Ай йолдызым

Эх, дускаем, буең зифа,
Тал кебек бөгеләсең;
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Үзләренең коесы бар,
Безгә килеп су ала;
Чиләген тутырып ала да
Көлә-көлә югала.
Ай йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.

Су буенда кыяк үлән,
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Үзләренең коесы бар,
Безгә килеп су ала;
Чиләген тутырып ала да
Көлә-көлә югала.
Ай йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә