Габдулла Тукай Кичке азан 1 Кичке азан! Кичке азан! Моңнар, уйлар Килә аннан; Төшә искә Иске заман, Хөлусән мөс- тәмәгъ азан. Фи бәдьиһи Вә бәгъдә азан. Күңелне тет– рәтә, кәән– нәһү тәсби– хе рәгъд — азан. Беләмсез ни диер азан: – Китте Касим, Китте Казан, Бетте татар. Кырылды хан, Бохар, Хуканд Һәм Әстерхан. 2 Ханнарга и- реште хизан, җылый-җылый Бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; Нә дәүләт кал- ды да, нә шан! Һич калмады Шаннан нишан, Калды дингә Дошман ишан! 3 Аһ, ник соң без Булдык вәйран? — Бөтен дөнья Калды хәйран. Гаҗиб, нидән Бу ханәман Кисәктән әй- ләде тайран?! 4 Юк шул безләр- дә берләшмәк; Юк бергә-бер- гә гөрләшмәк, Бер җан, бер тән Булып, һәр неч- кә серне бер- гә серләшмәк. Үтте бездән Инде дөнья, Җан бирәбез Галәлгомъя. Дөнья! Актык Сүзне тыңла: Бәхил бул без- дән, и дөнья! 5 Сау бул, дөнья! Инде беттек; Бетәргә сүз- не беркеттек; Вактында җир- не селкеттек, Инде беттек, Инде беттек! 1906 ел