Татар халык җыры Иске кара урман Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә; Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар усак, Ай, аерылмас дус булсак. Заманалар авыр, еллар ябык, Дус-иш кирәк гомер итәргә; Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар каен, Ай, аерылмаек, дускаем. Кара да гына елан, ай, туз башлы, Йөридер лә камыш буенча; Карурманга кергән чакта Кисеп алдым пар усак, Ай, аерылмас дус булсак. Ялгыз башым, юк юлдашым, Йөримен лә язмыш буенча; Карурманга кергән чакта Кисеп алдым пар каен, Ай, аерылмаек, дускаем. Кара да гына урман, караңгы төн, Нинди юллар белән лә үтәрбез; Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар усак, Ай, аерылмас дус булсак. Дус-иш белән бергә эш иткәндә, Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез; Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар каен, Ай, аерылмаек, дускаем.