Габдулла Тукай Хәзерге хәлебезгә карата Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык. Язучыларга хөрмәтләре юк, Бу дингә бөртек тә хезмәтләре юк. Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк, Болар каршында тәкәббернең хөрмәте күп. Сүземә карагыз — юллар ачармын, Үземә бакмагыз — үзем начармын. Наданлык таптамасын — яньчелербез, Каләмгә каршы бармыйк — чәнчелербез. Каләм – хөкем йөртүче Җир йөзендә, Аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә. Язучылар — диндә ныклыкка сәбәп, Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара. Болар бит исламга терәк, Безгә боларга таянырга кирәк. Язучысыз язылдымы бу Коръән, Язучысыз төзелдеме бу Форкан? Язучылар – исламга көч-куәт, Аларда юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт. Көчсезләргә иптәш, көчлеләргә җитәкче, Болар – бөтен ислам инануларын ачыктан–ачык күрсәтүче. Боларның кемлеген яхшы белик без, Боларның артуын Ходайдан телик без. Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул. Каләм данлы, каләм шанлы; каләм ул – Чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр. 1905 ел