Күк күгәрчен

Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный.
Минем күңелем сине уйлый,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Синең күңелең кемне уйлый?

Күк күгәрчен, кил каршыма,
Хат языйм канатыңа;
Язган хатым, әманәтем,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Тапшырчы җанашыма.

Күк күгәрчен гөрлидер
Гөлләр чәчәк атканда;
Син җаныемнан хәбәр көтәм,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Таң сызылып атканда.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә