Татар халык җыры Аппакай-алмакай Җилбер-җилбер җил искәндә, җил искәндә, Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә. Аппакай-алмакай, Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә, Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә. Иркәмә сәлам җиткер, дип, җиткер, дип Үзем куштым җилләргә, җилләргә. Аппакай-алмакай, Үзем куштым җилләргә, җилләргә, Үзем куштым җилләргә, җилләргә. Җилфер-җилфер җил искәндә Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне, Аппакай-алмакай, Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне, Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне. Таң алдында искән җилгә Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне, Аппакай-алмакай, Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне, Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне.