Уел

Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сәхраларга чыксам, җир җиләк;
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк?

Ай-һай гына диеп бер кычкырсам,
Яңгырыйдыр кыя ташлары;
Табылмаган дөнья малы өчен
Каңгырыйдыр егет башлары.

Арыслан ла киек, ай, алдырмас,
Каршысында биек тау булса;
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә