Иске кара урман

Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак.

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Кара да гына елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча;
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак.

Ялгыз башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча;
Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән лә үтәрбез;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак.

Дус-иш белән бергә эш иткәндә,
Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез;
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә