Татар халык җыры Кара карлыгач микән Сандугачым, әйт үземә, Кайсы талга кунасың? Күзем йомсам, күз алдымда Торган кебек буласың. Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе? Сандугачлар басып сайрап, Сындырган гөлләремне; Сынган гөлләргә охшатам Аерылган көннәремне. Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе? Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде, Сине күреп сөйләшсәм. Кара карлыгач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе?