Татар халык җыры Төймә, төймә Алма агачын вак, диләр, Чәчәкләрен ак, диләр; Их, төймә, төймә, төймә, Төймәләре унсигез. Кара безнең дус-ишләргә — Бар да матур бертигез. Кайда барсак, кайда йөрсәк, Сез дусларны мактыйлар. Их, төймә, төймә, төймә, Төймәләре бер генә. Кара безнең дус-ишләргә — Чәчкә аткан гөл генә. Сайрый былбыл, сайрый былбыл, Сайрый былбыл үзәндә; Их, төймә, төймә, төймә, Төймәсе өзелмәсен. Миннән башкаларны сөеп, Үзәгең өзелмәсен. Сайрый былбыллар үзәндә, Үзәгем өзелгәндә. Их, төймә, төймә, төймә, Төймәләмичә кимә. Син минеке, мин синеке, Миннән башканы сөймә.