Татар халык җыры Өй артында шомыртым Өй артында шомыртым бар, Яннарында бөрлегән шул, Яннарында бөрлегән; Бөрлегәндәй матур булып Чәчәк ата ил генәм. Өй артында шомыртым бар, Чәчәкләр — яннарында шул, Чәчәкләр — яннарында; Без туганбыз илебезнең Иң матур таңнарында. Өй артында шомыртым бар, Яннарында чияләр шул, Яннарында чияләр; Чияләр дә безгә карап: «Сез бәхетле!» — дияләр.