Җомга

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра:
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде?
Син булмагач, күңелемне
Кемнәр юатыр инде?

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә;
Онытасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә