Габдулла Тукай Туганнарча үгетләү Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас; Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас. Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!» Шулай булгач, деспот кулын яшь төрек иснәмәс, үпмәс. Кояшың яктырсын; сукыр кеше күрми икән — күрмәсен; Курыкма, синең йолдызыңны Тәңре бәхетсез итмәс. Ир кеше теләкләрен күңелендә яшереп тотмас; Үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас. Үл, шәһит бул — шәһит урының билгеле булмасын; Чын шәһитне икейөзлелек һич тә шатландырмас. Саклан, күңелеңдә урын бирмә таләптән башкага; Хаклык теләүче үз максатыннан бүтәнгә күз салмас. Хаклык үзенә иярүчене һәр хәлдә кире какмас; Ялганны ялганга чыгарыр, — Аллаһ теләсә, озак яшәтмәс. Вакыт җитте, солтаныгызның бетәр заманы килде; Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас. Хаклык зәгыйфь дип куркып, юлыгыздан чыктыгызмы? Тоткан юлны ташлау сезне, әлбәттә, бәхетле итмәс. Юк түгел, бик күп сезнең бу милләткә тәэсирегез; Чөнки сезнең фикердәшләрегезнең дә тәэсире күп. Сез изүчеләр башлыгын «Йолдыз»га ябып куегыз, — Болар барысы да тик сезнең эшегез. Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, Бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде. Хәзер кабергә чаклы сез изүчене мактаучы булдыгыз; Бөтен сөйләгән, язганыгыз — изүчегә коллык итү генә. 1906 ел