Габдулла Тукай *** Мөгаллим Нурый Зур чалма урый,— Халыкка тугъры Күрнә, дустларым. Мөгаллим надан — Укымый калган; Укыта ялган,— Аңла, дустларым. Нурый да тугъры — Кыйшык торбадан Төтеннәр тугъры Чыкса, дустларым. Ватык та тишек Тәрәзә-ишек; Хәлфәсе — кыйшык Авыз, дустларым. 1902 ел