Муса Җәлил Карак песи 1 Чоландагы ак майга Ияләшкән күселәр, Мин чоланны сакларга Куштым ала песигә: — Мияу, мияу, пескәем! Барчы, зинһар, чоланга, Майны сакла күседән, Оясыннан чыгарма! 2 Песи күргәч, күселәр Койрыкларын кыстылар. Йөрмәделәр чабышып, Ярыкларга постылар. — Мияу, мияу, пескәем! Колак салдың сүземә! Каравылдан бушагач, Сөт бирермен үзеңә! 3 Иртә белән майга дип Керсәм, күзем акайды: Явыз песи берүзе Ялт иттергән ак майны! — Мияу, мияу, пескәем, Хыянәтче икәнсең. Саклый торган маеңны Үзең ашап беткәнсең! 1936 ел