Татар халык җыры Агыйдел каты ага Агыйделдә йөрсәң иде, Камыштан көймә үреп; Былбыл булып, гөлгә кунып, Сөйләшсәң иде күреп. Агыйдел буенда Җәяү йөрисем килә; Сөя микән, сөйми микән, Шуны беләсем килә. Аклы күлмәк җиңе тар, Җиң очында хаты бар; Хатын укып карагачтын — Сөям дигән сүзе бар. Агыйдел күпере, Чуенмы әллә чылтырый; Каш астында ике күзе Энҗе кебек елтырый. Агыйделдән көймә килә Кылдан нечкә эз белән; Җаным, нигә хәтрең калды Уйнап әйткән сүз белән?! Агыйдел буенда Җәяү йөрисем килә; Сөя микән, сөйми микән, Шуны беләсем килә.