Габдулла Тукай Пыяла баш Карагыз сез безем хәзрәт миенә, Миендә мәгърифәт дәрде биимә? Ачык яздык миен — мисле пыяла, Әдәп әһле карарга да ояла. Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә: Ялангач кыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә. Белү юк башканы, бар белгәне шул: Бөтен зиһне ашап-эчмәклә мәшгуль. Синең ул нишләсен соң милләтеңни? Катында милләтең ни, һиммәтең ни? Абыстайларга җитсә төндә кувәт — Менә гайрәт! Менә һиммәт! Фөтүввәт! 1906 ел