Татар халык җыры Сайра, сайра, син сандугач Сайра, сайра син, сандугач, Сайра, юат, күңлем ач; Сайравыңнан җир ямьләнсен, Чәчәк атсын алмагач. Сайра, сайра син, сандугач, Тыңлыйм матур тавышың. Сине тыңлап таратамын Эчемдәге сагышым. Сайра, сайра син, сандугач, Басып тал-тирәгеңә; Сайравыңнан хушланам да Алам ял йөрәгемә. Сайра, сайра син, сандугач, Моңлы тавышың белән; Мин дә җырыңа кушылыйм Кайгы-сагышым белән.