Иркәм

Минем иркәм бар иде,
Үзем белән пар иде;
Кара кашлы, кара күзле
Бер сөйкемле яр иде.

Әйтә алмадым иркәмә,
Кайта алмам, дип иртәгә;
Иркәм, дисәм, бик назланып
Тия иде теңкәгә.

Иркәм иркәләр иде,
Иркәм, дигәләр иде;
Иркәм бәгырем биредә булса,
Килеп киткәләр иде.

Иркәм әгәр янда булса
Ялан иркәләр иде;
Иркәм киткәч чит илләргә,
Кемнәр иркәләр инде?

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә