Габдулла Тукай Сорыкортларга Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар; Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр; Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май! Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр; Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре, ай-һай! Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен; Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!» Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак; Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай! Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар; Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай бабай! Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак; Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай. Ярыйк, дустлар, ярыйк дим, чөнки безнең бәхтебез шунда; Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай. Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне; Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмам. Һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга; Бетер! Сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай. Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай! Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр; Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай? Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин; Боларның мәсләге — безне талау бит, бер дә коткармай. Яза күрмә, җитәр артык, Тукаев, вастырок бар бит; Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай. Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай; Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай. Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм, Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай. Бу мәзһәб — бер зәһәб мәзһәб: фәляхи эстәсәң, фәзһәб; Моның саликләре, үлгәнче, ялганнарга алданмай. 1906 ел