Габдулла Тукай И каләм! И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; Без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк. Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр; Милләткә мәрхәмәт ит, — зинһар, хурлыкка калдырма. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, Ник төшердең безне — җиде кат җир астына кадәр? Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме? Гомернең һәрбер сулышы хурлык белән чикләнгәнме? Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит; Аңлат наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен. Яз караны "кара" дип һәм акны ак, Җөпне "җөп" дип һәм шулай ук такны так. Һәр кеше күңелен [генә] күрмә, милләт авыруына бак! Бәддога — явыз догага һичвакыт салма колак. И каләм, бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер; Якты киләчәгебез дүрт күз белән рәхмәтеңнән көтелә. Үтмәсен караңгылыкта айларыбыз, көннәребез, Гамьсез дә без, надан да без — вай хәлебез, вай хәлебез! Һәрьяктагы мөселманнар бер төслүк аһ-ваһ итә! Безгә мондый кара бәхет нидән килде? — дип әйтә. И каләм, безгә һәр даим ярдәм һәм мәрхәмәт ит; Хәсрәт, хурлык, мескенлекләр — мәңгегә кит! 1906 ел