Аллы-гөлле гөлчәчәк

Аллы-гөлле гөлчәчәкне
Иснә, бәгырем, исле ул;
Үзе алсу, үзе нәфис,
Бигрәк синең төсле ул.

Гөл чәчәгенә бәйләнеп,
Чия пешә бал кебек.
Буең зифа яшь тал кебек,
Йөзең тулган ай кебек.

Алларым, диям сине,
Гөлләрем, диям сине;
Аллы-гөлле чәчәгем,
Дип, өзелеп сөям сине.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә