Татар халык җыры Керфекләрең нигә кара? Керфекләрең нигә кара булган, Күзләрең дә кара булмагач? Яшь йөрәккә нигә утлар салдың, Ялкынында үзең янмагач? А-ай... Яшь йөрәккә нигә утлар салдың, Ялкынында үзең янмагач? Ай да карый миңа моңсу гына, Белгән кебек минем уемны. Кем теләми сөйгән яры белән Гомерлеккә бергә булуны? А-ай... Кем теләми сөйгән яры белән Гомерлеккә бергә булуны? Керфекләрең синең нигә кара булган Күзләрең дә кара булмагач? Сөям, диеп, нигә кулың бирдең, Гомерлеккә бергә булмагач? А-ай... Сөям, диеп, нигә кулың бирдең, Гомерлеккә бергә булмагач?