Муса Җәлил Күке Калын урманда, Гел кичкә каршы, Иштелә моңлы Бер кошның тавышы: — Кәккүк, кәккүк, Кәккүк, кәккүк! Ул салмак кына Кабатлый шуны, Шул аның җыры, Шул аның моңы: — Кәккүк, кәккүк, Кәккүк, кәккүк! Ул ялгыз яши, Чыгармый бала, Менә шунлыктан Ямансу аңа! — Кәккүк, кәккүк, Кәккүк, кәккүк! 1936 ел