Габдулла Тукай Матбага берлә уйнаган бер байга Булды кондыз, аслы үзгәрде диеп мин күрсәм үз,— Хәзрәтеңне белмәдем! — Дуңгыз икәнсең син һәнүз! Матбага алгач, сине инсане галидер дисәм,— Кайда галилек сиңа, хали икәнсең син һәнүз! Тугъры юлны тапты бу, тәүфикъ имеш, ярый, дисәм,— Лотфе Хактан пакь икән, гари икәнсең син һәнүз! Гыйльмә нашир булды бу, яхшы кеше булды, дисәм,— Нәйләем ки, бик кабих, шахшы икәнсең син һәнүз! Бу сәхи, бер бай кеше тәкмил итәр барын, дисәм,— Бер хәсис, мәгърур икән, карун икәнсең син һәнүз. Бу ганидер, милләтә ярдәм вә гаүнәйләр, дисәм,— Иске Нәмруд, Самри, Фиргавен икәнсең син һәнүз! «Белдем инде милләтең дәрден», — дисең, борчак атып,— Файдасы юк бер хәрам корсак икәнсең син һәнүз! * Туктале, бер көн килер дә, өйрәтер, әлбәт, ләхет,— Милльёның ул тар ләхеттә файда бирмәс, бәдбәхет! Бу кадәр зур, галишан милләт белән ник уйнадың?..— Ахыры, син милләти каткан тирең дип уйладың! Туктале, алдыңда, дуст, мәхшәр дә бардыр, суд та бар,— Каһре Хак бар; тиз янар корсагың — анда ут та бар! Анда хакимнәр дә алтыннарга һич алданмыйлар; Анда адвокат та юктыр, — акчага ялланмыйлар. И аягың коргыры! намусымызны таптадың; Золмәтеңнең хөрмәтенә шәмсемезне капладың. Син үзең сүнсәң сүнәрсең, бу кояш сүнмәс әле; Ул мөкаддәс, залимең әмренә тиз күнмәс әле. Ташла тиз! пычратма матбугатны, кит! бер якка кит! И печән өстендә өргән һәм талашып яткан эт! 1907 ел