Муса Җәлил Кандала Төрмә күңелсез, анда тычканнар Һәм сәке тулы кандала туе. Кайвакыт шулай мин эч пошканнан Кандала чүплим, ятып көн буе. Һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен Ватасы иде, сүтәсе иде. Кандала итеп хуҗаның үзен Тотасы иде, сытасы иде. 1943 ел