Татар халык җыры Ак бүрек Атларны җиксәң, җик яхшысын, Дугалардан биек башлысын; Әй! Ак бүрек кар кебек ләй, Авызы шикәр-бал кебек, Йөзе тулган ай кебек. Сөйсәң лә сөй ярның матурын, Зифа буйлы, кара кашлысын. Әй! Ак бүрек кар кебек ләй, Авызы шикәр-бал кебек, Йөзе тулган ай кебек. Бөгелмә базарларыннан шул алып ла Кайттым ак бүрек; Әй! Ак бүрек кар кебек ләй, Авызы шикәр-бал кебек, Йөзе тулган ай кебек. Синең лә нурлы йөзләреңне Туя ла алмадым һич күреп. Әй! Ак бүрек кар кебек ләй, Авызы шикәр-бал кебек, Йөзе тулган ай кебек.