Муса Җәлил Исемдә Беренче кат сөю дәрте белән Елмайганың минем исемдә. Күзләреңә карап: «Сөям», — дигәч, Оялганың минем исемдә. Өметләрем кинәт юкка чыккач, Йөрәк әрнеп газап эчендә, Төннәр буе күзгә йокы керми Сызланганым минем исемдә. Үтте инде ул көн; хәзер бар да Күргән төсле бары төшемдә. Яндырса да сөю, туңдырса да, Туйдырмый икән, шунсы исемдә. 1933 ел