Татар халык җыры Дим-дим Җилфер-җилфер, дим-дим, Йөргән чакта, дим-дим, Җилләр ача куенымны. Янып-көеп, дим-дим, Йөргән чакта, дим-дим, Дуслар ача күңелемне. Җилфер-җилфер, дим-дим, Итүе лә, дим-дим, Җилнең алып китүе. Күңелле дус, дим-дим, Ишләр белән, дим-дим, Бергә гомер итүе. Җилфер-җилфер, дим-дим, Ука чуклар, дим-дим, Ник җилферди, җил дә юк? Синең кебек, дим-дим, Матур ярлар, дим-дим, Авылда түгел, илдә юк.