Татар халык җыры Зәңгәр күз Зәңгәр күзең, күз керфегең Тибрәндереп карама. Күз карашың ук шикелле Йөрәгемә кадала. Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз, Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз. Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр — Алар безгә тиң түгел. Тиң түгеллеген дә беләм — Өзелеп сөя яшь күңел. Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз, Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз. Зәңгәр күзең охшатамын Зәңгәр таң йолдызына. Бөдрә чәчең охшатамын Диңгезнең дулкынына. Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз, Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.