Бөдрә тал

Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.

Ак аргамаккаем печән, һай, ашамас,
Иярләсәң, биле дә бушамас.
Кай илләргә барсаң да бер үк кояш,
Туган-үскән җиргә лә охшамас.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.

Агыйделкәйләрне, һай, кичкәндә
Аюлар күрдем аргы ла якларда.
Туган илкәемне сагынып җырлыйм
Чит илләрдә йөргән лә чакларда.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә