Татар халык җыры Гөлләр үсә Сандугач сайрап су эчә Кызыл гөл арасыннан; Иртән торып, хатлар көтәм Син дустым тарафыннан. Аллар үсә, гөлләр үсә Идел буе — тугайда. Сагынмас кешеләр булмас, Сагынсаң да түз, әйдә! Алсу гөлем, алсу гөлем, Алсу гөлләрем сиңа; Алсу гөлем, саф күңелем Бүләк итәм мин сиңа. Аллар үсә, гөлләр үсә Идел буе — тугайда. Сагынмас кешеләр булмас, Сагынсаң да түз, әйдә!