Габдулла Тукай Мәктәп Мәкаль бардыр: «Урыс байса — сала аулында дәү чиркәү; Татар байса — хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү». Гүзәл тәфсир кыйлынса, бу мәкальдән ушбудыр матлаб: «Урыс байса — сала чиркәү, вәләкин әүвәле — мәктәп». 1913 ел *** Матлаб — теләк.