Татар халык җыры Уел Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк, Сәхраларга чыксам, җир җиләк; Эчемдә генә минем утлар яна, Ник җилкенә икән бу йөрәк? Ай-һай гына диеп бер кычкырсам, Яңгырыйдыр кыя ташлары; Табылмаган дөнья малы өчен Каңгырыйдыр егет башлары. Арыслан ла киек, ай, алдырмас, Каршысында биек тау булса; Егет тә генә кеше һич кайгырмас, Газиз башы аның сау булса.