Һаваларда йолдыз

Һаваларда йолдыз, ай, ничәдер?
Ничә санасаң да күчәдер;

Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама,
Калмассың ялгыз.

Ничә дә генә айлар, ничә еллар
Сине уйлап, гомерем кичәдер.

Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама,
Калмассың ялгыз.

Җилфер дә җилфер, әй, җил исә,
Җитен тамырларын җил кисә;

Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама,
Калмассың ялгыз.

Җилфердәтеп искән җилләр кебек,
Сиздермичә яшь гомер кичә.

Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама,
Калмассың ялгыз.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә