Муса Җәлил Егет юлы Кайтыр иде егет, юлы урау, Каршысында текә таулар бар. Киртә түгел таулар, тау артында Коралланган көчле яулар бар, Ташка басып, егет кылыч кайрый, Акбүз аты йөри аланда. Ялын болгап, кайчак кешнәп куя, Нидер әйткән төсле аңарга. — Тиз бул, егет, тиздән кояш баер, Зәңгәр томан каплар болынны; Адашырбыз, юлны югалтырбыз, Табалмабыз таныш урынны... — Курыкма, атым, кыю «чикмәнлек»нең Караңгы төн туры юлдашы. Безне көтә сугыш, тик артыннан Без килгәнне дошман тоймасын. Җиңү безгә туры юл күрсәтер, Томан тетелер ал таң нурыннан. Туган йортны, дускай, без табарбыз Сөйгәнемнең сагыну җырыннан. 1943 ел