Муса Җәлил Көз җитте Киң болыннарда, Урман-кырларда, Агачлар, гөлләр, Күрәмсез, Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга, күлләрдә, Көзге салкыннан, Күрәмсез, Сулар туңдылар. Көннәр суынды, Чишмәләр тынды, Безне калдырып, Сизәмсез, Кошлар да китте. Кошлар шикелле Бергә гөр килеп, Мәктәптә укыр, Беләмсез, Вакытлар җитте. 1929 ел