Габдулла Тукай Дөнья бу, йа! И күңел, бил багълама, күпне кичергән дөньядыр, Бу тәдавел ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр. Куп ашап йоткач, тыгынгач Мәскәү абзыйның малын, Сәйдәш абзыйның көлен күккә очырган дөньядыр. Ары барып, бире килеп, бер дә файда чыкмагач, Бу бабайны дин сатар хәлгә төшергән дөньядыр. Бер заманнарда Рәшидкә «габде милләт» нам виреб, Хәзер инде «габде корсак»ка төшергән дөньядыр. Бер заманнар «Тәрҗеман»ны да симертеп җәһдилә, Бу заман «Камусы гыйльми»ләр кимерткән дөньядыр. «Ха-ха-ха» журналыны да ха-ха, ха-ха! көлдереп, Дүрт номердан соңра Газраил китерткән дөньядыр. Социал «Азат халык»ны черносотенный ясап, Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр. Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын,— тел тидерткән дөньядыр. 1906 ел