Керфекләрең нигә кара?

Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?
А-ай...
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?
А-ай...
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?

Керфекләрең синең нигә кара булган
Күзләрең дә кара булмагач?
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?
А-ай...
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә