Әллә нигә сине яратам

Нигә мендем биек тау башына,
Ник утырдым аның ташына?
Нигә күрдем, нигә сөйдем сине,
Кайгы-хәсрәт алып башыма.

Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Яна йөрәк, яна, дулкынлана,
Яна йөрәккәем, белмисез!
Яна йөрәккәем ялкынланып,
Нигә салкын сулар бирмисез?

Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Белмәгәнмен синең күңелеңне,
Белмәгәнгә юкка сөйгәнмен.
Нигә, йөрәк, ашыгып сөйдең икән
Аңламыйча аның серләрен?

Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә