Муса Җәлил Бөрлегән Җыеп кырдән бөрлегән Килгән иркәм, бер генәм. Ә мин аңа сөюемне Белдералмый тилмерәм. Кунак итә гөл генәм Мине бөрлегән белән. Белми ләкин — иреннәре Иң өлгергән бөрлегән. 1943 ел