Габдулла Тукай Туган җиремә Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми; Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми. Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,— Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби; Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби. Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде; Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде. Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының! Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың, Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың; Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең; Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың! Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың; Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың. 1907 ел