Татар халык җыры Ай йолдызым Эх, дускаем, буең зифа, Тал кебек бөгеләсең; Таллар кебек бөгеләсең, Кем өчен өзеләсең? Үзләренең коесы бар, Безгә килеп су ала; Чиләген тутырып ала да Көлә-көлә югала. Ай йолдызым, йолдызым, Йолдызым, Рушаным; Син йөргән гөл бакчасына Керергә тырышамын. Су буенда кыяк үлән, Кыеп аласы иде; Мәңге сагынмаслык итеп Карап каласы иде. Үзләренең коесы бар, Безгә килеп су ала; Чиләген тутырып ала да Көлә-көлә югала. Ай йолдызым, йолдызым, Йолдызым, Рушаным; Син йөргән гөл бакчасына Керергә тырышамын.