаган, берсенең башына җиттең инде, монысын да үтермәкче буласыңмы? Убырлы карчык! Фәрхи. Ай-һай, кызый, бик иртә сиңа тел чыккан. Кемне мин үтердем? Йә, әйт, кемне?.. Старшинага әйтеп арка тиреләреңне тунатырмын. Фатыйма. Күп сөйләшмә, ичмасам, шәйтан карчык! Никадәр егетләрнең газиз башларын ашадың. Комсыз аждаһа. Фәрхи. Кемнең башын ашадым, ә? Кемне мин үтердем? Әллә синең сөйгән уйнашчыңнымы? Фатыйма. Минһаҗ Гайфулласын кем үтерде? Сәләхине кем үтерде? Исмәгыйльне кем үтерде? Фәрхи. Әҗәлләре җитеп үлделәр. Белмәсәң, хәзрәттән барып сора. Фатыйма. Барыгыз да сез бер чыбык белән сөрелгән. Фәрхи. Хәзрәткә дә тел тидерә торган булгач, сөйләшеп тә торасы юк инде... Марҗа булуың җиткән икән. Әллә күрше авыл мөгаллимәсеннән шундый һөнәрләр өйрәндеңме? И-и, яхшыдан яман туган нәрсә. Юньсез! Картларның фатихасын алу урынына рәнҗетеп ята. Фатыйма. Фатиха дигән була тагы... Писарьлар белән аракы эчеп йөргән шәйтан карчыкларының фатихасы җитә торган булса, иртәгә үк кыямәт булыр иде. Фәрхи. Кыямәт тә, ахырзаман да булыр... Әллә бу сугышларны тикмәгә дип торасыңмы?.. Барысы да менә сезнең шикелле урам этләренең гөнаһ шомлыгы!.. Фатыйма. Тукта, убырлы карчык!.. Юкса мин сине иңсәләп моннан чыгарырмын. Гөлнур. Фатыйма бәбкәм, алай ярамый. Фәрхи. Үз өеңә барсам, куарсың, кеше өендә кабарынма! ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Надир. Надир. Сәрвәр йоклыймы әллә? Гөлнур. Юк, мәхдүм, качып чыгып киткән. Фәрхи. Мәхдүм, Сәрвәргә тәрьяк ашатырга кирәк. Тәрьяк исеннән җеннәр кача, ди. Надир. Чык моннан, шәйтан карчык!.. Инде Сәрвәр башын ашарга йөрисеңме? Чык, дим, юкса... (Өстенә бара.) Фәрхи. Чү, чү, мәхдүм. Әллә син дә җенләндеңме?.. Бу ни бу, боларның барысына да җен шаукымы кагылган. Тәүбә... тәүбә... Суфидан тәлинкә яздырып эч!.. Надир. Чык, дим!.. Мәлгунь! (Җилкәсеннән тотып чыгарып җибәрә.) Фәрхи (чыгып барганда). Тәүбә, тәүбә, чынлап та саташкан, ахры. Җибәр, җибәр, дим, гурбун шәйтан! Җибәр, бөкре шәйтан! Надир. Ә шулаймы? Гурбун шәйтанмы?.. Менә сиңа, дәллял карчык! Менә сиңа!.. (Җиргә егып буа башлый, Фәрхи гырылдый.) Фатыйма. Чү, мәхдүм, нишлисең? Гөлнур. Үтерәсең бит. (Аералар.) Фатыйма. Тынычланыгыз, мәхдүм... Шакшыга тисәң, исе чыга, ди. Фәрхи. Менә кешегә ит яхшылык. Менә бөкре шәйтанга Сәрвәрне димләп... (Надир, җилкәсеннән тотып, ишектән этеп чыгара.) Каравыл, каравыл! Үтерәләр, үтерәләр! (Ава.) Гөлнур. Мәхдүм, ярамый, ярамый, бәбкәм!.. Фатыйма. Утырыгыз, тынычланыгыз... (Утырта.) Ул убырлы карчыкның сүзләренә карамагыз. Явыз карчык ул. Фәрхи (тәрәзәдән). Яхшылыкка каршы син шулай җавап кайтарасыңмы? Гурбун шәйтан! Мин, юләр карчык, шул шәйтан кыяфәтле, җен алмаштырган нәрсәгә яучы булып йөрдем. Гурбун тәре. Мин сиңа кайтарырмын әле. Мин сиңа күрсәтермен әле!.. (Тәрәзә яңагын кыйный.) Шул кыяфәтең белән өйләнергә йөрисең тагын! Гурбун эт! Фатыйма. Убырлы карчык, яхшылыкта китәсеңме? Фәрхи. Кара әле!.. Аны яклаган була тагы... Бар, үзенә кияүгә чык. Гурбунын сыйпап тик торырсың, һи-һи-һи. Маймыл авызы төсле авызыннан үбәрсең!.. Һи-һи-һи. Фатыйма. Кит, дим, убырлы карчык!.. Фәрхи. Җикеренмә миңа, себерке!.. Инде шул гурбунга калдыңмы? Надир (Фәрхи сөйләгәндә көчкә-көчкә генә чыдап, калтыранып тора. Соңыннан пәкесен чыгарып). Мин сине этне бугазлаган кебек бугазламасам... (Тәрәзәгә ташлана. Фатыйма, Гөлнур аны тоталар.) Җибәрегез, җибәрегез, мин аны!.. Фәрхи. Каравыл! (Урамда.) Каравыл, суялар, суялар, суялар, каравыл!.. Фатыйма (мәхдумне утыртып.) Тынычланыгыз, тынычланыгыз! Гөлнур әби, салкын су китер!.. (Гөлнур чыга.) Шул хәшәрәтнең сүзләренә карамагыз. Котырган ул!.. Гөлнур (керә). Менә, мәхдүм, су эч! Бисмилләһ ир-рахмән ир-рахим... Надир (су эчә). Рәхмәт, Гөлнур әби. (Бүлмә буйлап йөри.) Әби, Сәрвәрнең хәле һаман беркөе дисеңме? Гөлнур. Һаман шулай... Алга бармый. Үләр инде, ахры, мескенем. Бигрәк бәхетсез бала икән. Ата-ана мәхәббәтен күрә алмый үсте. Сөйгәненнән дә вакытсыз аерылды. Тәкъдире кара булган, күрәсең, бәбкәмнең... (Елый.) Надир. Елама, әби... Менә мин дә еламыйм әле... Минем кадәре аны сөюче, минем кадәре аны ихтирам итүче дөньяда түгел, җәһәннәмдә дә булмас. Шулай да еламыйм, хәер, минем гомеремдә дә елаганым юк... Нигә еларга... Барыбер мине аяучы булмас, мине Алла үзе дә аямаган бит. Гөлнур. Тәүбә, диген, бәбкәм. Тәүбә, диген, Аллага тел озайтма!.. Надир. Аңарга тел озайтмаскамы?.. Мин, әгәр дә минем кулымнан килсә... мин аны... Юк шул, юк. Көч юк... Гөлнур. Бәбкәм, әллә син дә... Надир. Юк, әби, минем шашканым юк әле... Менә безне яраткан, мине яраткан Алла шашканга охшый. Гөлнур. Чү, бәбкәм, тәүбә, диген. Лә илаһе иллаллаһ мөхәммәде расүлуллаһ, ләхәүлә, ләхәүлә... Надир. Укыма, әби... Әгәр дә ул юньле булса, менә минем шикелле, әнә теге агулаучы, ил өстенә әҗәл чәчеп йөрүче карчыкларны яратмаган булыр иде. Гөлнур. Ләхәүлә, ләхәүлә... Моңар да җиткән икән... Ярабби, үзең мәрхәмәтеңнән ташлама... Ләхәүлә, ләхәүлә... Мәхдүм, бисмилла, диген!.. Надир. Минем каршымда хәзер әнә теге дәҗҗал карчык белән сине яраткан Алла арасында аерма юк. Икесе дә җинаятьчеләр алар. Йә, нигә мине шул кыяфәттә дөньяга яраткан? Эткә биргән матурлыкны да бит миннән кызганган. Әллә мине яраткан вакытта исерек булганмы ул? Мине яратса, дөнья җимерелер идемени? Гөлнур (Коръән күтәреп). Бәбкәм, Коръән тот, качарлар. Надир. Кемнәр, кемнәр? Гөлнур. Җеннәрең, бәбкәм, җеннәрең. Бисмилла, диген. Надир. Ярый, әби, мин артык сүгенмәм инде. Барыбер файдасы юк. Шулай бит, Фатыйма туташ. Син дә Сәрвәрнең хәлен белергә килдеңме? Фатыйма. Бик кызганыч, бичара. (Гөлнур, сәкегә намазлык җәеп, тәсбих тартып утыра.) Надир. Кызганыч шул... Ә мин көннәр буе янында утырам... Менә шул шашкан Сәрвәр янында рәхәт табам. Ул минем белән сөйләшә. Җырлый, мин дә аңар кушылып җырлыйм. Читтән караган кеше мине дә, шөһбәсез, шашкан дип уйлар, ләкин мин гомеремдә дә шаша алмам, мин рәхәтләнеп шашар идем, ләкин булдыра алмыйм, булдыра алмыйм, булмый. Шашар өчен Сәрвәр төсле җаннар, Сәрвәр төсле кеше кыяфәтендәге фәрештәләр булырга кирәк. Ә мин гурбун шәйтан, шулай бит, гурбун шәйтан, эт бит, һи-һи-һи. Фатыйма. Нигә алай уйлыйсыз? Надир. Ничек уйлыйм соң? Алайса, бөкре пәри, мунча пәрие, һи-һи-һи... Дөньяда нинди ямьсез нәрсә булса, шул ямьсезләрнең барысыннан да артыграк мин ямьсез. Шулай бит? Сәрвәр туташ алай дими иде: ул, мине кызганып, минем ачуымны китерә иде. Шулай да күземә туры карый ала иде. Башкалар минем күземә туры карарга җирәнәләр... Һи-һи-һи... Кызык бит, ә? Кешеләр синнән җирәнсен, имеш... Алланың рәхмәте нинди зур, ә?.. Һи-һи-һи... Кешеләрне берсен болай ярата, икенчесен тегеләй. Берсен матур итеп, икенчесен чирканыч итеп ярата. Балалар кузна уйнаган шикелле, безнең белән уйный, һи-һи-һи... Бәлки, чынлап та, аның гаебе юктыр, бәлки, ул мине бөтенләй белми дә торгандыр... Бәлки, гаеп бөтенләй башкададыр... Мине шул кыяфәттә кем тудырган булса, шул җәһәннәмнең төбенә йөзтүбән китсен. Фатыйма. Һәрнәрсәнең хикмәте була, диләр, мәхдүм. Надир. Хикмәт, һи-һи-һи... (Пауза.) Ә безнең Сәрвәр юк. Суга-фәләнгә төшмәсен. Фатыйма. Бер бүген генә чыгып йөрүе түгел бит. Надир («Уел» көенә җырлый). Нигә генә мине ялгыз итеп Дөньясына китергән бу Ходай? Нигә мине, Ходай, читкә кагып, Үксез, боек иттең син болай? Ник яраткан Ходай дөньясына Ярсыз, дуссыз сынгандай ят күңел? Икеләй генә тилгән, һай, бер былбыл, Нигә үлгән тилгәнләй мин түгел? Сәрвәр белән без Исмәгыйльнең каберенә барабыз. Ул җырлый, мин Коръән укыйм. Мин һәрвакыт аның каберендә Коръән укыйм. Ул миңа хәзер якын туган төсле. Үткән җомганы урманга җиләк җыярга бардык. Шунда агач төбендә утырганда, Сәрвәр сүнгән йолдызлар хакында сөйләде. Бик һәйбәт җырлады. Ә беләсезме нәрсә, Сәрвәр хәзерге хәлендә миңа акыллы чагыннан да сөйкемлерәк. Ул минем белән сөйләшә. Минем күзләремә туры карый. Кулларымнан тота. Миннән чирканмый, ә бит терелсә, икенче төрле булуы мөмкин. Әйе, ул миңа хәзер элеккедән дә сөйкемлерәк... Гөлнур әби, кара аны, Сәрвәрне сакла. Дәвалыйбыз дип, агу эчереп үтерсәгез, менә валлаһи дип әйтәм! (Пәкесен чыгара.) Ярты авылны суеп чыгармын. Мин чыдасы кадәр чыдадым инде... Хәзер Сәрвәр минеке... Аны миннән бер кеше дә аерып ала алмас. Их, Фатыйма, әгәр сез минем йөрәгемне ярып карасагыз, һушыгыздан таяр идегез. Җәһәннәм анда, чын җәһәннәм. Әгәр дә Алла эләксә, үзе дә янар иде анда, ихлас, янар иде, һи-һи-һи... Фатыйма. Һаман Аллага тел озайтасыз, алай ярамый. Надир. Ярамый шул, тәүбә, тәүбә... Әйттем исә кайттым. Чынлап та, аңар тел тидерергә ярамый. Гөлнур әби, шулай бит, Аллага тел тидерергә ярамый бит? Гөнаһ була, һи-һи-һи!.. Гөлнур. Менә әллә кайчан шулай кирәк иде. Көфер сүзләр сөйләргә ярамый. Надир. Дөрес, ярамый. Хәер, Алла мондый пүчтәкләрне генә кичерер, ярлыкый бит ул! (Пауза.) Фатыйма туташ, мәдрәсәдә минем бер шәригем бар иде. Шул кеше Алланы сүгә иде, Алла юк, ди, торган иде. Соңыннан шул кеше ишан булды. Меңнән артык мөриде булды... Менә дөньяда нинди кешеләр бар. Ә мине Фәрхи карчык гурбун эт ди. Шәп бит! Һи-һи-һи... Фатыйма. Без надан кеше, бернәрсә дә белмибез. Надир. Шулай шул. Шуңар күрә сез бәхетле дә, ә мин менә надан да түгел, галим дә түгел. Кеше дә түгел, шәйтан да түгел... Урталыкта адашып калган. Аллага кызык кеше кирәк булган да мине яраткан, һи-һи-һи... Фатыйма. Сез тагын тотындыгыз. Надир. Әнә анда әби тәсбих тарта. Алтмыш елдан бирле ул аны тарта, һаман туксан тугыз. Артмый да, кимеми дә — һаман беркөе, минем гурбуным төсле, һи-һи-һи... Ә Сәрвәр туташны эзләргә кирәк. Коега батып куюы да бар бит... Ул чагында дөньяда торырлык калмый... Иң соңгы өмет тә югала. Дөньяда өметсез торып булмый. Барып эзләргә кирәк. (Тора.) Әби, күптән чыгып киттеме? Гөлнур. Өйләдән соң чыгып китте. Надир. Сез бармыйсызмы, Фатыйма туташ? Фатыйма. Юк, мин монда көтәрмен, кайтыр әле. Надир. Минем белән урамнан үтәргә хурланам диегез, һи-һи-һи... Зарар юк. Ә Сәрвәр хурланмый... (Еракта «Каз канаты» көенә Сәрвәрнең җырлаган тавышы ишетелә.) Чү, чү... бу аның тавышы... Ул кайта. (Тәрәзәгә барып.) Әйе, әйе, ул шул. Сез аны борчымагыз, үз иркенә куегыз!.. Сәрвәр (Пәрдә артыннан шул җырларны җырлый). Сандугачлар чут-чут сайрый, Ярманнар кылыч кайрый. Сугышка киткән газиз баш Туган илләргә кайтмый. (Каз канатлары, чәчәкләр, үләннәр, башаклы саламнар кочаклап Сәрвәр керә. Күлмәге сәләмә, чәчләре тузган, яланаяк, чәчләренә үләннәр ябышкан, җырлый.) Каз канаты йомшак һәм ак, Кыз канаты сөттәй ак. Кыйгак, кыйгак, кыйгак, кыйгак, Без барыбыз бүген шат. Рушан йолдыз ялтырамый Айның ундүрт төнендә. Сагынганда айга кара, Син булырсың күңелемдә. (Канатларын идән буйлап тарата. Шуларны рәтләп тезеп, каранып, аларга карап җырлый.) Саф-саф булып кыр казлары Үтәр язлар җиткәндә, Кемнәр сиңа ясин укыр Газиз җаның чыкканда. (Канатны кочаклап.) Елама җаным, елама, канат, Елап уңаймый эшләр. Мин ятимне син сагынсаң, Ешрак сәламнәр җибәр. Канат сатам, канат сатам, канат сатам!.. Кая ул — мин алам... Кара... кая үрмәли, ха-ха-ха... Акчаң җитәрме соң? Үзең чибәрме соң? Мә, ал, нәрсә ул? Нәрсә ул?.. Ал... Ярый, кал!.. Каз канатын кызлар сата, Ир канатын кем сата? Җан теләген кире какма, Дошманнардан сынатма! Каз канаты төрле була, Кыз канаты бер була. Җаның сөйгән яр алдында Оҗмахтан артык була. Сиңа, егет, кем кирәк? Кара кашлы кыз кирәк. Сиңа, егет, кем кирәк?.. Каз мамык ястык кирәк. Казларыбыз мамыксыз, кызлар ята ястыксыз!.. Ууу... Ха-ха-ха... (Канатларын бәргәләп тарата. Яңадан җыя башлый.) Каз канаты йомшак, дибез, Ир канатын белмибез. Казлар симез булсын өчен, «Каз канаты»н җырлыйбыз. Кыйгак-кыйгак кыр казлары Оча кыйбла ягыннан. Кыр казлары үткән саен Хәбәр көтәрмен синнән. Нәрсә?! Сугыш! Ха-ха-ха... Менә сүнгән йолдызлар каян килеп чыкты... Юк, юк, мин сине җибәрмим. Син монда кал!.. Әйе, монда... Әйе, дару, дару, колагыңа дару салырмын! Аһһһ!.. Ул үлә... Ул үлә... Ярдәм итегез! Ул үлә!.. Юри, юри... Үлми, юри генә... Ха-ха-ха!.. Көзләр үтеп, язлар җитәр, Бакчада былбыл сайрар. Кылыч чапкан җәрәхәтнең Каннарын кемнәр юар? (Торып, күзләрен зур итеп ачып, як-ягына карана.) Чү, чү, йолдызлар сүнәләр... (Надирга.) Йолдызлар, йолдызлар сүнә!.. Син кем, син кем?.. Әйе, әйе, син теге аждаһа ялчысы, кем әле?.. Сәлам әйт аңа... Каз өмәсенә килсен... Килсен... Мин аны кызганам... Мәхдүм, пычагыңны ташла. Мәҗлесне сансызлау килешми... Исмәгыйль, Исмәгыйль. Хәзер китерәм. Хәзер колагыңа салырбыз!.. Хәзер, хәзер... (Йөгереп чыга башлый. Мәхдүм тота, Сәрвәр ташлана, Фатыйма да тота.) Җибәрегез, җибәр! Соңга калам... Даруга соңга калам... Фәрхи әби, Фәрхи әби, аяк астыңда туфрак булыйм, һичкемгә, һичкемгә, һичбер кемгә әйтмәм. Валлаһи, әйтмәм!.. (Яткыралар.) Менә шулай, сул колагыңа, сулына!.. Әһә! Әһә... Чыда, җаным, чыда... Әһә... Аһ, аһ, аһ! (Бик каты кычкыра, сирпелә.) Ул үлә... Исмәгыйль үлә!.. Аһ, аһ, аһ!.. Надир. Әби, су бир!.. (Әби су бирә, эчерәләр.) Сәрвәр (тынычлана, урыныннан торып, идәндәге канатларга). Зөһрә йолдызларның нурын Каплар туплар төтене. Синең өчен теләк теләп, Елармын көне-төне!.. (Канатлары янына килеп, канатларны кочаклап елап кала.) Хуш, бәхил бул, җан кисәгем, Инде соңгы теләгем: Үлгән хәбәрем ишетсәң, Атнакич укы хәтем!.. (Гөлнур, Фатыйма елыйлар, Надир агарып катып Сәрвәргә карап тора. Сәрвәр тезләнеп канатларны кочаклап елый.) (Акрын гына пәрдә төшә.) БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ Зиратлык. Агачлар, каберләр, кабер ташлары. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сираҗи һәм Шәйбәк. (Көтүче Сираҗи, ялгызы чыбыркы очы ишеп, бер таш өстендә утыра.) (Шәйбәк зур паузадан соң чыбыркысын шартлатып керә.) Шәйбәк. Бабай, көтүне урман авызына сөрикме? Анда үлән шәп булыр. Сираҗи. Нигә, монда әллә азык начармы? Шәйбәк. Монда да яхшы әле. Теге яңгырдан соң кырлар болын төсле булып китте. Үләннәр менә болай. Гөлнур әбинең мүкләк сыеры бух иткән, менә болай, көчкә тын ала. Җилене җиргә өстерәлә. Сираҗи. Рәхәтләнсеннәр, рәхмәт төшкерләре. Алла ул хайваннан ризык кызганмый. Шәйбәк. Бабай, Алла адәмнәрдән ризык кызганамы? Сираҗи. Кызганмый да, шулай да Алла каршында адәмнәр бер түгел. Берсен бәхетле ясый ул, икенчесен бәхетсез итә. Ә хайванны ул бертөсле күрә. Шәйбәк. Бабай, бу инде ярман патшасы белән безнең патша сугыша, ди. Шул инде ике патша үзләре алда торып сугышалармы? Сираҗи. Патшалар үзләре сугышмый, аларның халыклары сугыша. Шәйбәк. Нигә үзләре сугышмый? Сираҗи. Нигә сугышсыннар... Сугышу бит ул җиңел эш түгел. Шәйбәк. Нигә соң патшалар сугыша дии әйтәләр? Сираҗи. Патшалар алар халык башында тора. Халыкны сугыштыралар. Шәйбәк. Бабай, бу сугыш ни өчен чыга? Сираҗи. Патшалар ачуланышалар да, әйдә халыкны куып сугыштыра башлыйлар. Үзләре читтә карап торалар. Җиңгәне җир ала, медаль ала, плен ала, шәһәр ала. Шәйбәк. Ул алынган җирләр, шәһәрләр кемгә була? Сираҗи. Кемгә булсын, патшага, байларга, купецларга, янаралларга була. Шәйбәк. Нигә, халык сугыша бит, халыкка булсын иде. Сираҗи. Андый закон юк шул. Шәйбәк. Ә теге җиңелгән патша үз җирләрен, акчаларын җиңгән патшага бирәме? Сираҗи. Ни эшләп үзенекен бирсен, халыктан җыеп бирә. Менә безнең авылдан җыелган иманалар шундый җирләргә китәләр. Шәйбәк. Бер кешенең сугышасы килмәс, сугышка ул бармаса ни? Сираҗи. Ни булсын, төрмәгә ябалар. Йә мылтыктан атып үтерәләр. Шәйбәк. Бабай, иртәгә терлекләрне Кушкаенга куарбыз. Анда үлән тездән, ди. Әйдә, хайваннар бер рәхәтләнеп калсыннар. Сираҗи. Алла боерса, диең. Шәйбәк. Соң, иртә булгач, боермаса да була инде. Сираҗи. Булмый шул. Алланың ачуы килсә, тотар да төнлә шул үләннәрне киптереп ташлар. Менә аннан соң куарсың Кушкаенга. Шәйбәк. Бабай, Алла шулай ачуланамыни? Сираҗи. Ачуландырсаң, ачулана шул. Шәйбәк. Бабай, Алланы күргән кеше бар микән? Сираҗи. Ул күренми. Шәйбәк. Соң, күренмәгәч, аның барлыгын каян беләләр. Сираҗи. Менә шул агачлардан, кешеләрдән карап беләләр. Шәйбәк. Бабай, бу каберне таныйсыңмы? Сираҗи (борылып). Кайсын? Шәйбәк. Менә монысын. Менә, менә!.. (Аягы белән кабергә төртә.) Сираҗи. Юк, кемнеке соң? Шәйбәк. Исмәгыйль абзыйныкы. Сираҗи. Кайсы Исмәгыйль? Шәйбәк. Хәзрәттә хезмәтче булып тора иде бит. Сугышка бармас өчен колагына дару салып үлгән. Сираҗи. Аның кабере шулмы? (Торып, чыбыркысын шартлата.) Чыбыркысы да чыбыркысы... Елан төсле, һуп! (Шартлата.) Шәйбәк. Кая, бабай, мин дә шартлатып карыйм. (Алып шартлата.) Син, бабай, очына кыл иш. Ныкка килә. Сираҗи. Кыл булса, шартламый. Аннан соң, акрын гына суксаң да, бик авырттыра. Шәйбәк. Бабай, сугыш җирендә инде чыбыркылар очына тимер чыбык ишә торганнардыр? Сираҗи. Анда сыерлар белән сугышмыйлар, ядрәдән яудыралар. Шарт та шорт, чыдап кына тор!.. (Колагын тота башлый, Шәйбәк чыбыркы шартлата.) Кил әле, улым, үлекләр рухына багышлап бер сузып алыйк. Шәйбәк. Бабай, үлекләр безнең сөйләшкәнне ишетәләрме? Сираҗи. Үзләре ишетми, рухлары ишетә, ди муллалар. Шәйбәк. Ничек инде ул алай? Үзләре ишетмәгәч, рухлары ишетә? Сираҗи. Анысы инде Алла эше. Шәйбәк. Рух соң күзгә күренәме? Сираҗи. Юк, өрәк кенә күзгә күренә. Шәйбәк. Өрәк белән рух бер түгелмени? Сираҗи. Юк, кая, сузып алыйк. Үлекләрнең дә күңеле булыр, ята-ята алҗып беткәннәрдер мескеннәр... Шәйбәк. Үлекләр озакмы шулай тик ятырлар? Сираҗи. Кыямәткә кадәр. Шәйбәк. Ә ул кыямәт кайчан булыр соң? Сираҗи. Кояш менә бу яктан чыккач... Әйдә суз!.. («Мәдинәкәй» көенә курай уйный.) Шәйбәк. Богдай гына чәчтем, Богдай гына чәчтем, ай, уңмады, Буразнасы аның тулмады. Мәдинәкәй гөлкәй, бөдрә чәч. Һичкемгә дә, дуслар, үпкәләмим, Үз бәхетем минем булмады. Мәдинәкәй гөлкәй, бөдрә чәч. Аяз да гына булса, ай, айга көч, Болыт та гынай булса, көнгә көч. Мәдинәкәй гөлкәй, бөдрә чәч. Кайда гына барсаң, шул бер кояш, Күбәләктәй газиз җанга көч. Мәдинәкәй гөлкәй, бөдрә чәч. ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Сафый. Сафый. Әссәламегаләйкем!.. Моңланасызмы? Сираҗи. Вәгаләйкемәссәлам! Сафый, үлекләрнең күңелләрен бераз ачыйк дидек. Сафый. Үлекләр үлеп котылдылар. Менә исәннәрнең эше яман. Бер яктан, бала-чаганы сугышка алып киттеләр. Икенче яктан, иманага терлекләрне җыялар. Бу ярман патшасы бик яман икән. Безнекен бик нык кыздыра, ди. Төрекләр дә аның яклы икән. (Шәйбәк чыга.) Сираҗи. Төрекләр аның ягында булса, аның эше җайлыдыр. Пләүнә төбендә Госман патша безнең дә кирәкне бирде. Ул тере булса, урысның эше кәкәй инде. Ядрәне яңгыр төсле сиптерә ул. Ә инде штыкка барганда, һич чыдар хәл юк. Кибәнгә көлтә ыргытамыни. Тәкбир әйтеп кереп китә, мин сиңа әйтсәм. Безнекеләрдән тузан гына оча. Сафый. Ярый инде алай булгач, төрек белән бергә булгач, ярманга Алла куәт бирсен инде. Бу урыс артыграк узынып китте. Яхшылап борынын төшерсәләр, бәлки, мөселманга җиңеллек булыр. Югыйсә бит, имана, набур белән теңкәгә тия. Төрекләр җиңсә, әллә җир дә артыр иде. Төрек әйтә икән, ди, әгәр дә, дип әйтә икән, ди, шул мордар урысны җиңсәм, иң элек мөселманга җиңеллек ясап, җир бирермен, имана түләттермәм. Рус белән бертигез ясармын. Мөселманча укырга юл куярмын. Зиратларның тирәләрен тимер рәшәткә белән тотармын, дип әйтә икән, ди. Сираҗи. Алла куәт бирсен. Нияте яхшыда икән, җир аз шул, бер көн эчендә көтү бөтен кырпы урап чыга. Андый җирдә нинди азык булсын. Ә халык аны аңламый. Көтүчене гаепли. Ярый әле менә, яңгыр булып, җиргә җан кертте. Яңгыр булмаса, Сираҗи терлекләрне карамый, дип күз дә ачырмыйлар. Җир инде мөселманына да, русына да кирәк инде. Ансыз булмый. Русның терлеге дә, үзе дә шундый ук Алла хайваны, Алла бәндәсе бит, мөселман төсле үк. Сафый. Дөрес, Сираҗи, дөрес. Дөньяга туган һәр җан иясенең торасы килә. Җаны булгач, җире дә булсын аның. Бу патшаны да әйтәм, мин сиңа әйтсәм, Алла биргән җирне русыннан, мөселманыннан кызгана. Әллә каберенә алып китмәкче буламы?.. Сираҗи. Дөрес, Сафый, дөрес. Сафый. Кабер өчен күп җир кирәкми. Менә Алланың биргәненә шөкер, өч йөз илле алтынчы каберне башларга килдем. Бер колач җиргә староста да, старшина да сыя, патшага да артык кирәк түгел. Сираҗи. Кемне җирлисез? Сафый. Чулак Нуретдинның улы сугыштан кулсыз, аяксыз кайтты. Тора алмаган, бичара, кичә төнлә белән җан биргән. Сираҗи. Кайсы улы? Сафый. Уртанчысы бугай. Сираҗи. Теге уллары исәннәр микән? Сафый. Зурысы үлгән, ди. Кечесе исән, ди әле. Анысы да үләр инде. Ярманга һич чыдар хәл юк, ди, анда. Менә минем үземнең икәве анда. Зурысыннан өч ай хәбәр килгәне юк. Аллага тапшырдык инде. Бөтенләй кул-аяксыз калдырды бу патша. Ярый, каберне башларга кирәк. Хәзрәт базардан кайтса, бүген күмәрләр. Хи-хи-хи... Сөякләр сызлый. Әллә тагын яңгыр булыр инде. Сираҗи. Бирсен Алла, терлекләр бер рәхәтләнерләр иде. Сафый. Ярый, Сираҗи, сау бул. Каберне казырга кирәк. Үлекне көттерү гөнаһ... (Чыга.) Сираҗи (торып). Шәйбәк, Шәйбәк! У-у-у!.. Кара, әнә теге чуар тана арыш кырына китмәкче була. Кайтар үзен. (Пауза). Ай, таяк белән бәрмә алай. Хайванны рәнҗетмә!.. Менә шулай... (Борылып юлга таба барганда, Җиһанша керә. Сираҗи аны күреп.) Саумы, Җиһанша агай?.. ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сираҗи, Җиһанша. Җиһанша (кулын маңгаена куеп). Бу синмени, Сираҗи?.. Көтүне монда утлатасызмыни? Ничек соң, терлекләр туярлыкмы?.. Сираҗи. Бик рәхәтләнеп... Беркөнге яңгырдан соң җиргә җан керде. Хайваннар, рәхмәт төшкерләре, берничә көн эчендә җан алдылар. Зиратка килдеңме? Җиһанша. Юк, игеннәрне карарга чыктым. Югары арыш кырын барып күрмәкче булам. Хәлләре ничегрәк икән? Кичә урман артындагы сабаннарны карарга барган идем. Җаннарым рәхәтләнеп китте күргәч. Куян капланырлык булганнар. Менә болай. Ул тарылар, мин сиңа әйтсәм. Куе булып чыкканнар. Хәзердән үк карга капланырлык ясмыклар, борчаклар да бик һәйбәт булып киләләр... Сабан яхшы. Беркөнге яңгыр, зәмзәм суы шикелле, сабакларны тергезеп җибәргән. Арышларны карарга барам. Хәлләре ничек икән. Югары оч Хисами күреп кайткан, ат күмәрлек булып, дулкын-дулкын булып торалар, ди. Атна-ун көннән серкә очырыр. Бирсен инде Ходай, хәере белән җыярга насыйп булсын. Югыйсә бит эшләр шәп түгел: балаларны сугышка кудылар, иген дә булмаса, ят та үл. Сираҗи. Еллар авыр булып китте шул. Бирсен инде Ходай, иген дә булмаса, кортлар шикелле кырылырга гына кала. Җиһанша. Әйтмә инде. Рәхмәтеннән ташламасын инде. Арышларга тагын берәр яңгыр булса, җитә. Серкә очырганнан соң берәр яңгыр булып, кыздырып җибәрсә, төшеме, орлыгы яхшы була. Ә сабанга кирәк әле. Ни булса да, хәере белән булсын инде. Сираҗи. Улларыңнан хәбәр юкмы? Җиһанша. Юк шул, бер хәбәр дә юк. Хисами малае гына «сугышка бергә керәбез» дип язган булган. Әйтмә инде, Сираҗи, тугыз кашык күтәрәбез. Йортта бала-чагадан башка ир заты юк. Җыен бала-чага, хатын-кыз белән утырып калдык. Игеннәрне хәере белән җыярга язсын инде. Булмады исә, егыл да үл. Ярый, Сираҗи, мин барып, арышларны бер күреп, җанны рәхәтләндереп килим әле. Терлекләр туя диген алайса? Сираҗи. Рәхәтләнәләр генә. Берничә көн эчендә тәнләнеп киттеләр. Көтү дә зур түгел хәзер. Казнага алалар да казнага алалар. Җиһанша. Бирсен Ходай, бирсен. Ярый, барын карап кайтыйм әле. (Чыга, Шәйбәк керә.) ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сираҗи, Шәйбәк. Шәйбәк. Бабай, һавада карлыгачлар уйный. Төнгә тагын яңгыр булыр. Сираҗи (кулын маңгаена куеп күккә карый). Бирсен Ходай, карлыгачлар уйный шул. Болай булса, төнгә дә калмас. Шәйбәк. Бабай, әнә урман артында болытмы ул, нәрсә ул? Сираҗи. Кая? Ә-ә, болытмы әллә янгынмы? Төтенгә дә охшый. Шәйбәк. Бая аз гына иде, хәзер әнә ничек. БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм Мөрид. (Мөрид суфи кыяфәтле. Каберлеккә кереп Коръән укый.) Сираҗи. Синең күзең үткенрәк бит. Төтенгә охшамыймы? Шәйбәк. Бер карасаң, төтенгә дә охшый. Икенче карасаң, болытка да охшый. Сираҗи. Ярый, ни булса да, хәере белән булсын. (Курай уйный башлый, «Әллүки» көенә.) Шәйбәк (җырлый). Ишеттем мин кичә: былбыл сайрый, Канат кагып яфрак астында. Әллүки, бәллүки, сагынып сәлам язган абзый җаныкай. Сагынганмы былбыл туганнарын, — Әллә кайгы-хәсрәт башында? Әллимсең, бәллимсең, кош теледәй язуын жәллимсең? Мөрид. Әссәламегаләйкем!.. Сираҗи. Вәгаләйкемәссәлам! Мөрид. Зиратлар өстендә курай тартып, җырлашып утыру — гөнаһ, карт. Үлекләрне газаплау була. Муллагыз кем? Сираҗи. Муллабыз — хәзрәт. Мөрид. Исеме ничек? Сираҗи. Без хәзрәт дибез. Исемен каян беләсең. Мәҗлесләрдә очрашмыйбыз. Мөрид. Мәчеткә дә бармыйбыз, диең. Сираҗи. Барып булмый шул. Мөрид. Соң син, мөселман, бу курай тартып җырлауларның гөнаһысының зурлыгын беләсеңме? Сираҗи. Кайдан беләсең аны. Без укымаган, надан кеше. Мөрид. Белмәсәң, менә бел, алайса. Курай тарту, авыз күтәреп җырлау — хәрәм. Бик зур гөнаһ, зират өстендә шул гөнаһны кылу гөнаһ өстенә гөнаһ. Үлекләрне рәнҗетүең — аның өстенә гөнаһ... Карт башың белән менә бу сабый балага шәйтан уены өйрәтү — шул бөтен гөнаһларың өстенә гөнаһ. Сираҗи. Абзый, бу гөнаһларың бигрәк күбәеп китте. Күтәреп булыр микән соң? Шәйбәк. Ялганлый ул, җырлау гөнаһ түгел. Мөрид. Кит син, чучка борын. Иблис малае! (Таягы белән кизәнә, Шәйбәк чыгып китә.) Менә сиңа гөнаһ түгелне күрсәтермен! Бу ниткән эш бу! Сакал сәлперәйтеп зират өстендә курай тартып җырлап утыралар. Хәзрәтегез шундыйдыр, ахры? Соң син беләсеңме, бу гөнаһ өчен тәмугта күпме яначаксың? Сираҗи. Күпме? Мөрид. Җитмеш җиде мең ел. Ә инде сиратны үткәндә җәһәннәмгә чәнчелеп төшәчәксең. Сираҗи. Менә анысы булмас инде, тора тор! Мөрид. Менә булганын баргач күрерсең. Сираҗи. Булмас шул. Хәзрәт, сиратны син, Сираҗи, яшен кебек тиз үтәрсең, ди... Менә шуның өчен мин аның терлекләрен буш көтәм. Хәзрәтнең дүрт сыеры, ике баш танасы, илле баш сарыгы — һәммәсе дә безне менә Шәйбәк белән сираттан җилтерәтеп кенә алып чыгарлар. Мөрид. Әгәр дә берәр кешенең фатихасын ала алсаң, мин анысына керешмим. Сираҗи. Менә инде ундүртенче ел хәзрәтнең терлекләрен бушлай көтәм. Шуның өчен хәзрәт фатихасын бирә. (Шәйбәк керә.) Мөрид. Алай булса, хәер, сүзем юк. Ә инде бу зират өстендә курай уйнавың өчен зобанилар кирәгеңне бирерләр. Анысыннан инде котыла алмассың! Сираҗи. Хәзрәт әйтә, көтүче хайваннарны рәнҗетмәсә, сөтен савып эчмәсә, аның урыны оҗмахта, ди. Муса атлы пәйгамбәр дә көтүче булган. Безнең урын аныкы белән бергә буласы, ди. Ышанмасаң, барып хәзрәттән сора. Шәйбәк. Икмәктер, шулай, миңа да әйтте. Син, абзый, үзең кем буласың? Мөрид. Мин Күсекәй авылыннан булам. Сираҗи. Кая барасың? Мөрид. Бозлы чишмәгә. Сираҗи. Ни йомыш белән? Мөрид. Ишан хәзрәткә кул бирергә барам. Сираҗи. Алай. Ул инде, кул биргәч инде, тегендә ничек инде аларның эше? Мөрид. Кайда? Сираҗи. Ахирәттә дигәнем. Мөрид. Анысы инде Алланың үзенә генә билгеле. Бу нинди авыл? Сираҗи. Югары Каенсар. Мөрид. Сезнең авылда мөридләр бармы? Сираҗи. Белмим, бардыр. Мөрид. Алай, иртә намазында ничә рәкәгать? Сираҗи. Мин яшь чакта дүрт иде. Хәзер ничәдер, белмим. Мөрид. Кяфирмесән, мөселманмысән? Сираҗи. Элек мөселман идек. Мөрид. Сәнең мөселманлыгыңда мәнем шәкем бар. Сираҗи. Синең шәкеңдә минем ни эшем бар?! Мөрид. Бәхетең, карт. Син безнең авылда түгел. (Китә.) Сираҗи. Нишлим мин сезнең авылда! Шәйбәк. Бабай, теге кара нәрсә болыт булып чыкты. Кара, нинди килә. Сираҗи (кулын куеп карый). Боз булмаса ярар иде. Бик гайрәт белән күкрәп килә. Әйдә, улым, көтүне авылга якынрак сөрик. (Чыгалар, ерактан күк күкри башлый.) АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Сәрвәр (пәрдә артыннан җырлый). Түтәл, түтәл гөлләр күрдем Су буенда чирәмдә. Дөньяда күп михнәт күрдем Унтугызга җиткәндә. (Дөнья караңгылана башлый. Сәрвәр чәчәкләр, каз канатлары, саламнар кочаклап, җырлап Исмәгыйль каберенә килә.) Кочак, кочак гөлләр җыйдым Сөйгәнемә бүләккә. Каз канаты тәкбир әйтә Кыйблаларга очканда. Кыз канаты тәсбих әйтә Сөйгән яры кочканда. (Кабергә сибеп.) Кочак, кочак гөлләр җыйдым Сөйгәнемә бүләккә. Унтугызга җитәр-җитмәс Ут кабынды йөрәккә. (Күк күкри.) Каз канатын кызлар сата, Ир канатын кем сата? Ир канатын патша сата, Туган илне елата. Кыйгак-кыйгак кыр казлары Оча кыйбла ягыннан. Кыр казлары үткән саен Хәбәр көтәрмен синнән. Нурлар чәчеп күк йөзендә, Алсуланып таң атар. Ярсыз калган кыз баланы Кемнәр генә юатыр? Чү, чү, йолдызлар сүнә, йолдызлар сүнә, сүнәләр, сүнәләр. Йолдызлар сүнәләр... (Каты күк күкрәп, яшен ата.) Аһ, аһ, аһ!!! (Бик каты кычкырып егылып үлә. Күк күкри. Яшен яшьни, яңгыр ява башлый. Күк күкрәве ераклашканнан-ераклаша. Күк йөзе ачыла башлый. Кояш чыга.) ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Җиһанша кычкырып елап кайта. Җиһанша. Ай Алла! Ай Алла!.. Инде нишләрбез? Кая барырбыз? Нинди гөнаһ шомлыкларыбызга каршы Алла бу бәлаләрне җибәрде икән? Уу... Уу... Шулай ук, кортлар шикелле, ачлыктан үләрбез микән?.. Ай Алла, ай Алла... Нихәл итәрбез?.. Ничек көн күрербез?.. Уу!.. Уу!.. (Елый.) СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Җиһанша, мулла, Надир, картлар. (Мулла, Надир, картлар җеназа күтәреп керәләр.) Надир. Ни булды сиңа, Җиһанша бабай? Нигә елыйсың? Насыйр. Ни булды? Әллә, әллә... Җиһанша. Әйтмәгез инде, әйтмәгез, ни хәл итәрбез, ничек көн күрербез? (Елый.) Надир. Нәрсә, ни булган? Җиһанша. Югары арыш басуын боз сугып эштән чыгарып китте. Барысы бергә. Ә-ә-ә!!! Җиһанша. Күз алдымда эштән чыгарып, балчык белән аралаштырып, бутка ясап китте. Насыйр. Ничек, бик каты суктымыни? Җиһанша. Эштән чыгарды. Аяк өстендә бер салам калдырмады. Ут шикелле кырып, себереп китте, и-и-их!!! Ниләр генә күрәсебез бар икән?! Мулла. Әйдәгез, җәмәгать, үлекне көттерү гөнаһ, ярамый. (Җеназаны алып китәләр.) ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Җиһанша, Насыйр. (Җиһанша белән Насыйр, кабер ташларына кара-каршы утырып, башларын салып калалар.) Җиһанша. Ниткән калу, чишмә башыннан наратлыкка кадәр буйлап себерде дә алды. Алпавыт кырына да читен эләктергән. Әйтәм бит, бер буразнаны исән калдырмады. Инде ни хәл генә кылырбыз икән? Ни белән кышны уздырырбыз икән?.. Насыйр. Минем хәзердән үк бер уч игенем юк. Яңа игенгә чаклы дип Саттар байдан урак өстенә кадәр алганны да төпләдек. Мине бетерде бу хәл. Җиһанша. Барыбызның да хәл бер инде!.. Өсәк төбен кырып-себереп, кичә генә төпләдек. Бөтен таяныч яңада иде. УНЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр, мулла, Надир, халык, һәммәсе, каберлекләргә таралып, кычкырып Коръән укыйлар. Соңыннан, башларын чайкап, өметсезләнеп, җыелып үзара сөйләшә башлыйлар. Насыйр. Хәзрәт, ни кылырбыз икән инде? Югары арыш кырын боз сугып эштән чыгарган, ди. Ни эшләрбез икән инде, хәзрәт? Мулла. Сабыр итәргә кирәк, сабыр итәргә. Алла сабыр итәргә куша. Гөнаһыбыз күбәйгән шул. Алланы оныттык. Намазга йөрмибез. Садака бирмибез, корбан чалмыйбыз, Алла күрә бит аны. Садака бирергә кирәк. Алла сабыр итәргә куша. (Мулла һәм табутны күтәрүчеләр чыгалар.) Насыйр. Картлар, кырны барып карап әйләнеп чыгарга кирәк. Исән калган җирләре табылмасмы? Җиһанша. Бер буразна исән калмаган. Әйләнеп чыктым инде. Ни генә кылырбыз? Ничек көн күрербез? Сафый. Картлар, болытны җил кире кайтарды. Тагын монда таба килә. Җиһанша. Сабанны гына эштән чыгармаса ярар иде. Ух-ух, гөнаһларыбыз күптер шул. (Кырны карарга дип икенче якка чыгалар.) УНБЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Мәхдүм ялгыз. (Мәхдүм торып Исмәгыйль каберенә таба килә.) Надир. Бу ни бу?.. Сәрвәр мескен йокыга киткән. Йокла, нарасый, йокла. Тыныч йокла! Сөйгәнеңнең каберенә килдеңмени? Елый-елый йокыга киттеңмени? Йокла, нарасый, йокла!. Рәхәтләнеп, иркенләп йокла! Төшләр күрә-күрә йокла, безгә хәзер синең белән төштә күреп юанырга гына калган бит, йокла, нарасый, йокла! Йокың туйганчы йокла! Уянсаң да, барыбер шатлык хәбәре көтми. Югары арыш кырын боз суккан. Бәхетсезлекләр берсе артыннан берсе туа гына тора. Ә син йокла, йокла, нарасый... Чәчәкләр китердеңме? Яхшы, бик яхшы, чын сөешү шулай була ул, шулай!.. Ә менә мин үлгәч, минем каберемә кем килер икән? һичкем, һичкем... «Гурбун мәхдүм кабере» дип әйтүче дә булмас. Рәхмәт, рәхмәт, Сәрвәр... Чынлап сөйгәч... Шулай сөяргә кирәк аны. Саф йөрәктән чыккан чын бүләкләр. Чәчәкләр, саф чәчәкләр... Ә миңа аларны китерүче булмас, һич, һичкем китермәс. Минем бит беркемем дә юк. Мин ялгыз... Дөньяда да ялгыз, каберемдә дә ялгыз... Каберем дә, үзем кебек бөкрәеп, читтә боегып ялгыз торыр. Әйе, әйе... Туган көннән бирле ялгыз... Үлгәч тә ялгыз... Мәңге, мәңге... ялгыз... (Җырлый. «Уел» көенә.) Ник яраткан Ходай дөньясына Ярсыз, дуссыз сынгандай ят күңел? Икеләй генә тилгән, һай, бер былбыл, Нигә үлгән тилгәндәй мин түгел? Мескен, чыланып беткән... (Җиләнен салып каплый.) Туңма, җаным, туңма. Сиңа җылы булсын... Менә шулай, менә шулай... Чү... Салкын!.. Сәрвәр, Сәрвәр!.. Өне юк... Күгәргән!.. Ул, ул үлгән... Сәрвәр үлгән!.. Ахры, иң соңгы өметем дә сүнде. Тагын ялгыз!.. Сәрвәр күгәрченем, урманнарга кем белән чыгармын, кем белән менә шул кабер янында утырырмын?.. Моннан соң «Каз канаты»н кем җырлар?! (Елый.) Юк-юк, елап булмый. Яшь каткан. Гомеремдә беренче мәртәбә күңелем тулып, йөрәгем кысылды... Юк-юк, елый алмыйм... (Ерактан күк күкри.) Хуш, хуш, күгәрченем, хуш, дөньядагы бердәнбер куанычым... Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде... Сукырның актык таягын сындырды. (Кинәт торып, чалмасын бөтереп.) Хәзер мин үземә ни эшләргә кирәген беләм... Моның өчен һичбер кешенең мине шелтәләргә дә, көләргә дә хакы юк... (Чалмасын агачка бәйли.) Мин үземә-үзем хуҗа!!! Ташлар, агачлар, каберләр, менә күрегез, шаһит булыгыз!.. Мин үземә-үзем хуҗа!.. (Асылынып үлә. Бик каты күк күкри, яшен яшьни, яңгыр ява. Яшен яктылыгында Надирның, кара янып чыккан йөзе, асылынган теле күренеп-күренеп кала.) Пәрдә. 1923 ел. *** Мәхдүм — хөрмәткә лаек ир кеше. Мулла улы. Им-том итүче — төрле өшкерүләр ясаучы, сихерче-күрәзәче. Ешрак дини кеше булып кылана. Мөрид — суфилыкка укый торган шәкерт. Пүнәтәй — берәр кешенең өен тентегәндә, милеген язганда һәм башка эшләрдә хакимият тарафыннан шаһитлык өчен чакырылган кеше. Танык. Кинәнү — куану, шатлану. Илтифат — кадер-хөрмәт, олылау. Тәлкыйнь кылучы — мәет күмелгәннән соң, кешеләр киткәч, кабер янында Коръән укып, догалар кылучы. Инсафсызлану — әдәпсезләнү, тәүфыйксызлану. Әман — мәрхәмәт кылыгыз. Никрут — рекрут. Бүсер — берәр органның тире катлавы астына керүе. Зәгъфран эчү — йола: берәр авырудан терелтү өчен тәлинкәгә зәгъфран суы белән сүрә, дога язып, шуны су белән юып эчү. Тәлинкә язу — йола: берәр авырудан терелтү өчен тәлинкәгә зәгъфран суы белән сүрә, дога язу (шуны су белән юып эчәләр). Курку койдыру — йола: кеше авырганда, берәр нәрсәдән курыккан дип, шул авыру янында кургашын эретеп салу. Имана — кеше башына бирелгән җир. Иңсәләү — иңсәсеннән (арканың иңбаштан һәм җилкәдән торган югары өлеше, кимнең шул турдагы өлеше) тоту. Дәллял — арадашлык итүче.