Татар халык җыры Ай былбылым Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. Ай былбылым, вай былбылым Кунып сайрый талларга; Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга.