Муса Җәлил Яз өмәсе Без кояшка килдек өмәгә, Кардан-боздан җирне арчырга. Вакыт инде кышка үләргә, Яз батырга юлны ачарга. Кыш кергәннән бирле капкадан Җир җитәрлек күрде «явызлык». Багор белән ваклап, ваткалап Җибәриек кышны агызып. Елгаларны япты, бикләде, Дулкыннарны итте ирексез, Чишмәләрнең юлын чикләде, Болыннарны итте күрексез. Ул киптерде нәфис гөлләрне, Бакчалардан куды кошларны. Сызганыек, дуслар, җиңнәрне, Ломга алыйк әрсез «дошман»ны. Боз астыннан чыксын елгалар, Дулкынланып ташып аксыннар. Торкылдашып күктән торналар Көмеш күлгә кире кайтсыннар. Җир тын алсын, кардан арынып, Баш калкытсын чирәм кырларда. Эшлик, дуслар, ярсып, кабынып, Көч һәм корал безнең кулларда. Кояш кадый алтын сөнгесен, Җир дә туйган инде бураннан. Гөрләвекләр гөрләп йөгерсен, Себер әйдә кышны урамнан! Кыш җиңелде. Ломны, көрәкне Иңгә салып, язгы үләннән Атлый-атлый дәртле, йөрәкле, Без кайтабыз җырлап өмәдән. Җилбердәтеп җитен чәчләрен Умырзая безгә елмая; Кар астыннан суза чәчәген Бүләк итеп безгә Җир-ана. 1943 ел