Габдулла Тукай *** Укыгыз, кызлар, укыгыз! Күп хәлләрне белегез! Остабикәләрне ташлап, Мәктәпләргә керегез! Муллалар, сезне укытмыйча, Сезнең үзәккә үтәләр; Мәдрәсәдә яшь егетләр Сездәй кызны көтәләр. Конфет ашаган акчагыз Үз яныгызга калсын; Инлек-кершән акчалары Ваклап җыела барсын. Шулай ваклап җыйсагыз да, Бер кесә алтын тулыр; Тамчы-тамчы тамган судан Тирән диңгезләр булыр. 1902 ел