Муса Җәлил Икейөзле дуска Киемем минем кырык ямаулы да, Күңелем саф аның каравы. Син — купшы, тик тузган йөрәгеңнең Җитмеш җиде төрле ямавы. 1943 ел